ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген, 5 февраль көнне, һава торышы шактый начарлану аркасында 6-10кВ электр челтәрләрендә массакүләм өзеклекләр теркәлде.

16.00 сәгатьтә кулланучыларны электр белән тәэмин итүне торгызу эшләре тулысынча төгәлләнде. “Челтәр компаниясе” ААҖнең 4 филиалындагы 36 бригаданың (104 кешенең һәм 36 берәмлек махсус техниканың) оператив һәм көйләнгән эше аркасында сарыфларны минимальләштерү мөмкин булды.

Компаниядә электр белән тәэмин итүнең нормаль схемасын торгызуны координацияләү буенча штаб тәүлек буе эшләвен дәвам итә. Алга таба климат басымнары күзәтелгәндә мөмкин булган куркынычларны булдырмау максатында Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында да социаль-әһәмиятле объектларны һәм яшәешне тәэмин итү пунктларын электр белән тәэмин итү махсус контрольгә алынды.

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Махачкалада Дагыстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев белән очрашты.

Очрашу кысаларында ике төбәк җитәкчесе Сәүдә-икътисади, фәнни-техника һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә һәм аны тормышка ашыру буенча Чаралар планына кул куйды. Рөстәм Миңнеханов ассызыклап узганча, Килешү тулы бер юнәлешләр рәтен үз эченә ала. “Безнең төбәкләр арасындагы сәүдә әйләнеше хәзерге вакытта берничә миллиард сум тәшкил итә. Без бу күрсәткечне биш мәртәбә арттыру бурычын куярга тиеш, дип саныйм. Мин ышанам, мондый мөмкинлек бар. Татарстан белән Дагыстан – болар ике зур базар. Без бирегә автомобильләр, шиннар, нефть химиясе һәм аны эшкәртүдән алынган продукцияләр, азык-төлек продуктлары китерәбез, шул ук вакытта сездән сыйфатлы шәрабләр, коньяклар, сарык ите, виноград һәм башка төрле продукцияне алабыз”, – диде ТР Президенты.

Өстәп әйтик, гамәлдәге чоры биш елга исәпләнгән Хезмәттәшлек турында килешү ике төбәк башлыгының кара-каршы очрашуының йомгаклау өлеше булды. Узган елның декабрь аенда Дагыстан делегациясе Татарстанга килгән иде, ул вакытта алар икътисадның һәм иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендә алдынгы тәҗрибәләре һәм казанышлары белән танышты.

Шул ук көнне Дагыстанның сәүдә-сәнәгать министры Йосыф Умавов белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов ике ведомство арасындагы хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды.

Дагыстанның авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Кәримхан Абасов белән Татарстанның авыл хуҗалыгы министры урынбасары Олег Земсков та хезмәттәшлек турында аналогик килешүгә кул куйды.

Шулай ук төбәкләрнең вәкилләре “Биржа мәйданчыгы” сатып алулар системасыннан файдалану өлкәсендәге уртак эшне дә көйләү турында сүз куешты. Дагыстан Республикасының Эшкуарлык һәм инвестицияләр агентлыгы җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Бәшир Магомедов белән “ТР Дәүләт заказы агентлыгы” АҖ генераль директоры Яков Геллер тиешле килешүне имзалады.

Исегезгә төшерик, Татарстанның Президент җитәкчелегендәге делегациясе Дагыстанга хезмәттәшлекнең конкрет юнәлешләре турында сөйләшү максаты белән барды. Визит кысаларында делегация Махачкаладагы КФҮ офисында, шулай ук Дагыстанның берничә сәнәгать объектында булды.

4 февральдә, Татарстан Республикасы Президенты карары буенча, республикадагы дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары һәм предприятиеләр өчен “Югары әзерлек режимы” игълан ителде. “Челтәр компаниясе” ААҖ техник директоры Илшат Галимҗанов җитәкчелегендә “Челтәр компаниясе” ААҖ аварияләрне кисәтү һәм бетерү буенча тәүлек буе эшләүче штаб төзелде.

