Татарстан нефть чыгаруны да, аны эшкәртүне дә яңа технологияләрне куллану хисабына үстерә ала. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Нефть саммитында хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда технологияләр хисабына үз вакытында нефть чыгаруны саклап калу гына түгел, ә аны кече нефть компанияләре белән бергә, елына 30 млн. тоннага кадәр җиткерүгә ирешелде.
Соңгы елларда нефтьне вакытлыча ОПЕК+карарлары аркасында киметергә туры килде.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан елына 17 млн. тонна нефть чыгарыр дип ниятләде. «Ә хәзер без потенциалга ия. Бездә 40 һәм 45 млн. тонна нефть чыгару сценарие бар», - дип билгеләп үтте ул.
«Иң мөһиме, без чимал төбәгеннән эшкәртү төбәгенә әйләнәбез», - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, кайчандыр 7 млн. тоннага (хәзер — «ТАИФ-НК» нефть эшкәртү заводы) нефтьне беренчел эшкәртү җайланмасы гына булган иде. «ТАНЕКО» комплексында соңгы елларда өстәмә 15-16 млн. тонна нефть эшкәртү җайланмалары төзелгән.
«Якын киләчәктә, бәлки, гомумән, нефть сату өчен чыгарылмаячак, без аны тулысынча үзебез эшкәртәчәкбез», — дип фаразлады Татарстан Президенты.
Аның сүзләренә караганда, нефть секторы бюджетның керем өлешен тәэмин итү, эш урыннары булдыру өлешендә дә зур әһәмияткә ия. «Һәр кече нефть компаниясе үз асылы буенча хәтта эре заводтан да зуррак. Шуңа күрә безнең нефтькә, нефть химиясенә, нефть эшкәртүгә мөнәсәбәтебез үенчәлекле», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.