Альберт Кәримов Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү йомгаклары турында сөйләде

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерүгә багышланган матбугат конференциясендә катнашты. 

 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында республика программасы буенча 1 643 берәмлек транспорт чарасы метанда эшли торган итеп үзгәртелгән һәм газ-мотор белән эшли торган 551 берәмлек транспорт чарасы сатып алынган. 

 Республикада автомобильләрне газ белән эшләү өчен үзгәртеп җиһазлау буенча даими рәвештә 10 аккредитацияләнгән яңарту һәм техник хезмәт күрсәтү пункты эшли.

 Бүгенге көндә республика территориясендә Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы территориясендә 37 АГТКС һәм 1 ПАГЗ урнашкан.

 Республикада оештырылган АГНКС челтәренең гомуми проект җитештерүчәнлеге елына 300 млн.куб.метрдан артык сыекландырылган  табигый газ тәшкил итә.

 2021 елда Татарстан Республикасы «2021-2025 елларга Татарстан Республикасында сыекландырылган табигый газ базарын үстерү» программасын раслаган беренче төбәк булды.

 Ул сыекландырылган табигый газны җитештерү-сату инфраструктурасын үстерүне, шулай ук сыекландырылган табигый газны файдалануның киләчәге булган юнәлешләрен үзләштерүне күздә тота.

 Әлеге программа кысаларында Татарстан Республикасының Биектау һәм Теләче районнарында табигый газны сыекландыру буенча 2 завод төзелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International