5 февральдә, 6.00 сәгатьтән хәзергәчә, начар һава шартлары (юеш кар, бозлы яңгыр, буран, бозлавык һәм көчле җил, 19-25 м/с кадәр көчле җил) аркасында 6-10 кВ бүленеш челтәрләрендә массакүләм рәвештә электр энергиясеннән өзү очраклары теркәлде.

Татарстан Республикасы буенча 10:00 сәгатьтә: 6-10кВ 10 һава линиясе; 6-10 кВ 226 трансформатор подстанциясе һәм 72 торак пункт электрсыз калды. Һава шартлары Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Яшел Үзән, Биектау, Питрәч, Арча, Алексеевск, Спас, Яңа Чишмә районнарында һәм Казан шәһәрендә яшәүчеләрне утсыз калдырды. 15 меңнән артык кеше электр белән тәэмин мәхрүм ителде.

Авария-торгызу эшләренә 104 кеше һәм 36 берәмлек махсус техника составында 36 бригада җәлеп ителде. Буа, Казан, Идел буе һәм Чистай электр челтәрләрендә белгечләр тарафыннан эш алып барыла. Климат басымнары аркасында алга таба куркынычлар барлыкка килмәсен өчен, республиканың башка районнарында да профилактика чаралары оештырылды.


2
февраль, 2018 ел
җомга

Казан вертолет заводының Директорлар советы карары нигезендә Юрий Пустовгаров предприятиенең яңа генераль директоры итеп билгеләнде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ростех дәүләт корпорациясе авиация кластерының индустрия директоры Анатолий Сердюков һәм “Вертолеты России” холдингы генераль директоры Андрей Богинский предприятие коллективын яңа җитәкче белән таныштырды. Заводның генераль директоры вазыйфасын биләгән Вадим Лигай 2007 елдан башлап “Вертолеты России” холдингы генераль директорының инфраструктура үсеше буенча урынбасары вазыйфасына билгеләнде.

Рөстәм Миңнеханов Владимир Лигайга завод җитәкчесе постында уңышлы башкарган хезмәте өчен рәхмәт белдерде. ТР Президенты билгеләп узганча, Вадим Лигай авиация сәнәгате өлкәсендә белгечләр әзерләү мәсьәләләренә һәм, тулаем алганда, республиканың социаль-сәяси тормышына зур игътибар биргән.

“Вадим Александрович Казан вертолет заводын 10 ел җитәкләде. Шушы вакыт эчендә Ансат вертолетларын серияле җитештерү һәм тиешле урынга җиткерү, җитештерү куәтләрен күләмле модернизацияләү өлешендә берничә әһәмиятле мәсьәлә хәл ителде. Әлбәттә инде, уңышлар да, заказлар җитәрлек булмауга бәйле проблемалар да булды. Ләкин мин ышанам, әлеге предприятиенең потенциалы бик зур. Шуңа күрә дә, һичшиксез, Казан вертолет заводы алга таба да “Вертолеты России” системасында алдынгы предприятие булачак”, – диде Татарстан Президенты.

“Вадим Александровичка Казан вертолет заводында күп еллык уңышлы хезмәт иткәне өчен рәхмәт белдерәсем килә. Аның җитәкчелегендә завод шактый уңышларга иреште – Ансат вертолетлары серияле рәвештә җитештерелә һәм тиешле урыннарга җиткерелә башлады, предприятиедә модернизацияләү һәм техник яктан яңача җиһазлау буенча күләмле программа старт алды, бүгенге көндә ул 90%ка үтәлгән. Хәзерге вакытта завод алдында яңа бурычлар тора: серияле рәвештә Ми-38 чыгару, җитештерүне диверсификацияләү, гражданлык продукциясе өлешен һәм санитар авиация программасын үстерү кысаларында җитештерелгән продукцияне тиешле урыннарга җиткерүләрне арттыру. Әле максатларны яңа директор Юрий Пустовгаровка тормышка ашырырга туры киләчәк, ул Күмертау авиация җитештерү предприятиесендә үзен идарәче директор сыйфатында күрсәтте”, – дип билгеләде “Вертолеты России” холдингы генераль директоры Андрей Богинский.

