ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Инновацион үсеш министры Ибраһим Абдерахманов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Казанга визиты кысаларында Ибраһим Абдерахманов TCI-2021 24 нче глобаль конференциясе эшендә катнашачак, «Химград» технополисында, КФУда һәм Иннополис ИТ-шәһәрендә булачак.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм Үзбәкстанның инновацион үсеш өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү өчен яхшы мөмкинлекләре бар. Ул ассызыклаганча, Татарстан –  Россиянең икътисадый яктан үсеш алган, тотрыклы һәм инновацион регионнарының берсе. Мәгълүмати технологияләрне үстерүгә аерым игътибар бирелә.

Республиканың инновацион инфраструктурасы, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, «Химград» технополисы, технопарклар челтәре, индустриаль парклар, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре һәм Татарстан Республикасы Нанотехнологияләр үзәге тарафыннан тәкъдим ителгән.

"Безнең күп кенә проектлар чит ил партнерлары белән хезмәттәшлектә гамәлгә ашырыла. Безгә шулай ук инновацион үсеш өлкәсендә кооперацияне активлаштырырга кирәк", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин «Химград» технополисында булдылар.

Рөстәм Миңнеханов технополис резидентларының җитештерү мәйданчыкларын карады. Татарстан Республикасы Президенты «Индевер» (полимер түгүткәргечләр җитештерү), «Прецезия» ИҮ» (эшкәртелүче йөкләр күләмен мониторинглау һәм бәяләү өчен техник чаралар комплексын чыгару), «РМД» (төрле материалларның үзенчәлекләрен тикшерү һәм авиаконструкцияләрне сынау лабораториясе булдыру), Софьина Е. Н. (матраслар җитештерү), «Эйдос-Робототехника» (Covid-19 ачыклау буенча тест-системалар өчен технологияләр) компанияләре эшчәнлеге белән танышты.

Аннары Татарстан Президенты урамда оештырылган резидент компанияләр продукциясе күргәзмәсен карап чыкты. Биредә мини-тракторлар, арт-объектлар, ландшафтлы төзекләндерү өчен арт-объектлар, 3D-принтердан эскәмияләр, көймәләр, нефть-газ химиясе тармагы өчен исәпкә алу системасы, автомобильләр өчен аудиотехника тәкъдим ителде.

Автокомпонентлар җитештерү буенча «Автомастер» компаниясе мәйданчыгында Рөстәм Миңнеханов «Химград»та урнашкан предприятиеләр хезмәткәрләре белән очрашты. Татарстан Президенты ассызыклаганча, бүген технополис базасында югары технологияле производстволар үсә, ә җитештерелә торган продукция иң заманча таләпләргә җавап бирә. «Без «Химград» уңышларына шатланабыз. Бу проектны башлаганда бу урында «Тасма» заводы җимерелгән иде. Бүген биредә заманча производстволар урнашкан, аларда 10 меңгә якын кеше эшли. Алга таба да республиканы алга этәрәчәкбез», - диде ТР Президенты һәм хезмәткәрләрне коронавирусны профилактикалау чараларын үтәргә өндәде.

Әңгәмә барышында техник белгечләр әзерләү темасын да кузгаттылар. «Бу актуаль мәсьәлә. Без бу тема буенча Куркынычсызлык советы утырышын үткәрергә планлаштырабыз. Эшче белгечлекләрне әзерләү, шул исәптән заманча җиһазларда эшләү күнекмәләре белән дә – бу юнәлештә бик җитди эшләргә кирәк. Якын арада без бу мәсьәләләрне һичшиксез караячакбыз», - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

«Салават Күпере» торак комплексында яшәүче хезмәткәрләр микрорайоннан Горький шоссесына кадәр юлны киңәйтү планнары белән кызыксындылар. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу юнәлештә эш алып барыла инде. «Тулаем алганда, «Салават күпере» дә социаль инфраструктура яхшы үсеш ала: мәктәпләр һәм балалар бакчалары эшли, яңа парк төзелә. Юл буенча мәсьәлә бар, әмма без бу темага керештек инде», - диде Татарстан Президенты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов «Химград» җитәкчелегенә һәм төрле компанияләр вәкилләренә Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Технополиска визит ахырында Татарстан Республикасы Президенты сыгылмалы төрү материаллары һәм полимер пленкалар чыгару буенча «Данафлекс-Нано» производствосында да булды.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты Татарстан Республикасында 2018 елдан бирле тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә проектка  128 предприятие кушылган. Республика алдында 2024 елга 249 предприятиене җәлеп итү буенча амбициоз максатлар тора, шуңа күрә Татарстан Республикасының Төбәк компетенцияләр үзәге потенциаль катнашучы предприятиеләргә мәгълүмат бирү буенча даими рәвештә чаралар уздыра.

