Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер «Ашан» сәүдә челтәре вәкилләре белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре катнашты.
Очрашу барышында яклар Татарстан Республикасында ваклап сәүдә итүнең торышы һәм җирле товар җитештерүчеләр белән сәүдә челтәренең хезмәттәшлеген киңәйтү мөмкинлекләре, шулай ук «Ашан» гипермаркетларына фермер продукциясен китерү перспективалары турында фикер алышты. Моннан тыш, сәүдә челтәре вәкилләре үзләренең хәйрия проектлары турында да сөйләде. Очрашуда катнашучылар «Игелекле Казан» шәһәр проектына кушылырга тәкъдим иттеләр.
Татарстанның «ЦФ Кама» предприятиесе «Комплект эшләнмәләр» программасы буенча 499 млн.сумлык федераль-региональ займ җәлеп итеп, Traxon (Траксон) сериясендәге, йөк күтәрүчәнлеге 44-80 тонна булган төрле транспорт өчен 12 баскычлы автоматлаштырылган тапшыру тартмасын, мәсәлән, магистраль йөк тягачлары, йөк ташу автомобильләре, автобуслар, төзелеш, коммуналь һәм махсус техника эшләп чыгаруны җайга салачак. Җитештерүне локальләштерү 24% тәшкил итәчәк. Хәзерге вакытта предприятие механик тартмалар гына чыгара.
Сәнәгатьне үстерү фонды займын җәлеп итеп, «КАМАЗ» төркеме предприятиесе автомат тапшыру тартмалары һәм рульне электр белән көчәйтү җиһазлары, шулай ук заманча К5 сериясе йөк автомобильләре өчен кабина элмәләрен җитештерүне җайга салачак. Бу исә Россиядә премиум-класслы, конкурентлыкка сәләтле йөк автомобильләрен җитештерү мөмкинлеген бирәчәк.
Автомат тапшыру тартмалары һәм рульне электр белән көчәйтү җиһазлары «МАЗ-МАН», «УРАЛ», ISUZU предприятиеләренә һәм Сәнәгатьне үстерү фонды заемчылары – «КАМАЗ», «РИАТ» предприятиеләренә китертеләчәк. Кабина элмәсе К5 серияле «КАМАЗ» автомобильләре өчен махсус эшләнгән һәм җайлаштырылган. Ул машина йөртүче эше өчен уңайлы шартлар тудыра, аерым алганда, тигез өслекле юлларда йөргәндә тирбәнүләр дәрәҗәсен киметә. Җитештерүне локальләштерү 40% тәшкил итәчәк.
Продукция җитештерү ZF Friedrichshafen AG лицензиясе буенча гамәлгә ашырылачак, ул автокомпонентлар конструкцияләүдә дөнья лидерларының берсе булып тора һәм Россиядә «ЦФ КАМА» ҖЧҖ гамәлгә куючылар составына керә.
Проектның гомуми бюджеты 1,1 млрд. сум тәшкил итә, шуның 499 млн.сумы ташламалы кредит рәвешендә Сәнәгатьне үстерү фонды тарафыннан бирелергә мөмкин.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе составында эш визиты белән Бурятиядә.
Алберт Кәримов Улан-Удэн авиация заводында (У-УАЗ) булды, ул «Улан-Удэн авиация заводы» АҖ идарәче директоры Леонид Белых һәм Бурятия башлыгы Алексей Цыденов белән бергә предприятиенең җитештерү мәйданчыкларын карады. Әзерләү-штамплау заводында техник куәтләрне модернизацияләү турында сөйләделәр. Капиталь ремонт кысаларында биредә басымны эшкәртү, табаклы детальләр әзерләү һәм җитештерүнең авырлыгын киметү өлкәсендә яңа технологияләр үзләштерелгән.
Агрегат җыю заводында Альберт Кәримов Ми-8/17, күпмаксатлы Ка-226Т вертолетларын, шулай ук Ми-171А3 яңа моделен җитештерү эшчәнлеге белән танышты. Аннары соңгы җыю цехын Һәм маляр цехларын карады.
