ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

28 февральдә Татарстан Республикасына “Росатом” ДК генераль директоры урынбасары Николай Соломон килде.

Визит кысаларында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов белән очрашу булды, аның барышында хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Федераль һәм Региональ үзәкләрдәге компетенцияләрнең үзара багланыш мәсьәләләре турында сүз барды.

Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасы узган елның август аенда расланган “Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм мәшгульлеккә ярдәм итү” федераль өстенлекле программасын тормышка ашыру буенча беренче алты төбәк исемлегенә кергән төбәк булып тора.

Вакытның аз булуына карамастан, инде 2017 ел азагыннан башлап, “Росатом” дәүләт корпорациясе белгечләре тарафыннан бездәге ике предприятиедә сакчыл җитештерү коралларын гамәлгә кертү эшләре алып барыла, аларның берсендә бүген Николай Соломон үзе дә булды.

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында 2017 елда “Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү” дәүләт программасын үтәү йомгакларына һәм 2018 ел планнарына багышланган матбугат конференциясе узды.

Журналистлар белән фикер алышуда ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының ягулык инфраструктурасы һәм газ белән тәэмин итү бүлеге башлыгы Рамил Сәхапов, “ТР Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм һәм аларны үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге” ДКУ җитәкчесе Равил Сираҗиев, Казандагы “Газпром газомоторное топливо” ҖЧҖ филиалы директоры урынбасары Александр Карпов катнашты.

Конференция барышында 2017 ел йомгаклары буенча 232 берәмлек төрле техниканың сатып алынуы, 859 берәмлек техниканың яңача үзгәртеп корылуы турында әйтелде. Моннан тыш, бүгенге көндә Татарстан территориясендә транспорт чараларын газ-мотор ягулыгына күчергәндә автомобильләрне үзгәртеп кору һәм техник хезмәт күрсәтү буенча аккредитацияләнгән 11 пункт эшли.

Республика территориясендә шулай ук Аккредитацияләү буенча федераль агентлыкта аккредитация узган 2 лаборатория (“Сынау уздыру лабораториясе-16” ҖЧҖ һәм “Идел буе” сынау лабораториясе” ҖЧҖ (Таттехконтроль)) эшли, алар ТС газ-баллон җиһазлары урнаштыруга техник экспертиза ясый.


27
февраль, 2018 ел
сишәмбе

27 февраль көнне Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының “Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру” темасына уртак йомгаклау коллегиясе булды. Утырыш Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясендә узды (Казан ш.).

 

 

Үзенең “Татарстан Республикасы сәнәгатендә хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү факторлары” темасына ясалган докладында ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов билгеләп узганча, сәнәгый җитештерү күләме 2016 ел күрсәткечләреннән артып киткән һәм 2 трлн. 254 млрд. сум тәшкил иткән, сәнәгый җитештерү индексы – 101,8%.

2017 елда Татарстанның товар әйләнеше 844 млрд сум тәшкил иткән. Соңгы өч ел эчендә беренче мәртәбә без зур булмаса да, үсеш күрәбез, диде Альберт Кәримов, товар әйләнешенең мондый үсеше икътисадны җанландырып җибәрә.

“Безгә алга таба товар әйләнешен үстерү өстендә эшләргә кирәк һәм, продукцияне күрсәтү күзлегеннән чыгып фикер йөрткәндә, җирле товар җитештерүчеләргә ярдәм итү, җирле сәүдә челтәрләрен яклау – биредә әһәмиятле бурыч булып тора”, – дип билгеләде Альберт Кәримов.

Татарстанның тышкы товар әйләнеше 2016 ел белән чагыштырмача 40 процентка арткан һәм 13 млрд АКШ доллары тәшкил иткән, дип хәбәр итте Альберт Кәримов. Экспорт лидерлары булып элеккечә “Татнефть”, “ТАИФ-НК”, “Нижнекамскнефтехим” компанияләре кала.

“Безгә үзебезнең товарларны тышкы базарларда күрсәтү эшен көчәйтергә кирәк. Элеккеге күләмнәргә ирешкәнчегә кадәр”, – дип билгеләде ТР сәнәгать һәм сәүдә министры.

