Guris Construction and Engineering CO. INC. (Гуриш) һәм "Рус җиле" Төркия компанияләре җитәкчеләре белән очрашу

2017 елның 3 июле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Төркиянең Guris Construction and Engineering CO. INC. (Гуриш) һәм "Рус җиле" ҖЧҖ җитәкчелеге белән очрашты.

 Киңәшмәдә шулай ук, "Сетевая компания" ААҖ һәм РЮИ "СО ЕЭС" АҖ Филиалы вәкилләре дә катнашты.

Очрашу барышында җил энергетикасы өлкәсендә хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре хакында, аерым алганда, җил парклары төзелеше өлкәсендә һәм Татарстан Республикасы территориясендә җил җайланмалары компонентларын җитештерүне локальләштерү турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Гуриш ҖЧҖ һәм "Рус җиле" компаниясе арасында җил энергетикасы өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында өч яклы Килешү төзелде.

Алга таба бу өлкәдә уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында фикер алышу  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International