Шулай ук яңа логистика үзәгендә дә булды, аны якын арада ачу планлаштырыла. Әлеге комплексны гамәлгә кертү товар-матди кыйммәтләрне саклау өчен кирәкле шартлар һәм инфраструктура булдырырга, склад хуҗалыгын оештыруның заманча цифрлы технологияләрен гамәлгә кертүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Завод белән танышканнан соң Альберт Кәримов «Россия вертолетлары» АҖ директорлар советы утырышында катнашты. Киңәшмәне Директорлар советы рәисе Анатолий Сердюков үткәрде. Утырышта катнашучылар 2020 елга финанс нәтиҗәләрен ясады һәм холдинг предприятиеләрендә инвестиция проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алышты.
2021 елның 3 мартында Татарстан Республикасы белән «ЛУКОЙЛ» ГАҖ арасында төзелгән, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм «ЛУКОЙЛ» ГАҖ президенты В.Ю.Алекперов тарафыннан имзаланган Хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «ЛУКОЙЛ» ГАҖ белән берлектә, видеоконференция режимында «Технологик көн» үткәрде. Чараны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры А.Ә.Кәримов ачты.
Технологик көн – компанияләр «ЛУКОЙЛ» ДК предприятиеләренең техник белгечләренә үзләренең технологик яңалыкларын, эшләнмәләрен турыдан-туры күрсәтә ала торган мәйданчык. Мондый очрашулар бизнеска бүгенге көндә импортны алыштыруның нинди юнәлешләренә ихтыяҗ булуын аңларга ярдәм итә һәм шәхси җитештерү базасын нинди өлкәләрдә эшләп бетерергә кирәклегенә күрсәтә. Биредә нефть сервисы продукциясе җитештерүчеләр һәм фәнни-тикшеренү үзәкләре урнашуга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы җиһазлар һәм технологияләр белән тәэмин итү ягыннан компанияләр өчен кызыксындыргыч булып тора.
Республика компанияләре түбәндәге юнәлешләр буенча презентацияләр тәкъдим итте: геология, ятмаларны эшкәртү, катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру, скважиналар бораулау.
Анда «ЛУКОЙЛ» ДК предприятиеләре һәм бүлекчәләре, шул исәптән «ЛУКОЙЛ» ГАҖ, «ЛУКОЙЛ-Көнбатыш Себер» ҖЧҖ, «ЛУКОЙЛ-Инжиниринг» ҖЧҖ, «ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ» ҖЧҖ, «ЛУКОЙЛ-Нижневолжскнефть» ҖЧҖ, «РИТЭК» ҖЧҖ, «Когалым химик реагентлар заводы» ҖЧҖ, «ЛУКОЙЛ ЭПУ Сервис» ҖЧҖ, «ЛУКОЙЛ ЭПУ Сервис» ҖЧҖ, «ПермНИПИнефть» филиалы, «КогалымНИПИнефть» филиалы һәм башкалар катнашты.
Мондый формат республика компанияләре һәм «ЛУКОЙЛ» ДК предприятиеләре ягыннан да кызыксыну уятты. Нәтиҗдә, алга таба үзара файдалы хезмәттәшлекне киңәйтү өчен, «Технологик көннәр»не даими рәвештә үткәрү турында карар кабул ителде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия машина төзелеше продукциясе җитештерүчеләр берлеге (MIB) делегациясе әгъзалары белән очрашты.
Исегезгә төшерәбез, Төркия машина төзелеше продукциясе җитештерүчеләр берлеге делегациясе Татарстанга эш сәфәренә дип килде. Берлеккә Төркиянең машина төзелеше экспортының 60%тан артык өлешен гамәлгә ашыра торган 200дән артык компания керә.
Татарстанга эш визиты кысаларында Төркия машина төзелеше продукциясе җитештерүчеләр берлеге әгъзалары Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының бердәм презентация үзәгендә булдылар, шулай ук ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР машина төзелеше кластеры вәкилләре белән очрашулар узды.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстанда машина төзелеше тармагы традицион рәвештә алга киткән. Бу шул исәптән авиатөзелеш – самолетлар һәм вертолетлар җитештерү, шулай ук двигательләр төзү. Татарстан – «КАМАЗ» йөк автомобильләрен иң эре җитештерүче, алар Дакар ралли-рейдларында катнаша һәм бу ярышларда күп тапкырлар җиңеп тә чыктылар. Моннан тыш, Татарстанда суднолар, газ чыгару станцияләре, компрессорлар җитештерелә.
