ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 9-12 сентябрендә "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә Тимер коючыларның XIV халыкара съезды һәм "Тимер кою-2019" халыкара күргәзмәсе узачак.

Чараны Россия тимер коючылар ассоциациясе, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә Россия тимер коючылар ассоциациясенең Татарстан Республикасы бүлеге оештыра.

Съездның бай эчтәлекле программасы пленар һәм секция утырышларын үткәрүне үз эченә ала. Секцияләр эше өч юнәлеш буенча башкарылачак:

  • 1 нче секция: "Кою эретмәләре"
  • 2 нче секция: "Формалар һәм саплар ясау"
  • 3 нче секция: "Махсус кою төрләре"

Съездда катнашучылар өчен шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләренең җитештерү мәйданчыкларын карау да планлаштырылган:

  • КАМАЗ "ГАҖ"
  • "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ
  • "Казанькомпрессормаш" ААҖ

Тимер коючыларның XIV халыкара съезды рәсми рәвештә 10 сентябрьдә 9:00 сәгатьтә ачылачак. Барлык белгеч-тимер коючыларны чарада катнашырга чакырабыз!

Тулырак мәгълүматны сез әлеге сылтама буенча ала аласыз.

Программа


7
сентябрь, 2019 ел
шимбә

Бүген Казан шәһәренең Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы территориясендә энергияне саклау һәм экология буенча шәһәркүләм гаилә бәйрәме форматында #ВМЕСТЕЯРЧЕ-2019 фестивале узды.

Татарстан Республикасы 2016 елдан – нигез салынган вакытыннан башлап Бөтенроссия фестивален уздыруга теләктәшлек белдерә.

Парк территориясендә төрле яшьтәге кешеләр өчен акыллы энергия куллану һәм ресурсларга сак караш мәсьәләләренә багышланган күңел ачулы тематик зоналар оештырылды. Бу интеллектуаль уенлы мәйданчыклар да, балалар өчен мастер-класслар һәм спектакльләр, мавыктыргыч бию батлы, шулай ук күргәзмә мәйданчыклары да: "Энергоэффектив технологияләр бульвары", ГОЭЛРОның 100 еллыгына һәм WorldSkills багышланган фотокүргәзмәләр.

Шулай ук бәйрәмдә ягулык-энергетика комплексы компанияләре арасында мини-футбол буенча турнир да булды. Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 нче урын – "ТГК - 16" АҖ, 2 нче урын – "Татэнергосбыт" АҖ, 3 нче урын † "Татэнерго" АҖ.

Паркка керү юлында газ-мотор техникасы берәмлекләре презентациясе булды – җиңел транспорт үрнәкләре: Лада Веста һәм Лада Ларгус, шулай ук йөк һәм авыл хуҗалыгы техникасы: узышчы КАМАЗ-мастер, Беларусь тракторлары куелган иде. Шунда ук белгечләр барлык кызыксынучыларга техниканы яңадан җиһазландыру мөмкинлекләре һәм сатып алу буенча консультацияләр дә үткәрде.

Бәйрәмне ачу тантанасы энергокомпания хезмәткәрләре һәм студент-яшьләр катнашында флешмоб үткәрү белән истә калды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры:

"Без республикада #ВместеЯрче Бөтенроссия фестивален бергәләп дүртенче тапкыр уздырабыз. Хөкүмәт энергияне саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирә һәм киләчәктә дә зур игътибар бирәчәк. Республика тулай продукт күләме буенча Россиянең алдынгы төбәкләренең берсе булып тора, шуңа күрә энергетика – безнең икътисадның һәм сәнәгатьнең "кан тамыры системасы". Моннан тыш, яшь буынны энергоресурсларны сакчыл һәм акыллы куллануга җәлеп итү дә мөһим".

Моннан тыш, фестиваль территориясендә "Леруа Мерлен" һәм "Мегастрой" сәүдә компанияләре тарафыннан кызгыч лампаларны светодиодлы яктырткычларга алмаштыру пунктлары оештырылды.

Бәйрәм 15 меңнән артык кешене җыйды һәм шәһәр фонарьлары һәм яшь башкаручылар музыкасы белән тәмамланды.


6
сентябрь, 2019 ел
җомга

"ТАНЕКО" комплексы базасында нефть эшкәртү һәм нефть химиясе предприятиеләренең баш белгечләре советының күчмә утырышы узды. Чарада Россиянең эре нефть, химия һәм газ компанияләре метрологлары һәм экологлары катнашты.

