ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 14 февралендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “RAM DışTicaret” (Төркия Республикасы) компаниясе делегациясе белән очрашу булды.

Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасарлары Алексей Савельчев, Денис Вәлиев һәм компания вәкилләре: Төркия Республикасының Бөек Милли Җыены экс-депутаты, “BELKO Ankara” компаниясе партнерлары советы рәисе Салих КАПУСУЗ, “RamDışTicaret A.Ş.” компаниясенең сату һәм маркетинг буенча директоры Зәйнәп КУМАН, “RamDışTicaretA.Ş.” компаниясенең бизнесны үстерү юнәлеше җитәкчесе Каган ДУМАН, “RamDışTicaret A.Ş.” компаниясе консультанты Йенер ЙЫЛДЫРЫМ катнашты.

Очрашу барышында кунакларга Татарстан Республикасының сәнәгать потенциалын күрсәттеләр. Нефть химиясе өлкәсендә алга таба үзара файдалы хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында сүз барды.

2018 елның 14 февралендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов “Махиндра” (Һиндстан) компаниясе вәкилләре белән очрашты.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Mahindra&MahindraLtd. халыкара агросекторы идарәче директоры, SampoRosenlewLtd төп акционеры Хариш Чаван, SampoRosenlewLtd. идарә рәисе, (Финляндия) Яли Прихти, РФ һәм БДБ буенча Mahindra&MahindraLtd. вәкиле Кавалджит С. Маккар булып китте.

Очрашу барышында Альберт Кәримов кунакларга Татарстан Республикасының сәнәгать потенциалын презентацияләде. Алга таба үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында сүз барды.

Киңәшмәне ачып, Альберт Кәримов Һиндстанның Татарстан Республикасы өчен әһәмиятле стратегик партнер булуы һәм иң эре сәүдә-икътисад партнеры булуы турында билгеләп узды. (Белешмә өчен: 2016 ел нәтиҗәләре буенча Һиндстан Республикасы белән Татарстан арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше 2,5 миллион доллар тәшкил иткән, 2017 елның 9 аенда – 1,2 млн. долл.)


9
февраль, 2018 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Лаеш районының Хәерби авылында Казан медицина эшләнмәләре заводы базасында Медицина инструментларын стерильләштерү комплексының 1 нче чираты ачылды. Чара барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының “НМИЦ Кардиологии” ФДБУ хирургия буенча генераль директор урынбасары, йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге җитәкчесе Ренат Акчурин, Россиякүләм иҗтимагый медицина сәнәгате советы рәисе Юрий Калинин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һ.б. катнашты.

Яңа комплекс ачылышында катнашып, Татарстан Республикасы Президенты медицина эшләнмәләрен стерильләштерү предприятиесенең сәламәтлек саклау өлкәсенә бик тә кирәк булуын ассызыклады. “Безнең өчен бик тә кирәкле, бер кулланыла торган медицина продукциясен стерильләштерү буенча эш тармагы барлыкка килә. Ул Казан медицина эшләнмәләре заводы өчен генә эшләмәячәк, медицина эшләнмәләре җитештерүче коллегалар да бар. Иң мөһиме, биредә алга таба медицинага бәйле яңа предприятиеләр булдыруга зур планнар бар. Без мондый проектлар бик әһәмиятле, дип саныйбыз”, – дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, ТР Президенты инвесторның үз проекты өчен муниципаль сәнәгать мәйданын сайлап алуын да уңай бәяләде. “Әлеге территориянең географик урнашуы уңайлы – автомобиль транспорты, аэропорт янәшә, шәһәр якында гына. Мин ышанам, бу – дөрес карар”, – дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Үзенең чыгышында атаклы хирург Ренат Акчурин билгеләп узганча, тәүлек дәвамында предприятие 120 кубометр күләмендә материал стерильләштерә ала. “Бу бик зур күләм, Татарстанны гына түгел, ә барча Идел буен һәм Россиянең бер өлешен тәэмин итү мөмкинлеген бирәчәк”, – дип өстәде ул. Татарстан Республикасында яңа эш тармакларын ачу һәм эшләтеп җибәрүнең нинди дә булса сәяси вакыйгаларга бәйле булмавын да ассызыклады. Белгеч фикеренчә, республика шул ягы белән Россия Федерациясе субъектларыннан нәтиҗәле аерылып тора.

