2021 елның 31 маенда узачак семинарда контракт системасы турында һәм юридик затларның аерым төрләре тарафыннан 2021 елда товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу турында законнардагы үзгәрешләр турында сөйләячәкләр

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты, «Татарстан Республикасы Сатып алуларны үстерү үзәге» АҖ ярдәме белән, 2021 елның 31 маенда республика заказчылары өчен «2021 елда контракт системасы турында һәм юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу турында законнардагы үзгәрешләр» темасына семинар-киңәшмә үткәрергә планлаштыра, шул исәптән турыдан-туры трансляция аша да.

Семинар-киңәшмәдә экспертлар сыйфатында Дәүләт комитеты, «Татарстан Республикасы Сатып алуларны үстерү үзәге» АҖ вәкилләре чыгыш ясаячак. Семинар-киңәшмәдә катнашучылар белгечләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә һәм кирәкле аңлатмаларны ала алачак.

Бәян ителгәннәрне исәпкә алып, планлаштырыла торган семинар турында корпоратив заказчыларга мәгълүмат бирүдә ярдәм итү һәм аларның сатып алуларны гамәлгә ашыру өчен җаваплы булган хезмәткәрләрен (ике кешедән артык түгел) әлеге чарада катнашу өчен чакыру яки  https://youtu.be/HogGQBC2u0c сылтамасы буенча турыдан-туры трансляциягә тоташтыру юлы белән ярдәм күрсәтүегез сорала.

Семинар-киңәшмәне үткәрү вакыты һәм урыны: 2021 елның 31 мае, 10:00 сәгатьтән 14:55 сәгатькә кадәр, Казан шәһәре, Бауман урамы, 20 йорт, «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе» ДФБУ.

Катнашучыларны теркәү 9:00 сәгатьтә башлана.

Семинар-киңәшмәдә катнашу өчен гаризалар 2021 елның 28 маена кадәр, 12.00 сәгатькә кадәр, «31.05.2021 семинарга» дигән тамга белән edu.crz.rt@tatar.ru электрон почта адресы буенча кабул ителә.

Семинар-киңәшмәне оештыруга бәйле сораулар буенча телефон аша мөрәҗәгать итәргә кирәк: 8 (843) 212-28-20 (19).

Катнашу өчен гариза

Семинар-киңәшмә программасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International