Киңәшмәдә катнашучыларга комплексның төп җитештерү җайланмаларын күрсәттеләр, аеруча игътибар табигатьне саклау объектларына бирелде.

Делегация әгъзаларында "ТАНЕКО"ның чистарту корылмалары аеруча зур кызыксыну уятты. Бүгенге көндә алар Россиянең нефть эшкәртү өлкәсендә иң заманча технологияләрнең берсе булып тора. Агынты суларны чистартуның кайбер күрсәткечләр буенча нәтиҗәлелеге 99,9% тәшкил итә. Кунаклар экологик мониторинг системасын да югары бәяләде, аның кысаларында пычраткыч матдәләрнең стационар чыганаклары автоматик үлчәү һәм исәпләү чаралары белән җиһазландырыла.

Чараның секция дәресләрендә "Татнефть" компаниясендә нефть-газ эшкәртүне үстерү, шулай ук "ТАНЕКО"да цифрлы технологияләр кертү турында мәгълүмат тәкъдим ителде. Киңәшмә барышында баш экологлар һәм метрологлар эш тәҗрибәсе белән алмашты, проблемалар, шулай ук аларны хәл итү юллары турында фикер алышты.

"Татнефть" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча

5 сентябрьдә Казанда "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ Директорлар советы рәисе, "ТАИФ" АҖ генераль директоры Руслан Шиһабетдинов җитәкчелегендә "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ Директорлар советы утырышы узды.

Көн тәртибе буенча утырышта 2019 елның 6 ае эчендә предприятиенең арадаш бухгалтерлык (финанс) хисаплылыгы нәтиҗәләре, шулай ук 2019 елга капиталь кертемнәр планын үтәү һәм капиталь кертемнәрне финанслау нәтиҗәләре каралды.

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында керем 90 миллиард 563 миллион сум тәшкил иткән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, үсеш 3 миллиард 59 миллион сум тәшкил иткән.

Утырыш барышында Директорлар советы әгъзалары шулай ук 2019 елга "Нижнекамскнефтехим" ГАҖнең капитал салулар һәм капитал салуларны финанслау планына үзгәрешләрне карады һәм раслады.

"Нижнекамскнефтехим" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча


5
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бу хакта бүген матбугат конференциясендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов белдерде.

"Быел без махсус газ-мотор техникасы күргәзмәсе әзерләдек, анда теләгән һәркем транспортны экологик яктан чиста газ ягулыгына яңадан җиһазландыру буенча кызыксындырган сорауларны бирә алачак. Күргәзмә бәйрәм уздырылган көнне Горький исемендәге паркка керү юлдында урнашачак. Шул рәвешле, без, экологиягә һәм табигатьне саклауга йогынтыны исәпкә алып, энергия саклау һәм акыл белән куллану турында сөйләшәбез", – дип ассызыклады Алмаз Хөсәенов.

"Бәйрәм энергия ресурсларын куллануның дөрес культурасын булдыруга, татарстанлыларның яңа буынын энергия һәм җылылык энергиясен куллануга һәм аңлы рәвештә сарыф итүгә карата сакчыл карарга өйрәтүгә юнәлдерелгән", – дип аңлатты КДЭУның өзлексез белем бирү буенча проректоры Владимир Ильин.

"#Вместе Ярче дигән шәһәр фестивале шимбә көнне узачак, ул энергиядән акыллы куллануга өйрәтү буенча еллык эшнең финал ноктасы булып тора. Татарстанның энергия предприятиеләре ел дәвамында мәктәп укучылары, яшьләр һәм гомумән халык белән тыгыз эш алып бара", – дип ассызыклады "Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре берлеге" төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Айдар Сәгытдинов.

Шулай итеп, яшьләр лидерлары мәктәпләргә чыгып, сыйныфларда энергияне дөрес куллану турында сөйли, студентлар өчен предприятиеләрдә Ачык ишекләр көннәре оештырыла, компанияләр экология һәм энергия куркынычсызлыгы буенча дәресләр, шул исәптән балалар лагерьларында җәйге ял вакытында да, үткәрә.

