Татарстанның 30дан артык сәнәгать предприятиесе үз продукциясен Үзбәкстанда «ИННОПРОМ» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә тәкъдим иттеләр

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

ИННОПРОМ сәнәгать күргәзмәсе – иң зур халыкара сәүдә мәйданчыкларының берсе һәм Россия сәнәгать продукциясе экспортының төп инструментларының берсе.

Татарстанның алдынгы компанияләре үз продукциясен «ИННОПРОМ» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә тәкъдим иттеләр, ул 2021 елның 5-7 апрелендә Ташкент шәһәрендә (Үзбәкстан Республикасы) «Узэкспоцентр» милли-мәдәни үзәге мәйданчыгында узачак.

«ИННОПРОМ» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә Татарстан Республикасы рәсми затлар һәм бизнес вәкилләре катнашында бердәм стенд, зур делегация белән катнашачак.  

Күргәзмә кысаларында Татарстаннан 5 тармак буенча 32 предприятие үз продукциясен тәкъдим итәчәк:

  • машина төзелеше («КАМАЗ» ГАҖ, «Казанькомпрессормаш» АҖ, «ТЭМ-ПО» ФТЗ, «КМПО» АҖ, «ПО ЕлАЗ» АҖ, «Ремдизель» АҖ һәм башкалар);
  • нефть, нефть химиясе һәм химия сәнәгате (В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ, «ТАТХИМФАРМПРЕПАРАТЫ» АҖ, «ДАНАФЛЕКС» ЯАҖ, «НЭФИС КОСМЕТИКС» АҖ һәм башкалар);
  • авиация, радиоэлектроника һәм оптика («Казан вертолет заводы» АҖ, «ЭНИКС» АҖ, «Завод Элекон» АҖ һәм башкалар);
  • инжиниринг һәм проектлау («КЭР-Холдинг» ИК» ҖЧҖ, «Винтерком» ҖЧҖ, «Компрессормашремсервис» ЯАҖ, «Питон Кама» ҖЧҖ);
  • робот техникасы («ЭЙДОС-МЕДИЦИНА» ҖЧҖ, «Иннополис» университеты, «ВР-МАСТЕР» ҖЧҖ, «Зарница» ҖБ ҖЧҖ).

Күргәзмәдә Россия, Үзбәкстан, Франция, Белоруссия, Казакъстаннан 200дән артык компания – эре компанияләр вәкилләре, шулай ук урта һәм кече бизнес вәкилләре катнашачак.

Тулырак мәгълүмат һәм программа чараның рәсми сайтында урнаштырылган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International