Альберт Кәримов Татарстанның нефть саммиты кысаларында инновацияләр күргәзмәсендә булды

2021 елның 9 июле, җомга

Татарстанның (Әлмәт) нефть саммиты кысаларында инновацияләр күргәзмәсендә  «Татнефть» компаниясе бүген глобаль климат шартларында уйлап табылган эшләнмәләрен тәкъдим итте.

Нефть саммитында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Ул «Татнефть» ГАҖ һәм партнер-компанияләрнең инновация идеяләре белән танышты.

Рөстәм Миңнехановка пластик шешәләр эшкәртү фандоматын күрсәттеләр. Мондый фандоматларны «Татнефть» ГАҖ үзенең автоягулык салу станцияләрендә (АЗС) урнаштыра.

«Татнефть» компаниясе стендында нефть бирүчәнлекне арттыру өчен пластка CO2 суырту технологиясе тәкъдим ителгән. Кунакларга углекислый газны терриген коллекторга керткәнче һәм керткәннән соңгы кернны күрсәттеләр.

Шулай ук катлам басымын саклау системасы белән углерод эзен киметүче башка ике инновация дә бәйле. Проектларның берсе бөтен чылбырны үзгәртеп коруны күздә тота, шул исәптән металл-пластик суүткәргечләрне пыяла пластикларына  һәм Германия насос агрегатларын тагын да нәтиҗәлерәк, «Спецтехника- Альметьевск» ҖЧҖ тарафыннан җитештерелгәненә алмаштыру планлаштырыла. Нәтиҗәдә, электр энергиясен куллану күләмен чагыштырмача 2,3 тапкыр киметү һәм файдалы йогынты коэффициентын 47% кадәр арттыру көтелә.

«Татнефть» компаниясенең ресурсларны җаваплы куллану (ЦУР 12)  юлы белән циркуляр икътисадка күчүе турында ТАНЕКО генераль директоры Илшат Сәлахов сөйләде. Аерым алганда, ул биотехнологияләр проектларына һәм пыяла-пластик конструкцияләргә тукталды. «Полимер калдыкларны эшкәртү мөмкинлеген карыйбыз», – дип өстәде Сәлахов.

Шулай ук яңартыла торган энергия чыганаклары өлкәсендәге проектлар да тәкъдим ителде (№7 максат «Кыйммәт тормаган һәм чиста энергия»).

Күргәзмәдә РИТЭК, ТАПАРТ, КВАРТ, ЭЛКАМ, НЧТЗ, «Модуль» НПФ (Лениногорск), «Промтехкомплект-Регион», «Сервисинформацияпартнерлык» (Мәскәү), шулай ук Әлмәт дәүләт нефть институты үз инновацияләрен тәкъдим итте.

«СервисИнформацияПартнерство» компаниясе нефть чыгару өчен виртуаль чынбарлык тренажерларын һәм интеллектуаль видеокүзәтү камераларын күрсәтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International