Шәһәр халкын һәм кунакларны 7 сентябрь көнне 11.00 сәгатьтән 20.30 сәгатькә кадәр күңел ачулы интеллектуаль уеннар һәм спорт ярышлары, "Энергоэффектив технологияләр бульвары" күргәзмәсе, тематик балалар мастер-класслары һәм спектакльләре, гаилә спорт бәйрәме, шәһәрнең иң яхшы кавер-төркемнәре һәм диджейларының чыгышлары, тамаша бию батлы, шулай ук традицион кызгыч лампаларны энергия саклаучы лампаларга алмаштыру акциясе (гаиләнең һәр әгъзасы кулына бер лампочкадан артык түгел) көтә.

Керү ирекле.

Фестиваль картасы 


4
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген республиканың сәнәгать җәмәгатьчелеге өчен семинар узды, анда гамәлдәге дәүләт ярдәме чаралары һәм ярдәм итүнең базар инструментлары турында сүз барды. Киңәшмәне министр урынбасары Алмаз Хөсәенов үткәрде.

Төп инструментларның берсе Сәнәгатькә ярдәм итү фонды аша тормышка ашырыла. Россия Федерациясе Сәнәгатьне үстерү фондының консультацион ярдәм буенча идарә башлыгы Анна Симановская беренче булып чыгыш ясады һәм болай дип билгеләп узды:

Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды сәнәгатьне үстерүнең төбәк фонды буларак билгеләнгән һәм аңа сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә вәкаләтләр бирелгән. Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы РФРП белән берлектә "Үсеш проектлары"һәм "Комплект әйберләр" программалары буенча инвестицион проектларны финанслый.

2019 елда "Татнефть-Пресскомпозит" ҖЧҖ ФҖП линиясе буенча проектларны ташламалы финанслауның яңа программасыннан файдаланган һәм "Сәнәгатьне цифрлаштыру" программасы буенча 25 млн.сум күләмендә займ җәлеп иткән. Компаниядә ERP кертү проекты җитәкчесе Азат Гобәйдуллин нәтиҗәләр һәм үсеш планнары турында сөйләде.

Үз чиратында, "ИТ-парк” югары технологияләр өлкәсендәге технопарк" ДАУ вәкиле Татьяна Игуменцева "Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" илкүләм программасының "Цифрлы технологияләр" федераль проектында каралган ярдәм чаралары турында сөйләде. Аерым алганда, e-digital.tatar порталы эшли, ул әлеге программаны гамәлгә ашыру буенча предприятиеләргә мәгълүмати ярдәм күрсәтү өчен махсус булдырылган.

"Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча предприятиеләр белән алып барыла торган эш турында "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге" дәүләт автоном учреждениесеннән Владислав Бурдиков сөйләде, ул компетенцияләрнең төбәк үзәге булып тора.

Аның чыгышын "ТАСМА ФҖП" ҖЧҖ маркетинг буенча директор урынбасары Виктор Носов тулыландырды. Агымдагы елда "ТАСМА ФҖП" ҖЧҖ "Хезмәт җитештерүчәнлеге" ФҖП программасы буенча ташламалы займ алган, шул исәптән компания хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү корпоратив программасын эшләгән һәм раслаган.

"Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проекты – Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы линиясе буенча 2019 елдан 2024 елга кадәр гамәлгә ашырыла торган тагын бер илкүләм проект.  Гамәлдәге түләүсез консультация ярдәме чаралары, максатчан күрсәткечләр һәм яңа экспорт базарларына чыкканда ярдәм итү турында җитештерүчеләргә "РЭЦ" АҖ Идел буе федераль округы буенча территориаль бүлек җитәкчесе Николай Ереев һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан әлеге илкүләм проектның координаторы Рамилә Мөхетдинова җентекләп сөйләде.

Предприятиеләрне үстерү өчен гамәлдәге дәүләт финанс ярдәме чаралары һәм гамәлдәге базар инструментлары спектры берничә эксперт тарафыннан тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының бүлек башлыгы Диана Егорова Россия Федерациясенең сәнәгый сәясәт турындагы законына махсус инвестицион контрактларны (СПИК) җайга салу өлешендә үзгәрешләр кертүгә басым ясады, шулай ук дәүләт ярдәменең әлеге механизмының һәм эшләнелә торган капитал салуларны яклау һәм бүләкләү турында закон проектының (СЗПК) төп характеристикалары күрсәтелде.

Республикада инвестиция проектларына дәүләт ярдәме чаралары турында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкиле Юлай Миңнуллин сөйләде.

Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Тимур Тимергалиев КУЭ субъектларына кредит һәм башка финанс ресурсларына керү мөмкинлеген тәэмин итү турында сөйләде, хәзерге вакытта Татарстанда Россиядә дәүләт чаралары белән онлайн-кредит бирүнең беренче тәҗрибәсе гамәлгә ашырыла, дип ассызыклады.

Россия Банкының Идел-Нократ Дәүләт идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлеге вәкиле Зөфәр Шаһиев предприятиеләр эшчәнлеген финанслауның өстәмә чыганагы – облигацион бурыч алулар турында сөйләде.

Бизнес өчен әлеге финанслау чыганагының өстенлекләре арасында – киң даирә инвесторларга чыгу нәтиҗәсендә бер кредиторга бәйле булмау. Шулай ук предприятиеләр займ параметрларын да мөстәкыйль сайлау мөмкинлегенә ия: күләме һәм эмиссия вакыты, процент ставкасы, эшкә тоту һәм түләү шартлары. 

Моннан тыш, белгечләр тарафыннан сәнәгатьтәге инвестицион килешүләр һәм лизинг программаларының өстенлекләре буенча аңлатмалар бирелде.

Семинар буенча ачыклаучы сорауларны сәнәгатьтәге инвестицион программаларны алып бару бүлегенә җибәрергә мөмкин mpt.invest@tatar.ru

Семинар материаллары:

1.­ Сәнәгатьне үстерү фонды – Сәнәгатьне үстерү фондының консультация ярдәме буенча идарә башлыгы Симанова Анна Олеговна чыгышы

2. Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды – Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының проект алды анализы һәм экспертиза бүлеге башлыгы Захарова Ольга Эдуардовна чыгышы

3. Татарстан Республикасында "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проектын гамәлгә ашыру – "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Энергияне сак тоту технологияләре үзәге" дәүләт автоном учреждениесенең хезмәт җитештерүчәнлеген анализлау һәм фаразлау бүлеге башлыгы Бурдиков Владислав Петрович чыгышы

4. "Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проекты– Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының аналитик бүлек башлыгы урынбасары Мөхетдинова Рамилә Әл-Кезар кызы чыгышы

5. Россия экспорт үзәге (чимал булмаган экспортка ярдәм итү дәүләт институты) – "РЭЦ" АҖ Идел буе федераль округы территориаль бүлекчәсе җитәкчесе Ереев Николай Викторович чыгышы

6. Татарстан Республикасында инвестиция проектларына дәүләт ярдәме чаралары– Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Икътисадый анализ һәм проект идарәсе бүлеге башлыгы Миңнуллин Юлай Рим улы чыгышы

7. Махсус инвестицион контрактлар (СПИК)

8. Цифрлы инициативаларга ярдәм итү чаралары– "ИТ-Парк" югары технологияләр өлкәсендә технопарк" ДАУ Тышкы элемтәләр һәм маркетинг департаменты җитәкчесе Игуменцева Татьяна Владимировна чыгышы

9. Татарстан Республикасы Гарантия фонды – Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Тимергалиев Тимур Фәрит улы чыгышы

10. "Татарстан Республикасының Региональ лизинг компаниясе" ҖЧҖ – "Татарстан Республикасының Региональ лизинг компаниясе" ҖЧҖ генераль директоры Сираҗиев Равил Раид улы чыгышы

11. Корпоратив облигацияләр, облигацияле займ механизмы – РФ Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсенең ТР буенча Милли банкының икътисад бүлеге башлыгы урынбасары Шаһиев Зөфәр Илдар улының чыгышы

"Вертолеты России" холдингының Казан вертолет заводы (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) 2019 елның 4 сентябрендә 79 еллыгын билгеләп үтә.

Бәйрәм уңаеннан 90 артык завод хезмәткәре Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Ростех дәүләт корпорациясе, "Вертолеты России" холдингы һәм хәрби-техник хезмәттәшлек буенча федераль хезмәтнең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Завод хезмәткәрләренә шулай ук Казан Мэриясе, шәһәр Башкарма комитеты һәм Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе бүләкләре дә тапшырылачак.

Предприятиенең туган көне дип 1940 елның 4 сентябрендә, Ленинградның 387 нче авиация заводы төзелгән көн кабул ителә. Бөек Ватан сугышы башлану белән аны Казанга эвакуацияләгәннәр һәм 169-нчы номерлы күзәтү детальләре җирле заводы белән берләштергәннәр. Бөек Ватан сугышы вакытында предприятие фронт өчен якынча 11 мең төнге бомбардировщик әзерләгән.

