2021 елның 23 ноябрендә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасының локаль тәэмин итүчеләре өчен «Магнит» компаниясенең сәүдә-сатып алу сессиясе узачак. Конференциядә катнашу бушлай. Үткәрү урыны: «Kazan Palace by Tasigo» кунакханәсе, Казан шәһәре, Калинин урамы, 3Б.
Сатып алу сессиясендә катнашу өчен әлеге сылтама буенча онлайн-теркәлү узарга кирәк:
Шунысына игътибар итегез, 2021 елның 22 ноябрендә 16:00 сәгатькә кадәр генә теркәлергә мөмкин. Чараның форматы – сатып алу бүлеге вәкиле белән индивидуаль аралашу.
Катнашучыларга таләпләр:
товар җитештерүче компанияләрдән һәм шәхси эшкуарлардан берәр вәкилне катнаштыру рөхсәт ителә;
сулыш органнарын яклый торган индивидуаль чаралар (битлекләр, респираторлар) булуы мәҗбүри ;
«Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасыннан (gosuslugi.ru) файдаланып алынган, COVID-19 коронавирус йогышына каршы вакцина узуны яки соңгы алты ай дәвамында әлеге инфекция белән авыруны раслый торган шәхси QR-кодларның булуы мәҗбүри, аларның төгәл кемнеке булуын раслый торган дәлилләмә булырга тиеш;
тән температурасы югары (37,2°С тан югары) булган, йогышлы авыру билгеләре күзәтелгән затлар кертелмәячәк.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «Татарстан – Кыргызстан» эшлекле форумы эшендә катнашты. Чара Бишкектә, Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Кыргызстанга эш сәфәре кысаларында уза.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов ике көнлек визит белән Кыргызстан Республикасына килде. Делегация составына шулай ук 70 якын кеше, шул исәптән 32 оешма катнаша. Болар 23 республика предприятиесе, башкарма хакимият органнары, университетлар.
Визит кысаларында Альберт Кәримов Кыргызстан Республикасының икътисад һәм коммерция министры Данияр Амангельдиев, Кыргызстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Марат Шаршекеев, Россия-Кыргызстан үсеш фонды идарәсе рәисе вазыйфаларын башкаручы Олег Кудяков, Кыргызстан Республикасы энергетика министры урынбасарлары белән очрашты.
Очрашуларда энергетика, автомобиль төзелеше, вертолетлар төзелеше, югары технологияләр, сәламәтлек саклау, мәгариф, нефть-газ химиясе өлкәсендәге кооперация мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, ике республика предприятиеләренең хезмәттәшлеге актив үсә. Кыргызстан партнерлары белән Татарстанның «Ядран» ИК, «КАМАЗ» ГАҖ, «Татнефть» ГАҖ, «Татхимфармпрепараты» АҖ, «ПОЗиС» АҖ кебек эре предприятиеләре хезмәттәшлек итә.
«Бүгенге көндә Кыргызстан Республикасы белән хезмәттәшлекне алга таба үстерүнең зур потенциалы бар, Татарстан Республикасы моның белән кызыксына», – диде ул үзенең чыгышында.
Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингының POZIS компаниясе белгечләре Ростех җыелма командасы составында югары технологияле индустрия тармакларының WorldSkillsHi-Tech 2021 киң белемле эшче һөнәрләре VIII милли чемпионатында катнашты.
POZISның инновацион техник үзәгенең инженер-конструкторы Рәмил Гобәйдуллин җитәкләгән яшь белгечләр командасы «Яшәү циклы белән идарә итү» дигән бәйгедә катнашты. Техник биремгә ярашлы рәвештә предприятие белгечләре азаккы кулланучы өчен, яшәү циклының барлык стадияләрен исәпкә алып, хәрәкәт мөмкинлекләре чикле (гәүдәнең аскы өлеше дисфункцияле) кешеләр өчен үзаллы (озата баручысыз) һәм тоткарсыз йөрергә мөмкинлек бирә торган күп функцияле универсаль җайланма, бәясе чикләүле инновацион проект әзерләгән иде, һәм ул экспертларга ошаулы итеп күрсәтелде.