2021 елның августында Татарстанның Төбәк компетенцияләр үзәге предприятиеләр – республика районнары вәкилләре белән чираттагы очрашуларны һәм видеоконференцияләрне башлап җибәрде. Әйтик 18 август көнне илкүләм проект темасы буенча Биектау муниципаль районы Башкарма комитетында киңәшмә узды. Киңәшмәдә асылда азык-төлек һәм машина төзелеше тармагына караган предприятиеләр катнашты.

Төбәк компетенцияләр үзәге вәкилләре һәм Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары М.Р.Булгаков район предприятиеләренә илкүләм проектка кушылу шартларын һәм күрсәтелә торган дәүләт ярдәме чараларының өстенлеген аңлатты.

Моннан тыш, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга адресы ярдәм күрсәтү механизмы да җентекләп аңлатылды, аны Татарстан Республикасының Төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары гамәлгә ашыра. Чарада катнашкан предприятиеләр Биектау районындагы «Полигран» ҖЧҖ һәм «Сафпласт» ҖЧҖ предприятиеләренең нәтиҗәләре турында белә алды.

«Сафпласт» ҖЧҖ предприятиесендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча сынау проектын гамәлгә ашыру турында: «СафПласт» ҖЧҖ предприятиесендә җитештерүчәнлекне һәм сыйфатны яхшырту программасын гамәлгә кертүнең беренче этабына йомгак ясалган. (safplast.ru)

«Полигран» ҖЧҖ предприятиесендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча сынау проектын гамәлгә ашыру турында: «Полигран» ҖЧҖ предприятиесендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты, ТР ТКҮ эшчәнлеге һәм үткәрелә торган чаралар турында тулырак мәгълүматны түбәндәге ресурслардан табарга була:

Илкүләм проект сайты: производительность.рф

ТР ТКҮ сайты: ppt.tatarstan.ru

Инстаграмда ТР ТКҮ: rck_tatarstan


14
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында КАМАЗ заводының төп җыю конвейерында булды, анда предприятие хезмәткәрләре белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, пандемиягә бәйле кыенлыкларга карамастан, компания финанс күрсәткечләре үсешен күрсәтә, заводта җитештерү куәтләрен яңарту буенча зур эш алып барыла.

Әңгәмә барышында завод хезмәткәрләре КАМАЗ продукциясен экспортлау перспективалары белән кызыксындылар. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Чаллы автогиганты өчен Урта Азия: Казахстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан перспективалы чит ил базары булып тора. Төркия белән хезмәттәшлекне үстерү буенча планнар бар. «Өстәвенә, эчке базарда да ихтыяҗыбыз зур. Янгын-коткару техникасы буенча зур перспективалар бар. "КАМАЗ – безнең илнең машина төзелеше бренды", - дип ассызыклады ТР Президенты.

Замелекесье микрорайонында яшәүчеләр спорт комплексын төзү мөмкинлеген карауны сорадылар. «Бүген без ремонтланган „Дулкын“ бассейнында булдык. Киләчәктә дә бу юнәлештә эш алып барачакбыз. Гомумән алганда, социаль инфраструктураны, шул исәптән спорт объектларын үстерү – бик мөһим", - диде Татарстан Президенты.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов кыскача гына төбәктәге социаль-икътисадый вәзгыять турында сөйләде. «Быел без 2019 ел белән чагыштырганда шактый яхшы барабыз. Тулай төбәк продуктының үсеш темплары 3,5% һәм хәтта күбрәк тә көтелә. Республика икътисадында КАМАЗ зур өлешне алып тора. Бездә 44 республика программасы гамәлгә ашырыла. Һәм без киләсе елга барлык күләмнәрне дә саклап калырга планлаштырабыз", - дип өстәде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов КАМАЗ предприятиесенә визиты кысаларында пресс-рама заводында булды, анда ул лонжероннар җитештерү буенча автомат линияне, буяу линиясен һәм рамалар җыю конвейерын яңарту белән танышты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX илкүләм чемпионатында гомуми медаль зачетында беренче урынны алган Татарстан җыелма командасы вәкилләре белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан җыелма командасын чемпионатта уңышлы чыгыш ясаулары белән котлады. «Бу – тырыш хезмәт һәм күп санлы күнегүләр нәтиҗәсе. Чемпионнарны һәм призерларны чын күңелдән шундый яхшы нәтиҗә белән котлыйм. Без сезгә һәрвакыт ышанабыз!» - дип ассызыклады ТР Президенты.

