Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Наше время – Безнең заман» IX эшче яшьләр иҗаты республика фестиваленең гала-концертында булды

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Наше время-Безнең заман» мIX эшче яшьләр иҗаты республика фестиваленең гала - концертында булды. Чара «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.

Фестиваль 2013 елдан бирле үткәрелә. Төп максат – республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачу. Быел фестивальдә республиканың барлык муниципалитетларыннан 180 предприятие, оешма һәм учреждение катнашты.

Рөстәм Миңнеханов фестивальне оештыручыларга, шулай ук предприятие һәм муниципалитет җитәкчеләренә әлеге проектка ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. «Без бу эшнең бик уңай нәтиҗәләрен күрәбез. Эшче яшьләр иҗаты фестивале Татарстанның гомумтанылган проекты булды. Мин катнашучыларга активлыгыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сез, яхшы эшләвегез белән генә чикләнмичә, иҗат белән шөгыльләнү мөмкинлеге дә табасыз. Фестивальдә катнашучыларның һәрберсе инде җиңүче дип саныйм. Сезгә киләчәктә дә җитештерүдә һәм иҗади уңышлар телим», - диде ТР Президенты.

Фестивальнең Гран-при ияләре – Менделеевскның «Аммоний» АҖ предприятиесеннән катнашучылар. Данлыклы статуэтканы аларга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов тапшырды.

Гала-концертта 500 дән артык кеше катнашты. Концертны оештыручылар тарафыннан covid-19 профилактикасының барлык кагыйдәләре үтәлде, аерым алганда, тамашачылар залы 50%ка гына тулган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International