Исегезгә төшерик, Казан медицина эшләнмәләре заводы проекты 2016 елда башланып китте. Хәерби авылының сәнәгать мәйданчыгы территориясендә медицина эшләнмәләре чыгару буенча тулы цикллы җитештерү үзәге төзелә башлады. Яңа комплекс пластик, резин, металл һәм электромеханик медицина материаллары, кораллары һәм җайланмаларын җитештерүгә, стерильләштерүгә һәм термолабиль төрләрен төргәкләүгә махсуслаша. Быел КМЭЗ Татарстанның дәвалау учреждениеләрен 100 миллион сумлык продукция белән тәэмин итәргә әзер. Фаразларга караганда, җитештерүне ел саен арттыру күләме 200 миллион сумнан артып китәчәк. 2020 елга җитештерү күләме елына 1,2 млрд сумга җитәчәк.

Белешмә өчен:

“Казан медицина эшләнмәләре заводы” ААҖ – Россиядә иң эре стоматология, микрохирургия буенча инструментлар һәм медицина билгеләнешендәге полимер эшләнмәләр җитештерүче. 5 меңнән артык төрдә медицина эшләнмәләре җитештерә, алар белән Россия базарларын, 40тан артык чит илне, шул исәптән АКШ, Италия, Израиль, Австрия, Португалия, Голландия, Тунис, Венгрия базарларын тәэмин итә.

“ТАНЕКО” АҖ белгечләре “Ел инженеры” XVIII россиякүләм конкурсы бүләкләрен алды. “ТАНЕКО”ның баш энергетигы һәм баш инженеры урынбасарлары Игорь Андрющенко белән Илмир Сөләймановка “Россиянең профессионал инженеры” исеме бирелде.

“Яшьләрнең инженерлык сәнгате” версиясе буенча автоматлаштырылган идарә системалары бүлеге инженеры Константин Кучукбаев конкурс лауреаты булган.

Инженерларның ел саен уза торган Россиякүләм конкурсы инженер хезмәткәрләренең хезмәт рейтингын һәм профессионаллыгын арттыру, Россия инженер корпусы элитасын ачыклау, яшьләр арасында инженерлык эшенә кызыксыну уяту, шулай ук Россиядәге иң яхшы инженерларның казанышларын һәм эш тәҗрибәсен пропагандалау һәм илдәге иң яхшы инженерларның белешмәләр банкын формалаштыру максатында оештырыла. Һәр версиядән дә җиңүчеләрнең исемнәре Россиянең профессионал инженерлары реестрына кертелә.

2018 елның 9 феврале – Гражданлык авиациясе хезмәткәре көне. ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов авиация хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итә:

“Хөрмәтле Татарстан Республикасы гражданлык авиациясе хезмәткәрләре!

Сезнең һөнәри бәйрәмегез – Гражданлык авиациясе хезмәткәре көне бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үземнән иң ихлас һәм җылы котлауларны кабул итеп алыгыз.

Күп еллар дәвамында гражданлык һава флоты илнең икътисадый үсешендә Россия Федерациясе эчендәге шәһәрләрнең һәм төбәкләрнең, шулай ук дөньядагы барлык илләрнең бәйләнешен тәэмин итүче әһәмиятле фактор булып тора.

Пассажирларны иминлекле һәм үтемле итеп ташу, вакытында йөк китерү – боларның барысына да сезнең фидакарь һәм тырыш хезмәтегез аркасында ирешелә.

Мин ышанам, Татарстандагы авиаторларның югары профессиональлеге Татарстан Республикасы гражданлык флотын тагын да уңышларык үстерү мөмкинлеген бирер, иң яхшы гореф-гадәтләрне сакларга һәм ныгытырга ярдәм итәр.

Татарстан Республикасының гражданлык авиациясендә эшләүче барлык хезмәткәрләргә бетмәс-төкәнмәс энергия һәм оптимизм, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Профессионал һәм фидакарь булуыгыз өчен рәхмәт Сезгә!”


8
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә бердәнбер гарантияле тәэмин итүче булган “Татэнергосбыт” АҖ “Энергоньюс” тармак интернет-порталында уздырылган россиякүләм конкурс йомгаклары буенча янә Гран-при алды һәм “Россиянең иң яхшы энергия сату компаниясе” исемен яулады.