POZIS командасы бу эшләнмәне проектлаудан алып кулланышка кертүгә кадәрге барлык баскычларны әзерләү буенча югары һөнәри осталыгын күрсәтте. Ярышларда катнашучылар барсы да WorldSkillsRussia агентлыгының һәм Свердловск өлкәсе хөкүмәтенең дипломнары белән бүләкләнде.
Россия банкы хезмәттәшлек итү белән кызыксынучы Татарстан эшкуарларын һәм оешмаларын конференциядә катнашырга чакыра.
Чарада катнашучылар Россия Банкында сатып алу процессының ничек оештырылуы, ничек итеп регуляторны тәэмин итүче булу, контрагентларга нинди таләпләр куелуы турында беләчәк. Шулай ук конкрет юнәлешләр: мәгълүмат технологияләре, төзелеш һәм ремонт, консалтинг һәм башкалар буенча сатып алуларга кагылышлы тематик түгәрәк өстәлләр дә уздырылачак.
Онлайн-формат географияне һәм конференциядә катнашучылар санын сизелерлек киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк, быел аңа беренче тапкыр ЕАЭС илләреннән бизнес вәкилләре дә чакырылган. Моннан тыш, чарада эре финанс оешмаларының сатып алу бүлекчәләре җитәкчеләре чыгыш ясаячак.
Россия банкы хезмәттәшлек итүдә мәнфәгатьле эшкуарларны һәм оешмаларны конференциядә катнашырга чакыра. Теркәлү 12-24 ноябрь көннәрендә үткәрелә.
Чарада катнашу бушлай.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Төп максаты – «Чикләрсез композитлар» IX форумы чараларында катнашу. Форум ике форматта уза: «Сколково» технопаркында, онлайн режимда, Иннопром Online мәйданчыгында.
Форум Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә «Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмәсе белән партнерлыкта уза. Росатом форумның эшлекле программасының партнеры, генераль спонсоры – «Чикләрсез композитлар» төбәкара кластеры.
Программада: «2035 елга кадәр композитлар тармагын үстерү стратегиясе»; «Җиңел канатлар: ничек дәүләт Россия композитлар базары күтәрелешенә ярдәм итә ала»; «Композитлар - материаллар, эшләнмәләр, гамәлгә кертү, нәтиҗәлелеге»; «Композитлар – заманча суднолар төзү тренды»; «Төзелеш индустриясендә композитлар куллануның яңа мөмкинлекләре».
Рөстәм Миңнеханов «2035 елга кадәр композитлар тармагын үстерү стратегиясе» пленар утырышында катнашты. Утырышның модераторы – Росатом Юматексның генераль директоры Александр Тюнин.
Форум сайтында пленар утырышның онлайн трансляциясе оештырылган иде.
«Росатом» дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев чыгышында композитларның Татарстан Республикасы белән глобаль хезмәттәшлек темасы булуын ассызыклады. «Росатом тармак эшли башлаганнан бирле тотрыклы үсеш һәм югары тормыш стандартлары максатларын билгели, - диде ул. - Композит материалларны үстерү – икътисадый көн тәртибен үстерүгә җитди өлеш. Бу инде климатик көн тәртибенә һәм БМОның башка 17 Глобаль максатына уңай йогынты ясый. Киләсе елда Х форум инде киңрәк форматта узарга мөмкин».
Утырыш барышында модератор Александр Тюнин искә төшергәнчә, күп кенә сәнәгать предприятиеләре, махсус икътисадый зоналар, югары уку йортлары һәм технопарклар композит индустриясен үстерү кысаларында федерациянең өч субъекты территориясендә урнашкан, бу: Татарстан Республикасы, Мәскәү һәм Саратов өлкәләре. Узган ел кластер составына Ульяновск һәм Тула өлкәләре дә кергән.
