Бүген, үзгәртеп корудан соң, Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасында Вәкиллеге ачылды

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, үзгәртеп корудан соң, Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасында Вәкиллеген ачу тантанасында катнашты. Чара кысаларында ул шулай ук Үзбәкстанда яшәүче ватандашлар белән дә очрашты.

Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге 1992 елдан бирле эшли. Аның җитәкчесе – 2020 елдан башлап Айдар Ахтәриев.

Вәкиллек – Үзбәкстан Республикасы белән сәүдә-икътисад, фән-техника, мәдәни һәм гуманитар элемтәләрне һәм багланышларны гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасының даими эшләүче органы. Үз эшчәнлеген Вәкиллек турындагы нигезләмәгә туры китереп башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International