Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингының POZIS компаниясе белгечләре Ростех җыелма командасы составында югары технологияле индустрия тармакларының WorldSkillsHi-Tech 2021 киң белемле эшче һөнәрләре VIII милли чемпионатында катнашты.
POZISның инновацион техник үзәгенең инженер-конструкторы Рәмил Гобәйдуллин җитәкләгән яшь белгечләр командасы «Яшәү циклы белән идарә итү» дигән бәйгедә катнашты. Техник биремгә ярашлы рәвештә предприятие белгечләре азаккы кулланучы өчен, яшәү циклының барлык стадияләрен исәпкә алып, хәрәкәт мөмкинлекләре чикле (гәүдәнең аскы өлеше дисфункцияле) кешеләр өчен үзаллы (озата баручысыз) һәм тоткарсыз йөрергә мөмкинлек бирә торган күп функцияле универсаль җайланма, бәясе чикләүле инновацион проект әзерләгән иде, һәм ул экспертларга ошаулы итеп күрсәтелде.
POZIS командасы бу эшләнмәне проектлаудан алып кулланышка кертүгә кадәрге барлык баскычларны әзерләү буенча югары һөнәри осталыгын күрсәтте. Ярышларда катнашучылар барсы да WorldSkillsRussia агентлыгының һәм Свердловск өлкәсе хөкүмәтенең дипломнары белән бүләкләнде.