Завод тарихында борынгы этап булып 1951 елда илдәге беренче Ми-1 серияле вертолетын чыгара башлау тора, ә 1953 елдан беренче Ми-4 вертолеты җитештерелә башлый, ул экспортка да җибәрелә. Легендар Ми-8/17 – дөнья авиациясе тарихында иң массакүләм вертолетларның берсе, ул бүген дә чыгарыла һәм дөньяның 92 илендә эксплуатацияләнә.

1997 елдан башлап Казан вертолет заводының вертолет техникасын эшләп чыгаручы сертификаты бар: серияле производствода Ансат җиңел ике хәрәкәтле вертолеты бар – 2019 елның 17 августында әлеге машинаның беренче мәртәбә очыш ясавына 20 ел тулды.

"Вертолеты России" холдингы матбугат хезмәте материаллары буенча

Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов X5 Retail Group ("Х5") компаниясе вәкилләре белән очрашты.

X5 Retail Group компаниясенең дәүләт органнары белән хезмәттәшлек итү буенча директоры Александр Ильин республика территориясендә предприятиенең эшчәнлеге турында сөйләде.

X5 Retail Group – Россиянең алдынгы мультиформатлы азык-төлек ваклап сату компанияләренең берсе. Берничә сәүдә челтәренә: "Пятерочка" бренды белән "У дома" кибетләренә, "Перекресток" супермаркетларына, "Карусель" гипермаркетларына һәм "Перекрёсток Экспресс" дигән бренд белән якында урнашкан кибетләргә идарә итә.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 661 "Пятерочка" кибете, 15 "Перекресток" кибете һәм 5 "Карусель" кибете эшли.

Александр Ильин шулай ук хәзерге вакытта X5 Retail Group – Яңа Турада (Татарстан Республикасының Яшел Үзән районы) һәм Алабугада (элеккеге Алабуга аэропорты территориясе) ике бүлү үзәген төзү буенча проектлар гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте. Яңа Турада бүлү үзәген ачу агымдагы елның ноябрендә планлаштырыла.

Татарстан Республикасында компаниянең эше турында "X5 Retail Group" компаниясенең региональ хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлек департаменты директоры Алексей Иванов сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, компаниядә җирле җитештерүчеләр белән эшләүгә зур игътибар бирелә:

“Без төбәк товар җитештерүчеләре белән актив хезмәттәшлек итәбез. Безнең киштәләрдә икмәк һәм кондитер әйберләре, сөт продуктлары, соуслар һәм башкалар күп".

Компания шулай ук "Татарстанда җитештерелгән" программасында катнаша, анда җирле җитештерүчеләрнең товарлары киштәләрдә бирелә, ә кибетләрдәге күрсәткечләр татар телендәге текст белән үрелеп бара. Моннан тыш, кайбер җирле продуктлар республикадан читкә чыгарыла.

X5 Retail Group вәкилләре илнең башка төбәкләрендә эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аерым алганда, Мәскәүдә интернет-сәүдә, кассирсыз сату һәм фабрика-кухня (әзер ризыклар җитештерү) рәвешендәге проект актив үсеш ала.

"Без үз ягыбыздан республикада яңа сәүдә формалары өчен һәрвакыт ачык", - дип билгеләп үтте очрашу ахырында Альберт Кәримов.

3 сентябрьдә "ТАНЕКО" комплексы базасында "Химия һәм нефть химиясе комплекслары объектларын төзегәндә федераль күзәтчелекне гамәлгә ашыру үзенчәлекләре" дигән күчмә семинар-киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Александр Трембицкий, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров, "Татнефть" ГАҖ генераль директорының капиталь төзелеш буенча урынбасары Николай Глазков, Россиянең кайбер төбәкләреннән Ростехнадзор җитәкчеләре һәм белгечләре һәм башкалар катнашты.

Семинар Ростехнадзорның Идел буе идарәсенең 65 еллыгына һәм Россиядә тау һәм сәнәгать күзәтчелегенең 300 еллыгына багышланган юбилей чаралары циклы кысаларында оештырылды. 

