21 март көнне КНИТУ-КАИның Яңа Технологияләрнең Алман-Россия Институты (ГРИНТ) бинасында Keysight Technologies (АКШ) компаниясе белән берлектә "КАИ-Keysight" автоматлаштырылган рәвештә проектлау системалары лабораториясен ачу тантанасы булды.
Әлеге тантанада сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов һәм КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов, шулай ук Keysight Technologies компаниясе вәкилләре катнашты.
Keysight Technologies компаниясе бөтен дөнья буйлап югары технологияләре компанияләрдә кулланыла торган контроль-үлчәм алу җайланмаларын, автоматлаштырылган рәвештә проектлау системаларын җитештерү буенча дөньякүләм танылган лидерларның берсе булып тора.
Лабораторияләрне тәэмин итү өчен Keysight Technologies компаниясе 52 урынга исәпләнгән тулы-функциональ САПР Keysight EEsof пакеты лицензияләрен тәкъдим итә, анда SystemVue, ADS, Genesys, EMPro, IC-CAP кебек танылган системалар да бар.
САПР Keysight EEsof радиоэлектрон, инфокоммуникацион аппаратура эшләү буенча үтәли цикл тәэмин итә – концепция төзү, система дәрәҗәсендәге вазыйфаларны эшләтү (SystemVue), ВЧ һәм СВЧ компонентлары һәм җайланмалары, югары тизлекле санлаштырылган модульләр (ADS) эшләү, басма платалар һәм конструкцияләр (Genesys) эшләү, күләмле модельләштерү эшләре уздыру, уникаль 3Д электромагнит һәм температура анализы ясау.
"КАИ-Keysight" лабораториясе базасында студентларны бакалавриатның, специалитетның, магистратураның барлык профильле юнәлешләре буенча әзерләү, югары технологияле предприятиеләр – КНИТУ-КАИның стратегик партнерлары өчен белгечләрне яңадан укыту һәм аларның квалификациясен күтәрү курслары оештыру, фәнни тикшеренүләр һәм эшләр уздыру планлаштырыла. Боларның барысы да формалашып килүче санлаштырылган икътисад өчен киләчәк системаларын эшләүдә иң заманча, куәтле коралларга ия булган белгечләрне әзерләү буенча база тәэмин итүдә зур ярдәм булып тора.
Россия Сәнәгать министрлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 30 декабрендәге 1312 номерлы карары белән расланган Кагыйдәләргә ярашлы рәвештә Россия оешмаларының комплекслы инвестиция проектларын тормышка ашыруы кысаларында, әлеге оешмаларга гражданлык сәнәгатенең өстенлекле юнәлешләре буенча фәнни-тикшеренү һәм сынау-конструкторлык эшләрен уздыруга киткән чыгымнарының бер өлешен компенсацияләү өчен федераль бюджеттан субсидияләр бирү буенча оешмаларны сайлап алуны тәэмин итү максатларында Технологик юнәлешләр исемлеген формалаштыру өчен тәкъдимнәр җыю вакытын озынайта.
Тәкъдимнәрне җыю 2018 елның 01 апреленә кадәр Сәнәгатьнең дәүләт мәгълүмат системасында гамәлгә ашырылачак, түбәндәге адрес буенча: https://gisp.gov.ru/cabinet/org/request/tn/?add=1&year=2018 (системадан яңа файдаланучыларга теркәлү узарга кирәк).
Белешмә өчен мәгълүмат: ksenofontov@minprom.gov.ru; sobolevskiy@minprom.gov.ru
Ксенофонтов Олег Викторович, тел. +7 (495) 632-88-05;
Соболевский Павел Сергеевич, тел. +7 (495) 632-84-69;
Мәсьәләләр буенча электрон почтага мөрәҗәгать итү кулайрак.
2018 елның 01 апреленнән соң килгән тәкъдимнәр каралмаячак.
"Татнефть" компаниясенең Норматив-тикшеренү эшләре үзәге "Россиянең иң яхшы 100 предприятиесе һәм оешмасы" Россиякүләм конкурсында җиңүче булды һәм "Иң яхшы инновацияле предприятие" һәм "Иң яхшы фәнни-тикшеренү предприятиесе" номинацияләрендә дипломга лаек булды.
Дипломнар "Инновацияләр һәм үсеш" Халыкара Форумы тарафыннан оештырылган XLVIII фәнни конференция кысаларында тапшырылды.