2017 елда Татарстанның реаль икътисад секторына 41 млрд сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелгән, бу күрсәткеч 2016 елга караганда 1,5 мәртәбә зуррак.

“Дәүләт ярдәме – бездәге предприятиеләрнең җитештерүчәнлеген арттыруда әһәмиятле таяныч, бигрәк тә җитештерү куәтләрен модернизацияләү өлешендә”, – дип билгеләде Альберт Кәримов.

Бүген дәүләт ярдәме кысаларында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән аерым корал барлыкка килде, – ул да булса Татарстан предприятиеләрен дәүләтнең өстенлекле сәнәгый проектлары исәбенә кертү. “Татарстанда әлегә андый предприятиеләр саны – 22, алга таба алар артачак”, – дип ассызыклады Альберт Кәримов.

“Татарстан Республикасында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру турында” доклад белән ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев чыгыш ясады. Ул, асылда, “санлаштырылган икътисадның иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрендә дә үтәкүренмәлелеккә һәм теләсә кайсы процессларның ачык булуына китерәчәк”, дип хәбәр итте.

“Тулысынча санлаштыру бара торган теләсә кайсы процессларның ачык булуын тәэмин итүгә китереп чыгара. Моңа ирешелгәч, без коррупция, күләгәле икътисад кебек сүзләрне онытачакбыз. Дәүләт, предприятие һәм һәр кеше аерым-аерым башкара торган бөтен нәрсә үтәкүренмәле булачак, шул исәптән салымнарны администрацияләү өчен дә, – диде Фәрит Габделганиев, “Санлаштырылган икътисад” федераль программасы нигезендә Татарстан Республикасы икътисадын санлаштырып үзгәртеп кору процессының оештырылуы турында ассызыклады.

 Чыгышы барышында Фәрит Габделганиев билгеләп узганча, 2005 елдан башлап Татарстан Республикасында хезмәт җитештерүчәнлегенең дәрәҗәсе 3,7 процентка арткан. Әлеге күрсәткечне ачыклау өчен 2005 елдан башлап 2017 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасына ретроспектив анализ ясалган. Республикада хезмәт җитештерүчәнлегенең артуы заманча һәм икътисадый яктан нәтиҗәле эш тармаклары формалаштыруга бәйле, дип саный ТР икътисад министры.

Утырыш барышында чыгыш ясаган Татарстан Республикасы Президенты бүгенге көндә районнарда сәнәгать мәйданчыклары булдырып калу гына түгел, ә аларны резидентлар белән тәэмин итү бурычы да тора, дип билгеләде. “Кече һәм урта бизнес үсеш алсын өчен, без сәнәгый мәйданчыклар булдыру таләбен куйдык, бүген алар Татарстанда – 63”, – дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, алты муниципаль райондагы сәнәгать мәйданчыкларында нибары бер-ике генә резидент эшли. Болар – Аксубай, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнары.

“Икътисад министрлыгы шуңа игътибар итәргә тиеш: без бит мәйданчыклар ясау белән генә чикләнергә кушмадык, – алар резидентлар булган җирдә эшләргә тиеш”, – дип билгеләде Татарстан Президенты.

Шулай ук бу көнне “Түбән Кама муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин (“Кече һәм урта эшкуарлык үстерү һәм социаль-икътисадый үсеше алдан баручы территорияләр булдыру хисабына Түбән Кама муниципаль районында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру турында”), “ICL-КПО ВС” компаниясе генераль директоры Виктор Дьячков (“Предприятиеләрнең нәтиҗәлелеген арттыру коралы буларак санлаштыру”), “Казаньсельмаш” ҖЧҖ генераль директоры Рафис Мифтахов (“Казаньсельмаш” предприятиесендә хезмәт җитештерүчәнлеге турында”) докладлар белән чыгыш ясады.

Коллегия буенча материаллар: http://mpt.tatarstan.ru/rus/materiali-po-podgotovke-i-provedeniyu-sovmestnoy-2579257.htm


26
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 27 февралендә 14:00 сәгатьтә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясе (Казан ш., Универсиада авылы, 35 й.) базасында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының “Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру” темасына уртак йомгаклау коллегиясе булачак.