Комплексның сәнәгать мәйданчыгында киңәшмәдә катнашучыларга "ТАНЕКО" АҖ авария-коткару формированиеләренең күрсәтмә күнегүләре күрсәтелде. Укыту-күнекмә бирү полигонында нефть эшкәртү һәм нефть химиясе производстволары өчен иң типик булган авария хәлләре модельләштерелде.

Кунаклар өчен "ТАНЕКО"ның гамәлдәге һәм төзелеш стадиясендә булган төп объектлары буенча күзәтчелек ведомствосы вәкилләре нефть эшкәртү чылбырын тәкъдим итә алсын өчен экскурсия оештырылды, "ТАНЕКО" комплексында эшли торган сәнәгый, янгын һәм экологик куркынычсызлык системасы белән таныша алсын өчен эшләнде. 

Киңәшмәдә катнашучылар куркыныч объектларны төзегәндә һәм эксплуатацияләгәндә барлыкка килә торган проблемалар турында фикер алышты, шулай ук эш тәҗрибәсе белән дә уртаклашты. Аерым алганда, "Татнефть" ГАҖ РПС идарәсе башлыгы Альберт Нурмиев проект порталын – мәгълүмат ресурсын булдыру турында мәгълүмат бирде, анда бүген барлык проект һәм эш документлары, шулай ук подрядчы төзелеш оешмаларына эш досьесы туплана. 

"ТАНЕКО" АҖ генераль директоры вазыйфаларын башкаручы Айдар Хисмәтуллин төзелеп беткән объектларны файдалануга кабул итү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул билгеләп үткәнчә, "Татнефть" ГАҖ РПС идарәсеннән яңа төзелгән "ТАНЕКО" АҖ объектларын тиз һәм сыйфатлы итеп тапшыруны тәэмин итү өчен уртак эш төзелеш чорында ук башлана.

"Татнефть" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча

Татарстан Республикасында роботлар ярдәмендә җылылык челтәрләрен диагностикалау буенча сынау проекты гамәлгә ашырылачак. Бу хакта Татарстанның нефть, газ, химия форумында билгеле булды, анда сәнәгый куркынычсызлык һәм предприятиеләрне эксплуатацияләүнең ышанычлылыгы төп темаларның берсе булды.

"Бүгенге көндә бездә куркыныч җитештерү объектларында һәм электр энергиясе һәм алардан куллану өлкәсендә 2 млн. артык генерация объектларында, күзәтчелек хезмәтләре гамәлгә керә торган 120 меңнән артык кече һәм урта бизнес предприятиесе эшли. Бу форум кебек чаралар – нәкъ менә предприятиеләрдә гамәлгә кертелергә мөмкин булган яңа технологияләр, инновацияләр турында фикер алыша торган мәйданчык. Төп бурыч үзгәрешсез кала – производствода куркынычсызлыкны тәэмин итү, аварияләрне һәм бәхетсезлек очракларын киметү", – дип билгеләп үтте Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Александр Трембицкий.

Энергетика тармагында аварияләр килеп чыгу куркынычын киметүгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында "Татэнерго" АҖ һәм "Энергобезопасность фәнни-тикшеренү үзәге" ФБУ арасында имзаланган килешү, шулай ук "Энергопрогресс" инженер үзәге, "Энергопрогресс" ФБУ, "НТЦ Энергобезопасность" ФБУ (Мәскәү ш.),  Санкт-Петербург дәүләт университеты һәм "Дивайс Инжиниринг" ҖЧҖ арасында дүрт яклы килешү юлланды. Документ нигезендә, компанияләр, роботлаштырылган комплекс кулланып, "Татэнерго" карамагындагы җылылык челтәрләрен диагностикалау белән шөгыльләнәчәк.

Мондый технология нефтьчеләр арасында уңышлы кулланылса да, җылылык белән тәэмин итү тармагында беренче тапкыр файдаланылачак. Илебездәге эшләнмә дефектлы участокларны ачыкларга мөмкинлек бирә, шул рәвешле ремонт эшләрен вакытында планлаштырып кына калмыйча, аларга чыгымнарны сизелерлек киметергә дә мөмкинлек бирә. Челтәрләрнең тузу дәрәҗәсе югары булган шартларда әлеге технологияне куллану аеруча актуаль, дип билгеләп үтә тармак экспертлары. Әлеге чишелеш нигезендәге сынау проектын киләчәктә Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә тәҗрибә туплап, Татарстанда гамәлгә ашыру планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International