"Инновацияләр һәм үсеш" форумы инновацияләр һәм иҗтимагый эшчәнлекнең төрле өлкәләрендәге үсеш мәсьәләләрендә халыкара фәнни һәм эшлекле хезмәттәшлекне җәелдерү; Россия икътисадындагы төрле тармакларда технологияләрне һәм фәнсыешлы продукцияне эчке һәм тышкы базарларга чыгару һ.б. максатларда уздырыла.
"Вакууммаш" заводы илнең оборона сәләтлелегенә җитди өлеш кертте. Бу хакта бүген предприятиегә булган визиты барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Чарада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һ.б. катнашты.
Президент предприятиенең эш мәйданнарын, яңа станокларны карады, вакуумлы җайланма җитештерү процессы белән танышты. "Вакууммаш" АҖ җитәкчесе Рөстәм Миңнехановка Россиядәге һәм чит илләрдәге партнерлар белән берлектә тормышка ашырыла торган өстенлекле проектлар турында сөйләде.
Шулай ук Татарстан Президенты предприятие хезмәткәрләре белән аралашты һәм аларның сорауларына җавап бирде. Хәзерге вакытта укуын предприятиедә эшләү белән бергә алып бара торган КНИТУ-КХТИ вакуум техникасы кафедрасы аспиранты ТР Президентына, һөнәрне популярлаштыру өчен, ел саен "Ел инженеры" премиясен тапшыру идеясен хупларга тәкъдим итте. "Әгәр сез рөхсәт бирсәгез, ул чакта безнең вуз аны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә тормышка ашырырга әзер", – диде ул.
"Мин тулысынча хуплыйм. Минем юристларның, икътисадчыларның, филологларның һәм башкаларның ролен түбәнсетәсем килми, ләкин инженер – ул берникадәр башкача. Минем дә инженер белемем бар, ул тормышта теге яки бу мәсьәләләрдә юнәлеш алырга ярдәм итә. Шуңа күрә инженерның абруе һәм сез тәкъдим итә торган форма бик урынлы булачак", – дип җавап бирде Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримовка әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнергә кушты.
Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов республика икътисадының базисы – өстәлгән бәя булдырыла торган сәнәгать предприятиеләре ул, дип билгеләде. "Вакууммаш" АҖ – шундыйларның берсе.
"Ни өчен сез конкурентлы – чөнки сездә кафедра бар, сездә эшләнмәләр үзәге бар, сезнең чит ил партнеры бар. Могҗизалар булмый. Сез үз даирәгездә генә дә йомылырга мөмкин идегез. Сез бик тә әһәмиятле булган объектларда эшлисез, ә бу югары профессионаллык һәм сезнең осталык. Сездә тормышка ашырылган технологик чишелешләр мине таң калдырды. Бу бик тәэсирләндерә", – дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.
"Татар-Информ" МА материаллары нигезендә
2018 елның 15 мартында Казан шәһәрендә "Энергия-нәтиҗәлелек һәм энергияне сак куллану" XVIII халыкара симпозиумы кысаларында Казан дәүләт энергетика университеты мәйданчыгында Яшьләр көне узды.
Яшьләр көне күләмле эш программасы белән тулыландырылган иде. Беренче мәртәбә энергетика тармагындагы яшьләр советының утырышы булды, анда энергетика бергәлегенең актив вәкилләре катнашты. "Галстуксыз очрашу" булды, анда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, "Татэнерго" АҖ генераль директоры урынбасары – техник директор Илшат Галимҗанов, корпоратив сәясәт буенча генераль директор урынбасары Роман Булатов, "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Энергия саклау технологияләре үзәге" ДАУ директоры Евгений Мартынов катнашты.
"Безнең очрашу, чыннан да, профессионал бергәлекләрнең туплану урынына әверелде. Болар – коммерциясез оешмалар, белем бирү йортлары, дәүләт компанияләре, хосусый компанияләр, алар нәтиҗәдә биредә тематик юнәлешләр кысасында балалар тарафыннан эшләнүче тәҗрибәне куллана, шулай ук без эшкә урнаштыру һәм стажировкалар узу мөмкинлеген дә бирәбез", – дип билгеләде Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов.
Очрашу барышында мәгарифне санлаштыру өлкәсендәге темалар да күтәрелде, экспертлар сәнәгатьне санлаштыру мәсьәләләрендә яңа трендлар, энергия компанияләренең күләмле проектлары турында һәм дүртенче сәнәгать революциясе шартларында әйләнә-тирә дөньяның ни рәвешле үзгәрүе турында сөйләште. Студентлар актив рәвештә сораулар яудырды һәм тәкәллефсезлек шартларында тулы җаваплар алды.