Ил территориясендә композитларны җитештерүне һәм куллануны үстерү буенча иң танылганы – Татарстан Республикасы, дип ассызыклады модератор.
Рөстәм Миңнеханов төбәк композитлар юнәлешен ни өчен актив үстерә башлады һәм уңышның нигезе нәрсәдә, башка төбәкләр нинди уникаль алымнар ала, дигән сорауга җавап бирде.
Татарстан Президенты ассызыклаганча, композитлар җитештерү өлешендә барлык проектлар Росатом ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Аның сүзләренә караганда, Татарстан һәрвакыт җитештерүне үстерү өчен яңа урыннар эзли.
«Безнең республика – нефть, нефть химиясе республикасы һәм, әлбәттә, төбәкнең үсеше нефть, газ, химия комплексын үстерү программасы кысаларында бара. Бүген инде бишенче программа тормышка ашырыла. Шул ук вакытта төп бурыч – углеводород чималын эшкәртү тирәнлеген арттыру, яңа материаллар алу. Бу функциональ материаллар – яңа һәм композит материаллар, супер-конструкцион пластмассалар, функциональ өстәмәләр җитештерү», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» компаниясе гамәлгә ашыра торган ТАНЕКО комплексын мисал итеп китерде: композит материаллар монда мөһим конструкцияләрдә, эстакадаларда кулланылган, алар буенча барлык кабель линияләре салынган.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук искә төшергәнчә, композит элементлар Казан вертолетлар заводы җитештерүендә кулланыла. Шулай ук республикада «Заряд» компаниясенең композитлардан торган хоккей кәшәкәләре җитештерелә.
«Болар барысы да – бер көнлек кенә эш түгел», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, Татарстанда композитлар нигезендә берничә производство тәкъдим ителгән - «Татнефть – Алабуга Стекловолокно», «Татнефть – Пресскомпозит», «КАМАТЕК», «Алабуга-Волокно».
Ул шулай ук якын көннәрдә «Алабуга» МИЗ территориясендә ПАН – прекурсор җитештерү буенча яңа завод ачылачагын хәбәр итте. Росатом белән хезмәттәшлек итү турында.
Рөстәм Миңнеханов Алексей Лихачевка бу проектка ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.
«Үсеш алган бар нәрсә дә фәннән башка була алмый. Фән катнашыннан башка алга китеш булмый. Без моңа зур игътибар бирәбез, - дип ассызыклады ул. - Кластерның җиде тармак университетыннан дүртесе – безнеке».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, Татарстанда ике махсус икътисадый зона («Алабуга» МИЗ һәм «Иннополис» МИЗ) эшли, һәм икесендә дә Росатом бик җитди тәкъдим ителгән.
Моннан тыш, республикада технопарклар һәм сәнәгать мәйданчыклары бар – барлыгы 100 дән артык. «Без барлык проектларны да алып барабыз һәм хуплыйбыз, - диде ул. - Росатом һәм Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән. Шуңа күрә безнең Россия партнерлары белән хезмәттәшлек үсә. Без монда зур киләчәк күрәбез».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук республика киләчәктә дә композитларны алга этәрүгә бәйле барлык проектларга ярдәм итәчәк һәм аларны үстерүгә җәлеп итәчәк, дип ышандырды.
Татарстан Республикасы Индустрия-сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре 17 ноябрьдә республиканың югары һәм урта-махсус уку йортларында узган «Яшь һөнәрмәннәр» (WorldSkillsRussia) төбәк чемпионаты ачылу тантанасында катнашты.
Татарстан Республикасы Индустрия-сәүдә министрлыгына барлыгы 60тан артык компетенция беркетелгән. Моңа лаборатор химик анализ, прототиплар ясау, полимеханика һәм автоматлаштыру, цифрлы модельер, йөкләрне экспедицияләү, индустриаль дизайн, универсаль кыру станокларында эшләү, визуаль мерчендайзинг, металл калайлар эшкәртү һәм башкалар керә.
