Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе ике көнлек визит белән Үзбәкстан Республикасына килде. Сәфәрнең максаты «ИННОПРОМ. Үзбәкстанда зур сәнәгать атнасы» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашудан гыйбарәт, әлеге чара бүген «Узэкспоцентр» мәйданчыгында башланып китте.
Форум 2021 елның 5-7 апрель көннәрендә узачак. Чараны Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Үзбәкстан Республикасының Инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министрлыгы оештыра.
Чараның төп максаты – илләр һәм катнашучы компанияләр арасында сәнәгать хезмәттәшлеген киңәйтү, сәнәгатьне үстерү һәм уртак производстволар булдыру өчен яңа мөмкинлекләр билгеләү.
Бердәм инвестиция мәйданчыгында Үзбәкстан, Россия, Беларусь, Казакъстан, Кыргызстан, Әрмәнстан, Франция, Германия, Чехия һәм Япониядән 300 артык сәнәгать компаниясе һәм бизнес-делегация җыелган.
Эш программасының беренче көнендә Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Премьер-министр урынбасары – Үзбәкстан Республикасының инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Сардор Умурзаков катнашында «Үсеш драйверларын эзләгәндә дөньяда сәнәгый эшчәнлек» дигән төп стратегик сессиясе узачак.
Моннан тыш, күргәзмә көннәрендә Россия губернаторлары һәм Үзбәкстан хәкимнәре катнашында Россия-Үзбәкстан төбәкара форумы, шулай ук сәнәгать тәртибендәге иң актуаль темаларга махсус сессияләр узачак: «Цифрлы җитештерү», «Машина төзелешендә уртак проектлар», «Сәнәгатьне финанслау», «Шәһәрләр өчен технологияләр», «Энергетикада инновацияләр».
20 нче махсус сессиядә Үзбәкстан, Россия, Европа һәм Азиянең эре компанияләренең беренче затлары, шулай ук министрлыклар, ведомстволар, тармак берләшмәләре, эшлекле ассоциацияләр, үсеш институтлары һәм ММЧ җитәкчеләре катнашачак.