Моннан тыш, "Без энергетика нәтиҗәлелеген сайлыйбыз" конкурсында җиңүчеләрне энергияне саклау өлкәсендәге иң яхшы идеяләр һәм эшләнмәләр һәм "Бизнес-энергия" мәгариф квест-проекты өчен тантаналы шартларда бүләкләү булды.
Яшьләр көне КДЭУның фәнни лабораторияләре һәм сыйныфлары буйлап таныштыру экскурсиясе белән тәмамланды.
Казандагы ҖЭҮ-2 модернизацияләү җылылык-электр үзәге эшенең нәтиҗәлелеген хәйран арттырырга мөмкин иткән. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген энергетика предприятиесендә эшләүчеләр белән очрашу барышында сөйләде.
ТР Президенты билгеләгәнчә, ышанычлы рәвештә энергия белән сакчыл эш итү – ул төбәкнең үсеш нигезе. "Бездә индустриаль республика, шуңа күрә дә энергетика, нефть химиясе, машина төзелеше өлкәсендә җитди проектлардан башка без Татарстанны күрмибез", – диде ул.
ТР Президенты төгәл җайга салынган эш өчен хезмәт коллективына рәхмәт белдерде. "2017 елгы саннар нәтиҗәлелек, табыш, башка позитив күрсәткечләр, энергиянең бер киловаттына шартлы җылылык сарыфы, башкаланы һәм бездәге башка шәһәрләрне җылы белән тәэмин итү эшен чагылдыра. Бу эш сезнең тарафтан системалы рәвештә алып барыла", – диде ул.
ТР Президенты сүзләренә караганда, "Татэнерго" компаниясе бүген куәтләрне модернизацияләү буенча зур эш башкара. Планнарда – Зәй ГРЭСын техник яктан яңарту. "Мин ышанам, бездәге тәҗрибә һәм эшли белү аркасында, безнең теләктәшлек белән без әлеге җитди мәсьәләләрне хәл итә алачакбыз", – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Предприятиедәге хезмәткәрләрнең берсе Президентка күмерне газ ягулыгына алмаштыруга кагылышлы сорау бирде. "Казанның ҖЭҮ-2 хәзер бар яклап торак йортлар белән әйләндереп алынган. Экологик торышны яхшырту һәм эш тармагындагы икътисадый нәтиҗәлелекне арттыру өчен безнең станциягә резервлы газүткәргеч проекты кирәк", – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәләне турыдан-туры газ китерүчегә – "Газпром трансгаз Казань" компаниясе гендиректоры Рәфкать Кантюковка юллады.
"Бүгенге көндә сезнең әле тагын 700 млн кубометрга арту мөмкинлегегез бар, – дип сөйләде Кантюков. – Без Миңлебай-Казан газүткәргеченең беренче өлешен үзгәртеп кордык. Узган елда "Богородское" АГБС эшләтеп җибәрдек. Быел "Черниково" ГБС төзелешен тәмамларга җыенабыз".
Татарстан Президентына шулай ук республика предприятиеләрендәге яшь хезмәткәрләр өчен эшче һөнәрләрнең республика чемпионатын оештырырга тәкъдим иттеләр, бу хезмәткәрләрнең күпчелеге яшь чикләмәләре булуга бәйле рәвештә WorldSkills чемпионатында катнаша алмый.
"Чемпионат шартларына килгәндә, әйе, 22 яшькә кадәр. Ләкин тармак чемпионатлары бар, тагын бер, 28 яшь белән чикләнә торган чемпионат бар. Һәм сез әйтә торган республика чемпионатын оештыру өчен дә мөмкинлекләр бар, бернинди дә авырлык юк. Минем уйлавымча, без моны эшләргә әзер", – дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
В.Е. Алемасов исемендәге ТР дәүләт премиясен (яшь галимнәр өчен инженерия фәннәре өлкәсендәге премия) бирү комитеты 2018 елгы премияне алырга теләүчеләр өчен эшләр кабул итә башлау турында хәбәр итә.
Премия инженерия фәннәре өлкәсендәге алдынгы фәнни казанышлар һәм фәннең һәм сәнәгатьнең өстенлекле тармакларын үстерүгә керткән зур өлеш өчен, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан фәнни оешмаларда, сәнәгый предприятиеләрдә яки мәгариф оешмаларында тикшеренүләр алып баручы яшь (35 яшькә кадәр) галимнәргә бирелә.