Ул экспертларга, тренерларга һәм педагогларга башкарылган эшләре өчен, шулай ук ярышларга әзерлек өчен барлык шартларны тәэмин итүче уку йортлары җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, 9 ел дәвамында WorldSkills хәрәкәте Татарстан һөнәри белем бирү системасында кадрлар әзерләүнең нәтиҗәле технологияләрен үстерү драйверы булып тора. «Быел чемпионатта яңа компетенцияләр кертелде, аларның күбесе цифрлаштыруга бәйле. Бу күнекмәләр яшь белгечләргә заманча хезмәт базарында конкурентлыкка сәләтле булырга ярдәм итәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Татарстанда WorldSkills хәрәкәтен алга таба да актив яклаячаклар, дип өстәде. «Сезнең җиңү – уңышлы карьера һәм профессиональлек старты. Сезнең һәркайсыгыз – бүген дөнья дәрәҗәсендәге белгеч. Әлеге чемпионатлар кысаларында сез зур тәҗрибә тупладыгыз, ул сезгә киләчәктә дә кирәк булачак. Ышанам ки, сезнең белемнәрегез һәм компетенцияләрегез һәрвакыт кирәк булачак», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов катнашучыларга.

Аннары Президент Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX илкүләм чемпионаты финалы Уфада 2021 елның 25-29 августында узды. Ил беренчелеге финалына республика җыелма командасының 164 әгъзасы, шулай ук 127 эксперт-тренер килгән иде. Призлы урыннар өчен Татарстан җыелма командасы 127 компетенциядә көч сынашты.

Казан йортлар төзү комбинаты «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашу нәтиҗәсендә җыелма тимер-бетон эшләнмәләр җитештерүне модернизацияләүгә ташламалы кредит алган. Проект бюджеты 94 млн. сумнан артып китә. Тимер-бетон эшләнмәләр җитештерү буенча гомуми егәрлекләр 30% – елына 100 мең куб.метрдан 130 мең куб.метрга кадәр артыр дип көтелә.

Проект бюджеты өч өлештән тора: 52,3 млн.сум – федераль Сәнәгатьне үстерү фондыннан, 22,4 млн.сум – Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондыннан һәм 20 млн.сум – предприятиенең үз акчалары. Җиһазларны яңарту хезмәт җитештерүчәнлеген 30% арттырырга мөмкинлек бирәчәк, эшләнмәләрнең үзкыйммәте 5% кимеп, продукцияне локальләштерү дәрәҗәсе 100% җитәчәк. Җитештерелә торган эшләнмәләр Казанда торак йортлар төзү өчен кулланылачак.

«Безнең проектны тормышка ашыру ирекле планировкалар һәм яңартылган архитектура чишелешләре белән теләсә ничә катлы йортларның яңа төрләрен төзергә мөмкинлек бирәчәк. Казан йортлар төзү комбинаты граждан һәм сәнәгать төзелеше өчен чыгарыла торган продукция номенклатурасын киңәйтә һәм чыгарыла торган продукция күләмен арттырачак», – дип сөйләде «Казан йортлар төзү комбинаты» ҖЧҖ директоры Андрей Некрасов.

Федераль компетенцияләр үзәге экспертлары ярдәме белән предприятие ярты ел эчендә җитди нәтиҗәләргә ирешкән – «Sommer» циркуляция линиясенең тимер-бетон эшләнмәләрен җитештерү вакыты өч тапкырга, төгәлләнмәгән җитештерү күләме биш тапкырга кимегән, ә эшләп чыгару дәрәҗәсе 60% арткан. Мондый күрсәткечләргә технологик процесстагы үзгәрешләр нәтиҗәсендә ирешелгән – сынау агымында арматура эретеп ябыштырудан аны бәйләү файдасына баш тартканнар.

Проектны тормышка ашыру барышында Казан йорт төзү комбинатының 20 белгече яңа белем һәм тәҗрибә алган. Калган хезмәткәрләрне сакчыл җитештерү инструментларына предприятиенең әзерлекле эчке тренерлары өйрәтәчәк.


13
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Югары Ослан муниципаль районында эш визиты белән булды, анда ул Velvette Marine предприятиесенең хезмәт коллективлары белән очрашты.