Коллегия буенча материаллар: http://mpt.tatarstan.ru/rus/materiali-po-podgotovke-i-provedeniyu-sovmestnoy-2579257.htm

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәүдә һәм сәнәгать министры Альберт Кәримов Америка Кушма Штатларында Россия илчесе Джон Хантсман белән очрашты.

Яклар Россия-Америка мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында сөйләште. Альберт Кәримов республиканың сәнәгый потенциалын презентацияләде, шулай ук Татарстан белән АКШ арасындагы агымдагы уртак проектлар һәм перспективалы сәүдә-икътисад һәм технологик башланыш юнәлешләре турында да сүз булды.

Исегезгә төшерик, АКШта РФ илчесе Казанда ике көнлек эш сәфәрендә. Визиты кысаларында Джон Хантсман ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Казан (Идел буе) федераль университетында, ТР Инвестицион үсеш агентлыгында, шулай ук Казанның ТЭЦ-3 булды, анда Американың GeneralElectric компаниясе җитештергән, илдәге иң куәтле һәм нәтиҗәле 9HA.01 турбиналары базасындагы газ-турбина җайланмасы белән тәэмин ителгән яңа блокны карады. Визит программасында “Иннополис” МИЗ, Свияжск утрау-каласына бару һәм күп кенә башка нәрсәләр планлаштырыла.


22
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов тармак ветераннарын һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләрен Ватанны яклаучылар көне белән тәбрик итә:

“Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезне Ватанны яклаучылар көне белән тәбрик итәм!

23 февраль – ул Россиядәге хәрби шөһрәтлек, намус һәм  дан күренешләренең иң яхшы гореф-гадәтләрен символлаштыручы бәйрәм. Бу көнне без дәүләтебезнең гайрәтлелеген һәм абруен ныгытуга үзеннән өлеш кертүче, үзенең эше белән Ватанга хезмәт итүче, аның илкүләм мәнфәгатьләрен һәм батырлыгын ныгытуга ярдәм итүче һәркемне тәбрик итәбез.

Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, мәрхәмәт, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим!”


21
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 23 февралендә “Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы” АҖ 21631 проекты буенча кече ракета корабы сериясеннән унберенче корпуска нигез салу тантанасы булачак, аңа Россия Хәрби-диңгез флотының Баш җитәкчесе боерыгы белән “Наро-Фоминск” исеме бирелгән. Проектны эшләүче – “Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы” АҖ.

21631 проекты буенча кече ракета кораблары 950 тонна тирәсе су сыйдыра һәм 25 төенгә кадәр тизлек арттырырга сәләтле. Алар “Калибр” ракета комплексы, 100 миллиметр калибрлы А-190 артиллерия җайланмасы, шулай ук “Игла” зенит ракеталары өчен “Гибка” пуск җайланмалары һәм АК-630-2 “Дуэт” зенит артиллерия комплексы белән тәэмин ителгән. Бу проект корабларының билгеләнеше – дәүләтнең икътисад зонасын саклау һәм яклау.

Исегезгә төшерик, “Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы” АҖ стапельләрендә бүгенге көндә проектның тагын биш берәмлеге төзелә – “Вышний Волочек”, “Орехово-Зуево”, “Ингушетия”, “Грайворон” һәм “Град”.

ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү буенча гаризалар info@zdship.ru электрон почта адресына яисә телефон буенча кабул ителә. Элемтә телефоны: +7 (962) 551-77-60


19
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 17-19 февраль көннәрендә Казанда Франциянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы хокуклы Илчесе СильвиБерманн эш визиты белән сәфәр кыла.

Госпожа СильвиБерманн өчен Татарстанның икътисадый һәм инвестицион потенциалын презентацияләү оештырылды, ул шулай ук Казанның истәлекле урыннары – Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете һәм Благовещение Соборы белән танышты, “Казан эрмитажы” үзәгендәге “Жак Превер коллажлары” күчмә күргәзмәсен карады.

Белешмә өчен:

СильвиБерманн 2017 елның 7 сентябреннән бирле Франциянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы хокуклы Илчесе булып тора.


