Татарстанның эре хастаханәләре Нәфис Косметикс оешмасыннан бүләкләр алган

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

Бу атнада компания РКБХ – көнкүреш техникасы һәм ТКДҮ көнкүреш химиясе җыелмасын бүләк иткән

Нәфис Косметикс оешмасы Республика клиник балалар хастаханәсенең балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгенә көнкүреш техникасы тапшырган. Үзәккә ярдәм итү инициативасы белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский чыккан.

Бүләкләр арасында суыткыч, кер юу машинасы һәм пациентлар һәм ата-аналар өчен, шулай ук дәвалаучы хезмәткәрләргә файдалану өчен кирәкле башка приборлар бар. Техниканың бәясе – ике йөз мең сумга якын.

«Без нәни дәваланучыларны савыктыру өчен күп көч куябыз.  Бу үзәктә яшәү шартларының уңайлы булуын телибез, чөнки балалар һәм ата-аналар хастаханә территориясендә атна, айлар дәвамында дәваланырга мәҗбүр. Күрсәтелгән ярдәм өчен предприятиегә рәхмәт» – дип сөйләде РКБХ баш табибы Айрат Зыятдинов.

Шулай ук бу атнада Нәфис Косметикс предприятиесе Төбәкара клиник-диагностика үзәге табибларына да үзе җитештергән көнкүреш химиясен – кер порошоклары, чистартучы чаралар, сабын, барлыгы 400 мең сумлык әйберләр тапшырган. 

Исегезгә төшерәбез, Идел буенда беренче онкология, гематология һәм хирургия үзәге РКБХ базасында узган елның язында ачылган иде.  Монда республикадан гына түгел, Идел буе федераль округының башка төбәкләреннән дә балалар дәвалана.

Нәфис Косметикс инде күп еллар дәвамында хастаханәнең әлеге бүлегенә ярдәм итеп килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International