Премия алырга теләүчеләрнең материаллары Кандидатларны күрсәтү, эшләрне тапшыру һәм материалларны рәсмиләштерү тәртибенә туры китереп рәсмиләштерелгән булырга тиеш, әлеге Тәртип белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе сайтында танышырга була (http://www.antat.ru/ru/competitions/alemasov/).
Эшләр ТР Фәннәр академиясе канцеляриясендә 1 майга кадәр кабул ителә һәм теркәлә (42011, Казан, Бауман ур., 20, 114 бүлмә, т.: (843) 292-02-72). Белешмәләр түбәндәге телефон буенча: (843) 292-52-04, email: nio_anrt@bk.ru
Бүген Казан вертолет заводында яңартылган гальваник эш тармагын ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, "Вертолеты России" холдингы генераль директоры Андрей Богинский, Казан вертолет заводы генераль директоры Юрий Пустовгаров катнашты.
"РФ Хөкүмәте, "Ростех" корпорациясе һәм "Вертолеты России" холдингы ярдәме белән Казан вертолет заводын тирәнтен модернизацияләү проекты тормышка ашырылды", – диде Рөстәм Миңнеханов.
"Иң мөһиме, заказлар булсын. Казан вертолет заводы теләсә нинди бурычларны хәл итәргә сәләтле, ул бүген иң заманча эш тармагы булып тора. Әлеге эш тармагының тулы куәтенә эшләве безнең өчен бик мөһим. Биредә менә дигән коллектив, шәп кешеләр. Без сезне предприятиегез тарихындагы әһәмиятле вакыйга белән тәбрик итәбез. Мин, "Вертолеты России"нең директорлар советы әгъзасы буларак, алга таба да үзебезнең мәнфәгатьләрне яклаячакмын", – дип ассызыклады ТР Президенты.
"Вертолеты России" холдингы гендиректоры Андрей Богинский Татарстан җитәкчелегенә теләктәшлек күрсәткәне һәм кыска срокларда яңа эш тармагы төзү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. "Яңа эш тармагы ярдәмендә безгә бракны киметү, ышанычлылык дәрәҗәсен арттыру мөмкин булачак", – дип аңлатты ул.
Модернизация кысаларында 12957,5 кв.м мәйданлы яңа корпус төзелгән, анда гальваник һәм лак-буяу өслеген ясау бүлмәләре урнашкан, элек алар аерым корпусларда булган. Берләштерү хисабына эш урынының мәйданы 27%ка кимегән. Критик дәрәҗәдә әһәмиятле эш урыннарында тузган технологик җиһазлар алмаштырылган, шулай ук әйләнә-тирә мохиткә зыянлы ташландыклар күләме киметелгән.
Яңа гальваник эш тармагы 6 автоматик һәм 2 кулдан эшләү линиясеннән тора, хәзерге вакытта алар эшкәртелүче металл типлары буенча тупланган. Автоматик линияләрдәге җиһазлар КВЗ техник биреме нигезендә AquacompHard компаниясе тарафыннан әзерләнгән.
Эш тармагын автоматлаштыру технологик процессларны оптимальләштерү, контрольне автоматлаштыру һәм параметрларны җайга салу хисабына җитештерү циклын 15%ка кыскарту, шулай ук ясала торган өслекләрнең сыйфатын арттыру һәм процесс белән кеше идарә итү факторын юкка чыгару хисабына, кабат-кабат өслек ясау исәбен 40%ка киметү мөмкинлеген биргән.
Шулай ук бүген Казан вертолет заводында "Ансат" беренче медицина вертолетын Дәүләт транспорт лизинг компаниясе белән яңа контракт буенча тапшыру тантанасы да булды. 2018 елның беренче яртысында КВЗ заказчыга тагын 11 машина бирергә планлаштыра. Узган елда КВЗ Дәүләт транспорт лизинг компаниясенә медицина модификациясендәге алты "Ансат" вертолетын тапшырган. Быел заказ күләме 12 машинага җиткән. Тулаем алганда, "Вертолеты России" холдингы Дәүләт транспорт лизинг компаниясен төрле типтагы 31 вертолет белән тәэмин итәргә планлаштыра.
14 март көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан мотор төзү-җитештерү берләшмәсенә эшлекле визит ясады. Сәфәре барышында ул предприятиедәге агымдагы эшчәнлек белән танышты, шулай ук завод коллективы белән очрашты. Предприятиене карауда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов та катнашты.