Конкурста Россиянең 41 төбәгеннән 64 компания катнашты. 2017 ел буенча төп эшчәнлек йомгакларын “Татэнергосбыт” АҖ 5 номинация буенча тәкъдим иткән, аларның һәркайсы призлы урын алган:

- “Максималь рәвештә клиентларга юнәлеш алган энергия сату компаниясе” – 1 урын;

- “Хезмәт күрсәтүләрнең иң киң спектры булган энергия сату компаниясе” – 1 урын;

- “Энергия сату + энергияне сак куллану” – 3 урын;

- “Иң мәгълүматлы ачык энергия сату компаниясе” – 3 урын;

- “Социаль җаваплы энергия сату компаниясе” – 2 урын.

Жюри компаниянең юридик затларга һәм физик затларга хезмәт күрсәтү: офисларның һәм хезмәтләр күрсәтү үзәкләренең үтемле, хезмәтләр өчен түләү ысулларының күптөрле һәм вариантлы булуын, клиентларга турыдан-туры, читтән торып һәм интерактив рәвештә хезмәт күрсәтү стандартларын, шулай ук күрсәтелә торган өстәмә хезмәтләр спектры буенча эш тәҗрибәсен югары бәяләде. Аерым номинацияләрдә энергияне сакчыл куллану һәм энергия нәтиҗәлелеге өлкәсендә тормышка ашырылган проектлар, энергия сату компаниясенең мәгълүмат ягыннан ачык булуы һәм компания алып барган социаль сәясәт билгеләп үтелде.

Өстәмә итеп шулай ук Россиянең гарантияле рәвештә тәэмин итүче компанияләре арасында уздырылган мониторинг нәтиҗәләрен дә билгеләп узарга була, аның нигезендә “Татэнергосбыт” АҖ буенча 2018 елда сәнәгый кулланучылар, кече һәм урта бизнес оешмалары өчен билгеләнгән сату бәяләре Идел буе федераль округында да, Россия Федерациясендә дә иң түбәне булып санала. Үз чиратында бу хәл республикадагы предприятиеләргә электр энергиясенә булган чыгымнарны янга калдыру һәм акчаны җитештерү эшчәнлеген модернизацияләү өчен тоту мөмкинлеген бирә.

“Татэнергосбыт” АҖ матбугат хезмәте материаллары буенча


7
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов бүген Хэйлунцзян провинциясенең территориаль үзәге – Харбинда (КХР) эш сәфәрен кыла. Россия делегациясе составында ул Россия-Кытай төбәкара хезмәттәшлек елларын ачу тантанасында катнашты.

Тантана Харбин опера театрында узды. Россия һәм Кытай гимннары яңгырау белән вакыйгада катнашучыларга Кытай Дәүләт Советы премьеры урынбасары Ван Ян мөрәҗәгать итте. Ул катнашучыларның барысын да Төбәкара хезмәттәшлек еллары ачылу белән котлады һәм Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин исеменнән сәламләү адресын укыды. Аның юлламасында билгеләнгәнчә, бүген Россия белән Кытай илләре актив үсеш ала һәм аларның үсеш юллары билгеле бер дәрәҗәдә бер-берсенә туры килә. Кара-каршы Елларны уздыру илләр арасындагы элемтәләрне киңәйтү буенча өстәмә импульс бирергә һәм дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә яңа якты сәхифәгә әйләнергә тиеш, дип саный Си Цзиньпин.

Россия Федерациясенең ДФО буенча вәкаләтле вәкиле Юрий Трутнев шулай ук катнашучыларны кара-каршы Еллар ачылу тантанасы белән котлады һәм дәүләт башлыгы Владимир Путинның очрашуда катнашучыларга булган мөрәҗәгатен укыды. Россия Президенты күләмле Россия-Кытай проектының аерым төбәкләр һәм, тулаем алганда, илләр арасындагы партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерүдә әһәмиятле булуын ассызыклады.

Алга таба Ван Ян, Юрий Трутнев, шулай ук Хэйлунцзян Чжан Цинвэй провинциясендә Кытайның Коммунистлар партиясе комитетының беренче сәркатибе һәм Россия Федерациясенең КХР Гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Андрей Денисов символик рәвештә Россия-Кытай төбәкара хезмәттәшлек елларына старт бирде.

