28 июньдә Мәскәү шәһәрендә "Космос" Концертлар залында Россия Федерациясе Дәүләт фәнни үзәгенең «ВИАМ» (Бөтенроссия фәнни-тикшеренү авиация материаллары институты) Федераль дәүләт унитар предприятиесенең 85 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.
Тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.
85 ел эчендә ВИАМ үзенең интеллектуаль һәм техник потенциалын саклап калган. ВИАМ ярдәмендә Россия импортны алыштыру һәм оборонаны ныгыту бурычларын уңышлы хәл итә.
Шулай ук, мәртәбәле кунаклар сыйфатында чарада Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегия Рәисе Урынбасары Олег Бочкарев, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Депутатлары Владимир Гутенев, Николай Гончар, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Бочаров, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Урынбасары Артур Шайнуров, Ульяновск, Самара өлкәсе Хөкүмәте вәкилләре һ. б. катнашты.