Альберт Кәримов шулай ук компания эшчәнлегенең юнәлешләре һәм катерлар җитештерүнең технологик процессы белән танышты. 

Velvette Marine компаниясе 2007 елда оешкан. Бүген ул Россиянең катер һәм яхта җитештерүче әйдәп баручы предприятиесе булып тора. Предприятие Яр буе Морквашы сәнәгать зонасында урнашкан һәм инде 11 илгә үз продукциясен сата.

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Комиссия тарафыннан алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча күрелә торган чаралар, шулай ук маркалауны кертү кысаларында Татарстан Республикасында сөт продукциясе җитештерүчеләр эше турында фикер алышынды.

2021 елның 6 айлык йомгаклары буенча алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча күрелә торган чаралар турында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең кулланучылар базарындагы җинаятьләрне булдырмау, контрафакт продукция әйләнешен булдырмау бүлеге җитәкчесе урынбасары Рөстәм Садыйков сөйләде.

Быелның беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча ваклап-күмәртәләп сату объектларында, складларда һәм гараж кооперативларында 9781 тикшерү үткәрелгән. Тикшерүләр нәтиҗәсендә 170,898 литр күләмендә фальсификацияле хәмер һәм спиртлы продукция легаль булмаган әйләнештән алынган.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Наил Залаков сөт продукциясе җитештерүчеләренең маркалауны кертүгә әзерлеге турында чыгыш ясады.

1 сентябрьдән сөт продукциясен маркалауның яңа этабы башланып китте. Сөт җитештерүчеләр 40 көннән азрак саклана торган сөт продукциясен маркаларга тиеш.

«Честный знак» бәяләве буенча, Татарстан Идел буе федераль округында сөт продукциясен маркалауга кушылу буенча биш төбәк арасына кергән.

2021 елның 12 сентябрендә «Татарча диктант-2021» Бөтендөнья акциясе узды. Чара бөтен дөньяда онлайн режимында узды. Аңа Үзбәкстан Республикасының Ташкент, Яңыюл, Җиззәх, Сәмәрканд, Бохара, Нәвайи, Үргәнеч, Каршы, Фәргана һәм башка шәһәрләреннән дә татар иҗтимагый мәдәни үзәкләре активистлары кушылган.

Акциягә Үзбәкстан Республикасында Татарстан Республикасы Вәкиллеге мәйданчыгында старт бирелгән, анда Вәкиллек хезмәткәрләре, Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге идарәсе әгъзалары һәм активистлар җыелган. Диктант язуга балалар да кушылган.

Быел Үзбәкстанда 100дән артык кеше диктант язган. Үзбәкстанда акцияне уздырган вакытта иң яшь катнашучыга – 5, иң өлкәненә 77 яшь булган.

Акциядә катнашкан һәркемгә катнашучы сертификатлары тапшырылган.


9
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында «Ел инженеры-2021» республика конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурс Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән республика предприятиеләре һәм оешмаларының иң яхшы инженерларының уңай тәҗрибәсен иҗтимагый тану, бүләкләү һәм тарату, шулай ук яшьләр арасында инженер хезмәтенә карата кызыксыну формалаштыру максатында үткәрелә. Конкурс инде икенче тапкыр үткәрелә, беренчесенә республиканың төрле предприятиеләреннән 250 артык гариза бирелгән булган.

Конкурс ике этапта уздырыла: читтән торып һәм турыдан-туры. Беренче этап кысаларында гариза бирү кампаниясен үткәрү һәм турыдан-туры этапта катнашу өчен гаризалар сайлап алу буенча эксперт конкурс комиссиясе эше планлаштырыла. Икенчесе ике көнлек күчмә семинар булачак, анда мастер-класслар, тренинглар, тестлар уздыру һәм эшләрне яклау каралган.

Конкурс лауреатларын бүләкләү тантаналы шартларда Татарстан Республикасы Президенты катнашында ел ахырында гамәлгә ашырылачак.

Конкурста инженер белгечлеге алучы югары уку йортлары студентлары һәм Татарстан Республикасы предприятиеләренең гамәлдәге/эшләүче инженерлары (җитештерү процессларын, линияләрне үстерүгә өлеш кертүче инженер-конструкторлар, инженер-җитештерүчеләр һ.б.) катнаша ала.

Конкурста катнашу өчен 2021 елның 20 сентябренә кадәр гариза бирергә кирәк. Гариза бирү тәртибе һәм кирәкле документлар исемлеге турында тулырак мәгълүматны әлеге сылтама буенча белеп була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International