Шулай ук бүген Альберт Кәримов Хэйлунцзян провинциясе Вице-губернаторы Не Юньлин белән очрашты. Очрашу барышында яклар берничә юнәлеш буенча алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында сөйләште, актуаль темалар буенча уртак чишелеш адымнарын билгеләде.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр итә: Россия Сәнәгать министрлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 30 декабрендәге 1312 карары белән расланган Кагыйдәләр нигезендә гражданлык сәнәгатенең өстенлекле юнәлешләре буенча фәнни-тикшеренү һәм сынау-конструкторлык эшләре уздыруга киткән чыгымнарның бер өлешен компенсацияләү өчен Россия оешмаларына, мондый оешмалар белән комплекслы инвестиция проектларын тормышка ашыру кысаларында, федераль бюджеттан субсидияләр бирү өчен оешмаларны сайлап алуны тәэмин итү максатларында технологик юнәлешләр исемлеген формалаштыру өчен тәкъдимнәр җыя башлады.

Тәкъдимнәр җыю 2018 елның 06 мартына кадәр Сәнәгатьнең дәүләт мәгълүмат системасында гамәлгә ашырыла, түбәндәге адрес буенча: https://gisp.gov.ru/cabinet/org/request/tn/?add=1&year=2018

Белешмә өчен мәгълүмат: 

Ксенофонтов Олег Викторович, тел. +7 (495) 632-88-05, E-mail: ksenofontov@minprom.gov.ru;

Соболевский Павел Сергеевич, тел. +7 (495) 632-84-69, E-mail: sobolevskiy@minprom.gov.ru.

2018 елның 06 мартыннан соң килгән тәкъдимнәр каралмаячак.


6
февраль, 2018 ел
сишәмбе

“Татнефть” компаниясе белгечләре “Ел инженеры” россиякүләм конкурсында янә лауреат булды.

Конкурс ел саен Россиянең һәм Халыкара фәнни һәм инженер иҗтимагый берлекләре тарафыннан А.М.Прохоров ис. инженер фәннәре академиясе һәм фәнни-техник прогресска булышлык күрсәтү буенча төбәкара фонд катнашында уза.

Россиякүләм конкурсындагы жюри карары нигезендә “Ел инженеры” конкурсында лауреат исеме Ринат Әфләтүновка (“Елховнефть” НГТИ), Реналь Исламовка (“Елховнефть” НГТИ), Игорь Бабичевка (“Татнефть” ГАҖ скважиналарны капиталь ремонтлау һәм пластларның нефть бирүчәнлеген арттыру идарәсе), Ирек Фәттаховка (“Татнефть” ГАҖ скважиналарны капиталь ремонтлау һәм пластларның нефть бирүчәнлеген арттыру идарәсе), Марат Маликовка (“Әлмәтнефть” НГТИ), Константин Маякинга (“Татнефть” ГАҖ Бөгелмә механика заводы), Дмитрий Пищаевка (“Лениногорскнефть” НГТИ), Владлен Подаваловка (“Баулынефть” НГТИ); Ленар Сәгыйдуллинга (“Җәлилнефть” НГТИ); Олег Сәлимовка (“ТатНИПИнефть”), Марат Хисаметдиновка (“ТатНИПИнефть”) бирелде.

“Яшьләрнең инженерлык иҗаты” версиясе буенча “Ел инженеры” конкурсында Денис Нуриев (“ТатНИПИнефть”) лауреат булды.

“Россиянең профессиональ инженеры” исеме Рөстәм Сәлимуллинга (“Инженерия үзәге”) һәм Фәрит Хаҗиповка (“Әлмәтнефть” НГТИ) бирелде.

 

“Татанефть” ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча

Бүген, Мәскәүгә булган эшлекле сәфәре кысаларында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән очрашты.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Денис Мантуров берничә уртак профиль программаларының үтәлеше, шулай ук 2018 елда Татарстан белән РФ Сәнәгать министрлыгының үзара хезмәттәшлеге турында сөйләште.

Исегезгә төшерик, Россия Федерациясе сәнгать һәм сәүдә министры быелның гыйнвар аенда Татарстанда булган иде. Денис Мантуров Казандагы предприятиеләрне һәм аларның продукцияләрен карады. Сүз М.П. Симонов исемендәге сынау-конструкторлык бюросы һәм С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы турында бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International