Татарстанда Яшьләрнең халыкара нефть-газ форумы узачак

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

Hackathon Oil Tech Challenge 2021 Яшьләрнең икенче халыкара нефть-газ форумы 8 июльдән 15 июльгә кадәр Әлмәттә (Татарстан Республикасы) 250 кеше: студентларны, укытучыларны һәм нефть-газ өлкәсендә эшләүче яшь белгечләрне җыячак.

HOT Challenge – уникаль белем бирү мәйданчыгы, аның максаты – Россиянең ягулык-энергетика комплексы алдында торган актуаль мәсьәләләрне хәл итү өчен талантлы яшьләрнең прогрессив командасын ачыклау һәм һөнәри яктан үстерү.

HOT Challenge 2021 программасы алты интенсив көннән торачак: мөстәкыйль треклар, нефть-газ өлкәсендә әйдәп баручы экспертларның мастер-класслары, блиц-хакатоннар, эшлекле уеннар.

Быелгы форумның төп темасы – тотрыклы үсеш. Хакатонда проект бурычларын хәл итү өчен, командалар тарафыннан БМОны тотрыклы үстерү өлкәсендә түбәндәге максатлар билгеләнгән: «Алып була торган һәм чиста энергия», «Җаваплы куллану һәм җитештерү», «Климат үзгәрешенә каршы көрәш», «Коры җир экосистемаларын саклау». Алдынгылык күнекмәләрен үстерү, нәтиҗәле коммуникацияләү, нәтиҗәгә юнәлгәнлеккә аерым игътибар биреләчәк.

Форумга Россия һәм БДБ илләреннән 250 кеше – студентлар, яшь белгечләр һәм укытучылар киләчәк. Шәхси казанышлары өчен HOT Challenge 2021нең иң актив катнашучылары акчалата призлар һәм ягулык-энергетика комплексы компанияләренең кадрлар резервына керү, РФ Энергетика министрлыгы тәкъдиме бунча Россия һәм чит илләрнең алдынгы нефть-газ компанияләрендә практика узу мөмкинлеген алачак.

Форумны оештыручылар – РФ Энергетика министрлыгы, «Татнефть» ГАҖ, Россия Энергетика министрлыгы каршындагы Нефть-газ тармагының яшьләр советы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International