Иран Ислам Республикасы делегациясе белән очрашу

2017 елның 30 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Иран Ислам Республикасының Тәбриз шәһәре делегациясе белән очрашты. Делегацияне Тәбриз шәһәре мэры Сәдег Нәҗәфи Хәзерлу әфәнде җитәкли.

Иран Ислам Республикасы тарафыннан очрашуда Иран Ислам Республикасы тышкы эшләр министрлыгының Тәбриз шәһәрендәге вәкиллеге җитәкчесе Рәгеб Бабаи, Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консуллыгы консулы Мәликетдин Шәфагәт һәм башкалар катнашты.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары -Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасының сәнәгый потенциалы презентациясен үткәрде.

Шулай ук, яклар үзара файдалы хезмәттәшлекнең механизмнары һәм перспективалары хакында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International