ТР Президенты эш цехларының берсен карады, чыгарыла торган продукция үрнәкләре белән танышты. "КМПО" АҖ генераль директоры Дамир Кәримуллин Рөстәм Миңнехановка заказлар санын арттыру һәм заводта тормышка ашырылачак яңа проектлар буенча планнар турында сөйләде. Әйтик, предприятиенең энергия-нәтиҗәлелеген тәэмин итү эше кысаларында КМПО территориясендә газ-турбина энергия җайланмасын төзү планлаштырыла. Аны 2019 елда эксплуатациягә кертү күздә тотыла. Әлеге проектны тормышка ашыру энергиясаклагычларга булган чыгымнарны киметеп, төрле тармакларда куллану өчен үзебездәге энергия чыганаклары проектларын "под ключ" тормышка ашыру принципларын эшләү мөмкинлеген бирәчәк.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук мотор төзүчеләр белән аралашты, яңа эшләнмәләрнең эш тармагын диверсификацияләүгә яңа мөмкинлекләр бирәчәк, предприятиенең перспективаларын арттырачак, дип билгеләде. "Шуңа күрә дә заводның заказлары булу һәм аның үсеш алуы бик мөһим, – диде ТР Президенты. – Ил өчен хәзерге вакытта үзенең сәнәгатен җәелдерү бик мөһим".
2018 елның 20 мартыннан 23енә кадәр Мәскәүдә "Экспоцентр" үзәгендә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә оештырыла торган "Тукыма һәм җиңел сәнәгать буенча Россия атнасы" конгресс-күргәзмә чарасы узачак.
Чара Россиядә өченче мәртәбә уздырыла һәм алдынгы биш махсуслаштырылган күргәзмәне үз эченә ала:
- "Инлегмаш" (җиңел сәнәгать өчен җиһазлар),
- "TechtextilRussia" (сүс нигезендәге материаллар, чимал, продукция),
- "Интертукыма-2018.Яз" (тукымалар һәм тукыма материаллары, фурнитура),
- "ИнтерьерТекс" (интерьерлар һәм өй өчен тукыма),
- "Аяк киеме. Күн дөньясы (аяк киеме, күн эшләнмәләре).
"Легпромфорум-2018" V халыкара җиңел сәнәгать форумы "Тукыма һәм җиңел сәнәгать буенча Россия атнасы-2018" эш программасының бер өлеше булачак: "Җиңел сәнәгать-2018. Яңару. Җиңел һәм тукыма сәнәгате товарларын күрсәтү өлешендә яңа инициативалар. Булышлык күрсәтүдән һәм стимуллаштырудан – тотрыклы үсешкә", пленар утырышлар, конференцияләр һәм Федерация Җыены, Дәүләт Думасы, Россия Сәүдә-сәнәгать министрлыгы, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, ФТС, ЕЭК вәкилләре, төбәкләрдәге башкарма хакимият органнары, тармактагы алдынгы предприятиеләрнең, тармактагы фәнни, белем бирү оешмаларының җитәкчеләре, ММЧ катнашында түгәрәк өстәлләр сериясе.
"Тукыма һәм җиңел сәнәгать буенча Россия атнасы-2018" "Мәскәүдә Мода атнасы. Россиядә эшләнгән" чарасы белән бер вакытта узачак (2018 елның 20-25 март көннәре, Мәскәү, Гостиный Двор) һәм бай эш программасын һәм Россиядәге һәм чит илдәге әйдәп баручы дизайнерларның показларын "Экспоцентр" һәм "Гостиный Двор" мәйданчыкларында берләштерәчәк.
Чара тукыма һәм җиңел сәнәгать казанышларын күрсәтү буенча һәм Евразия икътисадый союзы илләренең, аларның инновацияле һәм технологик потенциалын, шулай ук тармакны алга таба үстерү чараларын күрсәтү буенча Россиянең алдынгы күргәзмәләр мәйданына әверелүгә йөз тота.
"Легпромфорум-2018" пленар утырышы түбәндәге адрес буенча узачак: Мәскәү ш., Краснопресненская набережная, 14, "Экспоцентр" ҮКК, 2 нче павильон, "Зәңгәр зал", 12.00-15.00 сәгатьләрдә. Тулырак мәгълүмат www.textileweek.ru сайтында урнаштырылган.
Чара турында өстәмә мәгълүмат алу өчен Чараның оештыру комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Элемтә өчен: Ульянов Игорь Викторович, тел.:+7(495)280-15-48, электрон почта адресы: info@souzlegprom.ru.