Вадим Лигай Казан вертолет заводында гомере буе эшләгән, предприятиедәге хезмәт эшчәнлеге 1976 елда инженер-конструктор вазыйфасында башланып киткән һәм генераль директор вазыйфасына кадәр юл узган. Аның җитәкчелегендә берничә әһәмиятле проект тормышка ашырылган.

Заводның яңа директоры Юрий Пустовгаров 2015 елның декабреннән башлап, “Вертолеты России” холдингы составына керүче Күмертау АҖП идарәче директоры постын биләгән иде.

Бүген “ТАНЕКО” АҖ хезмәт коллективының конференциясе булды, аның барышында предприятиенең җитештерү эшчәнлегенә, 2017 елгы Коллектив шартнамәсе шартлары үтәлешенә йомгак ясалды, шулай ук 2018 елга бурычлар билгеләнде.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, “Татнефть” ГАҖ профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин катнашты.

2017 елда эш йомгаклары турында доклад белән конференция делегатлары алдында “ТАНЕКО” АҖ генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Владимир Федотов чыгыш ясады. Ул билгеләп узганча, хисап чорында 7,848 миллион тонна нефть чималы эшкәртелгән. Тулаем алганда, ел буенча эшкәртү тирәнлеге 99,24% тәшкил иткән, үтәкүренмәле нефть продуктлары чыгару – 87,5%.

“ТАНЕКО” предприятиесендә 50 миллион тонна нефть эшкәртү 2017 елгы әһәмиятле вакыйга булган. 2017 елның 15 апреленнән 14 маена кадәр уздырылган планлы капиталь ремонт барышында зур эш башкарылган. Шушы чорда нефть химиясе һәм нефть эшкәртү комплексына караган җайланмаларның озак, ышанычлы һәм куркынычсыз эшләвен тәэмин итүгә юнәлдерелгән тулы бер чаралар комплексы башкарылган.

Башка нефть эшкәртү заводлары белән “ТАНЕКО” эшчәнлеген чагыштырып, Владимир Федотов беренчел эшкәртү куәтләрен эшләтү (115,25% артык) буенча предприятие Россия Федерациясендә лидер позициясен тота, дип искәртте.

2017 елгы Коллектив шартнамәсен үтәү нәтиҗәләре һәм 2018 елгы Коллектив шартнамәсе проекты турында “ТАНЕКО” АҖ профком рәисе Гөлнара Мөҗипова сөйләде. Хәзерге вакытта предприятиедә өч мең ярымнан артык кеше эшли. “Иң яхшы коллектив шартнамәсе” VII республика конкурсында яуланган беренче урын хезмәткәрләрнең якланганлык дәрәҗәсенең югары булуы турында сөйли. Шулай ук “ТАНЕКО”ның профсоюз оешмасы “Татнефть” ТПП предприятиеләренең иң яхшы беренчел профсоюз оешмасы” конкурсында да җиңеп чыккан.

2018 ел бурычлары турында конференциядә катнашучыларга “ТАНЕКО” АҖ генераль директоры Леонид Алехин билгеләде. Иң әһәмиятлеләре арасында ул җитештерүдә сәнәгый һәм экологик куркынычсызлык тәэмин итүне; чималны үтәкүренмәле нефть продуктларының күләме, тирәнлеге һәм сайлап алынуы буенча расланган планнарга туры китереп эшкәртүне; керосинны гидрочистарту, дизель ягулыгын гидрочистарту, каталитик креикинг, ЭЛОУ-АВТ-6 эшен башлап җибәрүне; автомобильләр өчен Регуляр-92 һәм Премиум-95 бензиннары җитештерә башлауны атады.

Конференция делегатлары тарафыннан 2018 елга “ТАНЕКО”ның Коллектив шартнамәсе кабул ителде. Предприятиенең иң яхшы хезмәткәрләренә республика, муниципаль һәм корпоратив бүләкләр тапшырылды.

“Татнефть” ГАҖ матбугат хезмәте материаллары нигезендә.