16
февраль, 2018 ел
җомга

“Сочи-2018” Россия инвестиция форумы кысаларында Татарстан Республикасы, Мәскәү өлкәсе, Саратов өлкәсе һәм UMATEX Group (“Росатом” дәүләт корпорациясе) арасында илдәге композитлар базарын үстерүгә һәм композит материаллары җитештерүнең тулы технологик чылбырын формалаштыруга юнәлдерелгән “Очсыз-кырыйсыз композитлар” төбәкара сәнәгать кластеры төзү турында килешү имзаланды.

Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев, Саратов өлкәсе губернаторы Валерий Радаев, “Росатом” дәүләт корпорациясе генераль директорының беренче урынбасары – Үсеш һәм халыкара бизнес блогы директоры Кирилл Комаров кул куйды.

Кластерның төп максаты Россия Федерациясендә, чималны, химик сүсне, алар нигезендәге ярымфабрикатларны һәм кулланучылар өчен ахыргы продукцияне кертеп, композит материаллары җитештерүнең тулы технологик чылбырын булдыру хисабына композит тармагы үсешен тәэмин итүдән гыйбарәт. Россиядәге 20дән артык предприятие, шул исәптән Татарстан Республикасыннан 11 предприятие (“Алабуга-Сүс”, “РМЗ РариТЭК”, “РариТЭК Инжиниринг”, “ЗАРЯД”, “Татнефть-Пресскомпозит”, “П-Д Татнефть-Алабуга Стекловолокно”, “Пыяла-пластик трубалар заводы” НПП, “СМП-Механика”, “НПФ “РЕКОН”, “КАМАТЕК”, шулай ук “М.П. Симонов исемендәге НПО ОКБ”), Россиянең өч төбәгендәге 5 югары белем бирү йорты, шулай ук технологик инфраструктурадан 2 объект – “Алабуга” МИЗ һәм “Химград” технополисы кластерда катнашу турында белдергән.


15
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге Санкт-Петербург белән Татарстан Республикасы арасында үзара файдалы икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне киңәйтү буенча максатчан юнәлешле зур эш алып бара.

Кичә Санкт-Петербургның Импорталмаш һәм локальләштерү үзәгендә Санкт Петербургның Сәнәгать предприятиеләре ассоциациясенең уртак утырышы булды, анда шәһәрнең иң зур сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Җыелышта докладчылар сыйфатында Сәнәгый сәясәт һәм инновацияләр буенча комитет рәисе М. С. Мейксин, Сәнәгатьчелекне үстерү фонды директоры Е.З. Шапиро һәм башка рәсми затлар катнашты. Хәзерге вакытта Ассоциация составына Санкт-Петербургтагы судно төзелеше, машина төзелеше, җиһаз төзелеше һәм электрон тармакларга караган 50дән артык зур предприятие, ВТБ банк, СПб вузларының ректорлар советы, Транспортчыларның һәм эшкуарларның тармакара берлеге, Эшләп табучыларның иҗат берлеге, Инженерия академиясе, инжиниринг компанияләре керә.

Чара барышында Р.Н. Вәлиуллин Татарстан Республикасының сәнәгый, инвестиция һәм туристлык потенциалына презентация үткәрде. Презентациядә катнашучыларга республикадагы иң зур предприятиеләр һәм аларның продукцияләре турында мәгълүмат җиткерелде, эш үзенчәлекләре һәм Татарстан Республикасындагы махсус икътисад зоналары хакында, шулай ук төбәктәге инвесторларга ярдәм итү турында сөйләделәр. Моннан тыш, презентациядән соң, Импорталмаш үзәгендәге Татарстан Республикасы стендында презентациядә катнашучылар Татарстандагы әйдәп баручы предприятиеләрнең продукциясе белән танышты һәм Даими вәкиллек хезмәткәрләре белән сөйләшүләр уздырылды.

Презентация тәмамлангач, Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге һәм Санк-Петербургның Сәнәгать предприятиеләре ассоциациясе белән хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелды. Килешүгә СПб СПА Президенты В.А. Радченко һәм ТР Даими вәкиле Р.Н. Вәлиуллин кул куйды. Бу инде Санкт-Петербургның эре эшлекле ассоциацияләре белән имзаланган өчен килешү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International