Без Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан-Төркия сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирәбез, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул Төркия коллегаларына Татарстан Республикасына һәм аның икътисады һәм сәнәгате белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде.
Төркия Президенты, Премьер-министр һәм Парламент Рәисе, шулай ук провинция губернаторлары һәм бизнес-делегацияләрнең визитлары Татарстан белән Төркия арасындагы элемтәләрне киңәйтүгә мөһим этәргеч булды.
Бүген Татарстан белән Төркия Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә. Казанда Төркия Республикасының Генераль консуллыгы, ә Истанбулда Татарстан Республикасының вәкиллеге уңышлы эшли.
Без Төркия бизнесының киләчәктә дә Татарстанда үз проектларын үстерүен телибез, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм бу эштә һәрьяклап ярдәм итәргә әзербез.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов «Джошкуноз» компанияләр төркемен гамәлгә куючы Ойа Джошкуноз Акташ ханым белән очрашуда катнашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген Төркия – Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларыннан берсе. Төркия компанияләре республикага 2 млрд АКШ доллары инвестицияләгән. Төбәктә 10 төрек заводы уңышлы эшли.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Төркия компанияләре җитәкчелеге вәкилләре белән даими очрашулар килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә, үзара файдалы хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр ача.
Катлаулы хәлләргә карамастан, Төркия бизнесы безнең республикада актив рәвештә эшчәнлек алып бара, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, уртак проектларның шактый өлеше «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә гамәлгә ашырыла.
«Җошкуноз» компаниясе 2014 елда Татарстанда автомобильләрнең кузов детальләрен җитештерү буенча эре завод ачты. 2018 елның маенда «Җошкуноз Алабуга» ҖЧҖ «ММК» ААҖ белән берлектә автомобиль сәнәгате өчен корыч әзерләүләр җитештерүне башлап җибәрде.
Татарстан мөһим һәм ышанычлы эшлекле партнер булган «Җошкуноз» компаниясе белән хезмәттәшлекне ныгытырга тели, диде Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында. Аннары тагын Татарстан территориясендә компания бизнесын алга таба үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.
Бүген видеоконференция режимында эре предприятиеләр хезмәткәрләрен коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләүгә багышланган киңәшмә узды. Очрашуны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов уздырды.
Очрашуда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев, республика Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов һәм Татарстан Республикасында урнашкан иң эре сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
«Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хезмәт коллективларын вакцинацияләү бурычы куелды. Чөнки хезмәткәрләрнең сәламәтлеге – предприятиеләрнең өзлексез эшләве, димәк, республиканың иминлек нигезе. Шулай ук сәүдә предприятиеләре персоналын да куркыныч инфекцияләрдән саклау мөһим, алар көн саен халыкны кирәкле азык-төлек һәм товарлар белән тәэмин итеп, бик күп кешеләр белән элемтәдә тора», – диде очрашу барышында Альберт Кәримов.
Вакцина һәм предприятиеләрдә вакцинация үткәрү мөмкинлеге, вакциналаштырыла торган урыннарга карата таләпләр һәм производствода прививкалар ясау компаниясен кертүне оештыру турында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев чыгыш ясады.
Тема үсешендә Сетевая компания һәм ТГК-16 вәкилләре Татарстан предприятиеләреннән катнашучылар белән эш урыннарында хезмәткәрләрне короновируска каршы вакцинацияләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов бүген «Мессе Франкфурт РУС» ҖЧҖ генераль директоры Алес Ойген һәм «Хайв Экспо Интернешнл» генераль директоры Дмитрий Завгородний белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.
Исегезгә төшерәбез, Messe Frankfurt һәм Hyve Group уртак предприятие – Россия Федерациясендә автомобиль тармагы өчен махсус оештырылган күргәзмәләр, конференцияләр һәм башка чаралар үткәрү өчен ITEMF Expo хуҗасы булып тора. Хәзерге вакытта компания портфеленә күргәзмәләр һәм конференцияләр керә, аларның һәркайсы үзенең индустриаль сегменты өчен абсолют лидер булып тора: MIMS Automechanika автозапчастьләре күргәзмәсе, Comtrans коммерция автомобильләре күргәзмәсе, Busworld автобус салоны, IMAF халыкара Мәскәү форумы.
