POZIS «дуаль белем бирү» программасын үстерә

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Ростех Дәүләт корпорациясе «Технодинамика» холдингының POZIS компаниясе, Зеленодольск механика көллияте белән берлектә, предприятие өчен кадрлар әзерләүдә киләчәге булган берничә юнәлешне билгеләгән. Яклар бер үк вакытта көллияттә дә, хакыйкый эшчәнлек башкару урынында да кадрлар әзерләү, уку йортының матди-техник нигезен яхшырту, шулай ук заводта студентлар өчен технологик лаборатория булдыру мәсьәләләре буенча фикер алышканнар.  

Дуаль белем хакыйкый тәҗрибә белән бергә теоретик әзерлекне дә күздә тота, шул ук вакытта белем бирү эшчәнлегенең 30% – уку йортында, 70% җитештерү тармагында уза.

Төп мәсьәләләр буенча фикер алышу «ПОЗиС» АҖ генераль директоры Радик Хәсәновның Зеленодольск механика көллияте җитәкчелеге белән очрашуы барышында узган. Ул ЗМК укыту базасы – эшчәнлекне кеше катнашыннан башка үтәлерлек итеп үзгәртү, робот техникасы һәм мехатрониклар лабораторияләре базасы белән танышкан. Шулай ук компания башлыгы булачак технологлар, ЧПУ механиклары һәм операторлары белән дә күрешкән. Хәсәнов машина төзелеше тармагының яшь белгечләренә «ПОЗИС»ның җитештерү казанышлары, эшчәнлекнең төп һәм киләчәк юнәлешләре турында сөйләгән, заводта эш тәҗрибәсе алган иң яхшы студентларга Рәхмәт хатлары һәм грантлар тапшырган.

«Бүген машина төзелеше тармагында югары квалификацияле һәм талантлы белгечләргә ихтыяҗ зур, предприятиенең көндәшлеккә сәләтлелеге һәм киләчәге аларга бәйле. Без һәрвакыт үзебезнең сафларга амбициоз һәм креатив хезмәткәрләрне кабул итәргә шатбыз, алар өчен без лаеклы үсеш шартлары тудырабыз. Бу уңайдан «ПОЗИС» компаниясе дуаль белем бирү программасын актив хуплый. Хезмәт семестры чорында тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә булачак белгечләр алган белемнәрен һәм күнекмәләрен тәҗрибәдә ныгыта. Чын җитештерү шартларында предприятие корылышы, проектлауның технологик чылбырлары, «ПОЗиС»та җитештерелә торган продукцияне эшләп чыгару һәм җитештерү эшләре белән танышалар», - дип билгеләп үткән «ПОЗиС» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов.

«ПОЗиС» АҖ 80 елдан артык кадрлар әзерләү мәсьәләләрендә ЗМК белән хезмәттәшлек итә. Бүген заводта көллият әзерләгән 500дән артык белгеч эшли. Алар арасында 60 - җитәкче составта.  

«Заводта эш тәҗрибәсе алу - заманча югары технологияле җиһазлар белән танышу, тәҗрибәдә компетенцияләрне формалаштыру һәм үстерү мөмкинлеге, хезмәт базарында конкурентлы өстенлек алу. 2021 елда белем бирү кластеры кысаларында көллиятнең 390 студенты POZIS компаниясендә эш күнекмәләре алды», - дип сөйли «Зеленодольск механика көллияте» АҖ директоры Виктор Муханов.

2015 елда Татарстан Республикасы Президенты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә, POZIS  Зеленодольск механика көллияте базасында ресурс үзәгенең баш кураторы һәм оештыручысы булган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Зеленодольск механика көллияте һәм «ПОЗиС» арасындагы хезмәттәшлектә системалы якын килү нәтиҗәсендә әлеге ресурс үзәге Татарстанда гына түгел, ә тулаем Россиядә дә бизнес-юнәлешле уку йорты булып тора. Проектта катнашу биналарны һәм бүлмәләрне үзгәртеп кору, заманча югары технологияле җиһазлар сатып алу һәм укыту өчен көнүзәк программа төзү мөмкинлеген биргән. Болар барысы да көллияттә укыту-җитештерү эшчәнлегенең сыйфатын сизелерлек яхшырткан, ул, үз чиратында, чыгарылыш укучыларын әзерләү дәрәҗәсен һәм аларның хезмәт базарында конкуренциягә сәләтлелеген арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International