Алберт Кәримов «Картли» компанияләр төркеме җитәкчелеге белән очрашуда катнашты

2021 елның 13 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Картли» компанияләр төркеме җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

«Картли» компанияләр төркеме полимерлар белән сәүдә итү белән шөгыльләнә. Төркем структурасына дөньяның төрле илләрендәге 11 компания керә. Ел саен «Картли» 400 мең тоннадан артык продукция төяп озата. 2020 елда компаниянең табышы 31 млрд. сумнан артык.

Очрашу кысаларында полимер тармакта, шул исәптән цифрлы карарларны гамәлгә кертү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International