Очрашуда катнашучылар Messe Frankfurt, Hyve Group халыкара ресурсларыннан файдаланып, Татарстан Республикасында автомобиль инвестиция форумын оештыру һәм үткәрү буенча хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре, ITEMF Expo тәҗрибәсе һәм экспертизасы буенча фикер алышты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов бүген эш визиты белән Уфа шәһәрендә булды.
Визит барышында Альберт Кәримов «ОДК-Уфа мотор төзү җитештерү берләшмәсе» ГАҖ җитештерү мәйданчыкларында булды һәм предприятиенең сәнәгать потенциалы белән танышты.
Альберт Кәримов шулай ук Башкортстан Республикасы Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгының «Сәнәгать: чакырулар һәм перспективалар» темасына киңәйтелгән «Сәнәгать сәгате» форматында узган коллегия утырышында катнашты.
Утырыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Башкортостан Республикасы Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Бүген «А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖдә төбәкнең пассажир флотын яңарту программасы кысаларында Ханты-Манси автономияле округы ихтыяҗлары өчен «Метеор-2020» проекты кысаларында су асты канатларында тиз йөрешле ике пассажир судносы корпусларына нигез салу тантанасы булды.
Ике «Метеор-2020» судносын төзүгә контракт «А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ, «Северречфлот» АҖ һәм «Машпромлизинг» АҖ арасында 2021 елның 26 гыйнварында төзелгән. Проектны «Си Тех» ҖЧҖ Түбән Новгород проект бюросы эшләгән.
Тантаналы митингны ачып, «А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ генераль директоры Александр Филиппов барлык катнашучыларны бәйрәм вакыйгасы белән котлады һәм Татарстан Республикасы, Ханты-Манси автономияле округы, «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ җитәкчелегенә хезмәт өчен мөмкинлекләр тудырганнары өчен рәхмәт белдерде. «Бүген барыбыз өчен дә чын-чынлап бәйрәм көне. Су асты канатларында суднолар төзүне яңадан башлап җибәрәбез. Узган гасырның 90 нчы елларында безнең завод «Метеорлар» белән тәэмин итүче бердәнбер завод булды, ә хәзерге вакытта без заман таләпләренә җавап бирерлек заманча «Метеорлар-2020» төзи башлыйбыз», – диде ул.
А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы Россиядә 1961 елдан 2006 елга кадәр тиз йөрешле «Метеор» пассажир теплоходларын серияле төзү буенча әйдәп баручы бердәнбер предприятие булды. Завод тарафыннан барлыгы 400 берәмлек шундый судно төзелгән. Алар илнең елга флоты составына кергән, шулай ук Болгария, Вьетнам, Кытай, Нидерланд, Польша, Венгрия, Чехия, Словакия һ.б. илләргә экспортка җибәрелгән.
Ханты-Манси автономияле округы – Югра губернаторы урынбасары Андрей Зобницев завод хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады һәм күп еллар дәвамында Ханты-Манси автономияле округы – Югра халкы файдасына хезмәт иткән югары сыйфатлы суднолар өчен предприятие коллективына рәхмәт белдерде. «Бу бик әһәмиятле вакыйга, су асты канатларында суднолар җитештерү линиясе яңартыла. Без тагын сезнең предприятие белән хезмәттәшлек итәбез һәм заманча «Метеорлар»га заказ бирүчеләр булып торабыз. Ышанам ки, ышанычлы һәм уңайлы судноларны вакытында алачакбыз, серияне ике берәмлектә генә туктатмаячакбыз», – диде ул.
Су асты канатларында йөри торган 03830 «Метеор — 2020» проектының пассажир суднолары «Си Тех» проект бюросы тарафыннан эшләнгән, булган метеорлар белән чагыштырганда аларның берникадәр өстенлекле яклары бар һәм уңайлылыгы һәм ышанычлылыгы буенча барлык халыкара таләпләргә җавап бирәләр.
Тантаналы чара барышында Россия флоты өчен корабльләр һәм суднолар төзү һәм тапшыруга зур өлеш керткән завод хезмәткәрләрен бүләкләү булды.
Рәсми өлеш ахырында дәрәҗәле кунакларга яңа суднолар нигезенә истәлек такта салу хокукы бирелде.