1
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 19 февралендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Татарстан Республикасының Сәүдә үсеше советы ярдәмендә, товар җитештерүчеләр өчен укыту семинары уздырачак.

“Лента”ның рәсми вәкилләре товарлар белән тәэмин итүчеләр белән эшләүдә үз стандартлары турында сөйләячәк һәм сәүдә-сатып алу сессиясе уздырачак. “Alibaba” халыкара сәүдә мәйданчыгы вәкилләре әлеге системаның эш кагыйдәләре һәм аның ярдәмендә Россия компанияләренең бүген ни рәвешле яңа сату базарларына чыгулары турында сөйләячәк.

Чара Казан ш., Пушкин ур., 18 йорт адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы бинасында узачак.

Катнашу өчен түбәндәге адрес буенча теркәлү кирәк: https://lenta.sovettorg.ru

Чараның программасы:

13.30 – 14.00 катнашучыларны теркәү, Татарстан Республикасындагы товар җитештерүчеләр күргәзмәсен карау, сәламләү каһвәсе

14.00 — 14.10 кереш сүз

14.10 — 15.00 “Alibaba” электрон сәүдә мәйданчыгы презентациясе һәм Татарстан Республикасында товар җитештерүчеләр өчен мөмкинлекләре

15.00 — 15.10 “Лента” СЧ коммерция хезмәте презентациясе, сораулар һәм җаваплар

15.10 — 15.20 Лента” СЧ  сыйфат бүлеге презентациясе, сораулар һәм җаваплар

15.20 — 15.30 Лента” СЧ операцияләр хезмәте презентациясе, сораулар һәм җаваплар

15.30 — 15.40 Лента” СЧ EDI (электрон документ әйләнеше) буенча презентациясе, сораулар һәм җаваплар

15.40 – 17.00 Лента” СЧ белән сәүдә-сатып алу сессиясе, хезмәттәшлек турында беренчел сөйләшүләр

“Римера” компанияләре төркеменә керүче “Алнас” заводы Венесуэланың “PDVSA” дәүләт нефть компаниясенә зур партияле тулы комплектлы, электрны үзәктән куучы насос җайланмалары белән тәэмин итте.

Контракт шартлары буенча, “Римера” КТ Әлмәт предприятиесе Венесуэланың “PDVSA” дәүләт нефть компаниясе өчен зур партияле тулы комплектлы, электрны үзәктән куучы насос җайланмаларын җитештерү һәм төяп озату буенча заказ үтәде. Төяп озатылган техника партиясенә таушалуга каршы торучанлыгы югары булган 5А габаритлы 0615 сериясендәге компрессорлап җыелган насослар һәм тутыгып таушалуга каршы торучанлыгы югары булган 5А габаритлы 0215 сериясендәге насослар кергән. Насослар 117 мм габаритлы 110 кВт куәтендәге тирәнгә үтеп керүче электр двигательләре һәм заказчының техник таләпләре буенча “Алнас” инженерлары тарафыннан махсус эшләнгән һәм насос валыннан 7000 кг кадәр күчәр басымын кабул итәргә сәләтле, тандемлы гидросаклагычлар белән тәэмин ителгән.

“Алнас” җитештергән җайланмалар катлаулы шартларда нефть табуга юнәлдерелгән, югары этем һәм энергетика сыйфатламаларына ия һәм ышанычлы. Төяп озатыр алдыннан продукция заказчы компания таләпләренә җавап бирүе буенча инспекция тикшерүен уңышлы узган.


31
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстанстат мәгълүматлары буенча, 2017 елның гыйнвар – декабрендә республика предпрятиеләре гамәлдәге бәяләрдә җәмгысы 2254180,1 млн сумлык үзләре җитештергән товарларны төяп җибәргән, эшләр башкарган һәм хезмәтләр күрсәткән. 2017 елның гыйнвар – декабрендә сәнәгать җитештерүе индексы 2016 елның гыйнвар – декабре белән чагыштырганда – 101,8%.


