Татарстан Республикасы Лаеш районында медицина эшләнмәләрен стерильләштерү комплексы ачылды

2018 елның 9 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Лаеш районының Хәерби авылында Казан медицина эшләнмәләре заводы базасында Медицина инструментларын стерильләштерү комплексының 1 нче чираты ачылды. Чара барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының “НМИЦ Кардиологии” ФДБУ хирургия буенча генераль директор урынбасары, йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге җитәкчесе Ренат Акчурин, Россиякүләм иҗтимагый медицина сәнәгате советы рәисе Юрий Калинин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һ.б. катнашты.

Яңа комплекс ачылышында катнашып, Татарстан Республикасы Президенты медицина эшләнмәләрен стерильләштерү предприятиесенең сәламәтлек саклау өлкәсенә бик тә кирәк булуын ассызыклады. “Безнең өчен бик тә кирәкле, бер кулланыла торган медицина продукциясен стерильләштерү буенча эш тармагы барлыкка килә. Ул Казан медицина эшләнмәләре заводы өчен генә эшләмәячәк, медицина эшләнмәләре җитештерүче коллегалар да бар. Иң мөһиме, биредә алга таба медицинага бәйле яңа предприятиеләр булдыруга зур планнар бар. Без мондый проектлар бик әһәмиятле, дип саныйбыз”, – дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, ТР Президенты инвесторның үз проекты өчен муниципаль сәнәгать мәйданын сайлап алуын да уңай бәяләде. “Әлеге территориянең географик урнашуы уңайлы – автомобиль транспорты, аэропорт янәшә, шәһәр якында гына. Мин ышанам, бу – дөрес карар”, – дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Үзенең чыгышында атаклы хирург Ренат Акчурин билгеләп узганча, тәүлек дәвамында предприятие 120 кубометр күләмендә материал стерильләштерә ала. “Бу бик зур күләм, Татарстанны гына түгел, ә барча Идел буен һәм Россиянең бер өлешен тәэмин итү мөмкинлеген бирәчәк”, – дип өстәде ул. Татарстан Республикасында яңа эш тармакларын ачу һәм эшләтеп җибәрүнең нинди дә булса сәяси вакыйгаларга бәйле булмавын да ассызыклады. Белгеч фикеренчә, республика шул ягы белән Россия Федерациясе субъектларыннан нәтиҗәле аерылып тора.

Исегезгә төшерик, Казан медицина эшләнмәләре заводы проекты 2016 елда башланып китте. Хәерби авылының сәнәгать мәйданчыгы территориясендә медицина эшләнмәләре чыгару буенча тулы цикллы җитештерү үзәге төзелә башлады. Яңа комплекс пластик, резин, металл һәм электромеханик медицина материаллары, кораллары һәм җайланмаларын җитештерүгә, стерильләштерүгә һәм термолабиль төрләрен төргәкләүгә махсуслаша. Быел КМЭЗ Татарстанның дәвалау учреждениеләрен 100 миллион сумлык продукция белән тәэмин итәргә әзер. Фаразларга караганда, җитештерүне ел саен арттыру күләме 200 миллион сумнан артып китәчәк. 2020 елга җитештерү күләме елына 1,2 млрд сумга җитәчәк.

Белешмә өчен:

“Казан медицина эшләнмәләре заводы” ААҖ – Россиядә иң эре стоматология, микрохирургия буенча инструментлар һәм медицина билгеләнешендәге полимер эшләнмәләр җитештерүче. 5 меңнән артык төрдә медицина эшләнмәләре җитештерә, алар белән Россия базарларын, 40тан артык чит илне, шул исәптән АКШ, Италия, Израиль, Австрия, Португалия, Голландия, Тунис, Венгрия базарларын тәэмин итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International