Альберт Кәримов Үзбәкстан Республикасына эш сәфәре кысаларында берничә очрашу уздырды

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Үзбәкстан Республикасына эш визиты белән килде.

 Визит кысаларында ул шулай ук Ташкент өлкәсе хәкиме урынбасары һәм Үзбәкстан Республикасы энергетика министры урынбасары белән дә очрашты.

 Уртак инвестицион проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре, шулай ук ике республиканың икътисадый эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International