Альберт Кәримов Үзбәкстан Республикасы икътисадый үсеш министры урынбасары Бобур Абдиназаров белән сәүдә-икътисадый элемтәләрне киңәйтү турында фикер алышты

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Үзбәкстан Республикасының икътисадый үсеш һәм ярлылыкны киметү министры урынбасары Бобур Абдиназаров белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә барган «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында узды. 

Сөйләшүләр барышында яклар икеяклы сәүдә-икътисад хезмәттәшлеген киңәйтү мөмкинлекләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышты.

Хәзерге вакытта яңа уртак документлар әзерләү буенча актив эш алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International