2014 елдан алып Татарстан Республикасында зур күләмле WorldSkills проекты тормышка ашырыла. Аның максаты булып эшче һөнәрләренең абруен күтәрү һәм һөнәри белем бирүне үстерү тора.
WorldSkills стандартлары буенча эшче һөнәрләре бәйгесе шундый һөнәрләрне дөньяда киң таратуга юнәлтелгән иң зур чара булып тора, бу исә белгечләрне өйрәтү программасын яңа сыйфат кимәленә күтәрергә мөмкинлек бирә. Бу хәрәкәтнең киң таралуы аркасында эшче һөнәрләре яшьләр арасында популяр булып китте. Ә укыту программалары дөнья стандартларына яраштырып яңадан карала, шуңа бәйле рәвештә югары белгечлекле һәм конкуренциягә сәләтле кадрлар әзерләү мөмкинлеге арта.
Иң яхшы методика һәм практикалар һөнәри осталык бәйгеләрендә нәтиҗәлелек буенча сынала.
Татарстан Республикасы индустрия һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин Төркиянең Һүрмәк Пластик компаниясе вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Индустрия һәм сәүдә министрлыгында узды, аның барышында индустрия өлкәсендә икеяклы хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.
Һүрмәк Пластик компаниясе 1969 елда оештырылган, автомобиль индустриясендә пластик компонентлар кою өчен станоклар, шулай ук каплар, халык кулланышы товарлары, электротехника җитештерә.
Россия Индустрия-сәүдә министрлыгы Заманча технологияләр исемлеген формалаштыру өчен тәкъдимнәр җыюны игълан итте. Исемлеккә ярашлы рәвештә Россия оешмаларына, заманча технологияләр буенча фәнни-тикшеренү һәм сынау-конструкция эшләрен башкару өчен федераль бюджеттан субсидияләр алу хокукына конкурс сайлавы үткәреләчәк
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 12.12.2019 № 1649 карарына ярашлы рәвештә субсидия турыдан-туры җитештерүгә һәм конкуренциягә сәләтле индустрия продукцияләрен сатуга бәйле оешмаларның яңарышлы эшчәнлегенә булышу өчен бирелә. Субсидияләрнең иң зур күләмен ярашлы Тармак-ара комиссия билгеләячәк.
Тәкъдимнәр Дәүләти индустрия белешмәләре системасында 2021 елның 10 декабренә кадәр, https://gisp.gov.ru/pp1649tech/ адресы буенча җыела.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Наше время-Безнең заман» мIX эшче яшьләр иҗаты республика фестиваленең гала - концертында булды. Чара «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.
Фестиваль 2013 елдан бирле үткәрелә. Төп максат – республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачу. Быел фестивальдә республиканың барлык муниципалитетларыннан 180 предприятие, оешма һәм учреждение катнашты.
Рөстәм Миңнеханов фестивальне оештыручыларга, шулай ук предприятие һәм муниципалитет җитәкчеләренә әлеге проектка ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. «Без бу эшнең бик уңай нәтиҗәләрен күрәбез. Эшче яшьләр иҗаты фестивале Татарстанның гомумтанылган проекты булды. Мин катнашучыларга активлыгыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сез, яхшы эшләвегез белән генә чикләнмичә, иҗат белән шөгыльләнү мөмкинлеге дә табасыз. Фестивальдә катнашучыларның һәрберсе инде җиңүче дип саныйм. Сезгә киләчәктә дә җитештерүдә һәм иҗади уңышлар телим», - диде ТР Президенты.
Фестивальнең Гран-при ияләре – Менделеевскның «Аммоний» АҖ предприятиесеннән катнашучылар. Данлыклы статуэтканы аларга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов тапшырды.
Гала-концертта 500 дән артык кеше катнашты. Концертны оештыручылар тарафыннан covid-19 профилактикасының барлык кагыйдәләре үтәлде, аерым алганда, тамашачылар залы 50%ка гына тулган иде.