Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр итә: Россия Сәнәгать министрлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 30 декабрендәге 1312 карары белән расланган Кагыйдәләр нигезендә гражданлык сәнәгатенең өстенлекле юнәлешләре буенча фәнни-тикшеренү һәм сынау-конструкторлык эшләре уздыруга киткән чыгымнарның бер өлешен компенсацияләү өчен Россия оешмаларына, мондый оешмалар белән комплекслы инвестиция проектларын тормышка ашыру кысаларында, федераль бюджеттан субсидияләр бирү өчен оешмаларны сайлап алуны тәэмин итү максатларында технологик юнәлешләр исемлеген формалаштыру өчен тәкъдимнәр җыя башлады.
Тәкъдимнәр җыю 2018 елның 06 мартына кадәр Сәнәгатьнең дәүләт мәгълүмат системасында гамәлгә ашырыла, түбәндәге адрес буенча: https://gisp.gov.ru/cabinet/org/request/tn/?add=1&year=2018
Белешмә өчен мәгълүмат:
Ксенофонтов Олег Викторович, тел. +7 (495) 632-88-05, E-mail: ksenofontov@minprom.gov.ru;
Соболевский Павел Сергеевич, тел. +7 (495) 632-84-69, E-mail: sobolevskiy@minprom.gov.ru.
2018 елның 06 мартыннан соң килгән тәкъдимнәр каралмаячак.