Альберт Кәримов: «Бүгенге көндә Кыргызстан Республикасы белән хезмәттәшлекне алга таба үстерү өчен зур потенциал бар»

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов ике көнлек визит белән Кыргызстан Республикасына килде. Делегация составына шулай ук 70 якын кеше, шул исәптән 32 оешма катнаша. Болар 23 республика предприятиесе, башкарма хакимият органнары, университетлар.

Визит кысаларында Альберт Кәримов Кыргызстан Республикасының икътисад һәм коммерция министры Данияр Амангельдиев, Кыргызстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Марат Шаршекеев, Россия-Кыргызстан үсеш фонды идарәсе рәисе вазыйфаларын башкаручы Олег Кудяков, Кыргызстан Республикасы энергетика министры урынбасарлары белән очрашты.

Очрашуларда энергетика, автомобиль төзелеше, вертолетлар төзелеше, югары технологияләр, сәламәтлек саклау, мәгариф, нефть-газ химиясе өлкәсендәге кооперация мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, ике республика предприятиеләренең хезмәттәшлеге актив үсә. Кыргызстан партнерлары белән Татарстанның «Ядран» ИК, «КАМАЗ» ГАҖ, «Татнефть» ГАҖ, «Татхимфармпрепараты» АҖ, «ПОЗиС» АҖ кебек эре предприятиеләре хезмәттәшлек итә.

«Бүгенге көндә Кыргызстан Республикасы белән хезмәттәшлекне алга таба үстерүнең зур потенциалы бар, Татарстан Республикасы моның белән кызыксына», – диде ул үзенең чыгышында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International