30
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Үзбушаткычларның 42 берәмлектән торган беренче партиясе 2017 елның сентябрендә Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы  Бердымөхәммәдов тарафыннан, илгә Россия Президенты Владимир Путин баргач имзаланган “КамАЗ” йөк автомобильләрен сатып алу турындагы карар кысасында заказчыга озатылды. Бу документ нигезендә, Төрекмәнстанның Автомобиль транспорты юллары министрлыгы Россия автопромы лидерыннан барлыгы 250 берәмлек 20 тонна йөк күтәрешле “КамАЗ-6520” автомобиле сатып алачак. Көпчәк формуласы 6х4 һәм кузов күләме 20 куб.м булган шул ук модельле тагын 208 үзбушаткыч республикага ел дәвамында илтеп тапшырылачак. Техника Автомобиль транспорты юллары министрлыгы предприятиеләренең автопаркын тулыландырачак һәм Төрекмәнстанның барлык вилаятларына бүлеп биреләчәк.

Шуны искәртик: 2008 елның июленнән бирле Ашхабад шәһәрендә 5 мең кв. метрдан артыграк мәйданлы КамАЗ укыту-сервис үзәге эшли. Автомобиль техникасын китерүдән һәм аңа тулысынча (диагностика һәм капиталь төзекләндерүне дә кертеп) техник хезмәт күрсәтүдән тыш, үзәктә төрекмән белгечләрен укыту да оештырылган:  КамАЗ техникасының төзелеш, эксплуатацияләү, техник хезмәт күрсәтү, диагностика һәм көндәлек төзәтү үзенчәлекләре өйрәтелә.

                             “КамАЗ” ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча

2018 елның 30 гыйнварында Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмаларында яшьләр белән иң яхшы эшләүгә “Республика потенциалы” республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Бәйгенең оештыручылары булып Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, “Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре берлеге” ТИО торды.

Бәйгегә сайлап алганда, Татарстан Республикасының 23 предприятие һәм оешмаларыннан җибәрелгән материаллар карап тикшерелде.

“Кеше саны 100дән алып 1000гә кадәр булган” номинациясендә 10 предприятие һәм оешма катнашты.

7 предприятие “Кеше саны 1000нән алып 3000гә кадәр булган” номинациясендә катнашты.

6 предприятие “Кеше саны 3000нән күбрәк булган” номинациясендә ярышты.

Бәйгедә җиңүчеләрнең материаллары иң яхшылар булып тора һәм предприятиеләрдә яшьләр белән эшләүнең эталоны сыйфатында башкаларга тарату өчен киңәш ителәчәк.

Шулай ук эшләүче яшьләрнең эшчәнлеген активлаштыруга юнәлдерелгән корпоратив программалар һәм регламентларның булуы, аларның яшьләр өчен республика һәм муниципалитет дәрәҗәсендәге чараларда катнашуы, сайтлары, социаль челтәрләрдә битләренең, предприятие сайтында яшьләр вкладкасының булуы, яшьләр берләшмәсенең дипломнары, сертификатлары булу, республика һәм бөтенроссия проектларында катнашу, яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга бүлеп бирелә торган финанслау күләме һ.б. кебек күрсәткечләргә дә бәя бирелде.

Бәйгенең призерлары:

“Кеше саны 100дән алып 1000гә кадәр булган” номинациясендә:

1 нче урын – “Татэнерго” АҖ филиалы Түбән Кама ГЭСы;

2 нче урын – “ТГК-16” ААҖ филиалы Казанның ТЭЦ-3;

3 нче урын – “Татэнерго” АҖ филиалы Казанның ТЭЦ-1.

“Кеше саны 1000нән алып 3000гә кадәр булган” номинациясендә:

1 нче урын – В.Д. Шашин исемендәге “Татнефть” ГАҖнең “Җәлилнефть” нефть-газ чыгару идарәсе;

2 нче урын – “Татэнергосбыт” АҖ;

3 нче урын – “Метроэлектротранс” МУП.

“Кеше саны 3000нән күбрәк булган” номинациясендә:

1 нче урын – “Түбән Кама Нефтехим” ГАҖ;

2 нче урын – “ТАНЕКО” АҖ;

3 нче урын – “Таграс – РемСервис” ҖЧҖ.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International