Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов рәислегендә ТРда сәнәгый продукциянең законсыз әйләнешенә каршы көрәш комиссиясенең Татарстан Республикасында сатыла торган бензинның һәм дизель ягулыгының сыйфат мәсьәләсенә багышланган чираттагы утырышы булды.
Очрашу барышында комиссиядә катнашучылар Татарстан Республикасында сатыла торган мотор ягулыгының сыйфатын тикшерүдә тоту буенча уздырыла торган эш нәтиҗәләрен карады. “ТЭР рациональ файдалану идарәсе” ГБУ башлыгы урынбасары Шамил Гомәров һәм “Татнефть-АЗС Центр” ҖЧҖ директоры Вячеслав Чичковның чыгышлары тыңланды.
“ТЭР рациональ файдалану идарәсе” ГБУ башлыгы урынбасары Шамил Гомәров республикада сатыла торган мотор ягулыгының сыйфатын яхшырту буенча уздырылучы чаралар турында сөйләде һәм аның торышына кагылышлы динамиканы күрсәтте. Әйтик, 2005 елда алынган пробаларның 22% артык өлеше сыйфат таләпләренә җавап бирмәгән булса, бүгенге көндә әлеге күрсәткеч 3-3,5% тәшкил итә.
Нефть һәм газ продуктлары сату өлкәсендә республикадагы әйдәп баручы компанияләрнең берсе булган “Татнефть-АЗС Центр” ҖЧҖ директоры Вячеслав Чичков “Татнефть” ГАҖ АЗС нокталарында сатыла торган ягулыкның сыйфатын контрольдә тоту буенча уздырылган эшнең бөтен чылбырын тәкъдим итте.
Утырыш йомгаклары буенча комиссия әгъзалары әлеге оешмаларның эш нәтиҗәләре уңай булуын билгеләде һәм алга таба да АЗС сатыла торган ягулык сыйфатын яхшырту юнәлешендә эшләргә киңәш итте.