Альберт Кәримов Бәһрәйн Корольлегенең Сәүдә-сәнәгать палатасы делегациясе белән очрашты

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов бүген Бәһрәйн Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Е.П. Самир Габдулла Әхмәд Насс белән очрашты. 

Очрашу «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында узды.

Очрашу барышында яклар конструктив мөнәсәбәтләрне үстерү перспективаларын һәм республика белән корольлек арасындагы хәзерге торышны уңай бәяләде, шулай ук сәүдә-икътисад өлкәсендәге багланышларны үстерүдә алга таба да хезмәттәшлек итәргә әзер булулары турында белдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International