"Татнефть" ҖАҖ директорлар Советы 2016 елның беренче кварталына йомгак ясады

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

2016 елның 25 маенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ҖАҖ директорлар Советының чираттагы утырышы булып узды.

Утырышта 2016 елның дүрт ае эчендә компаниянең бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды, агымдагы елның июнь аена бюджет расланды, агымдагы елның беренче кварталында финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре хакында сөйләшенде.

2016 елның беренче өч аенда "Татнефть" ҖАҖ чыганакларында 6 миллион 846 мең тонна нефть чыгарылган, бу узган елның шул ук чоры дәрәҗәсе белән чагыштырганда 5,4%ка югарырак. Әшәлче ятмасында 119 мең тонна югары үзле нефть чыгарылган. Җылылык методларын куллана башлаудан бирле 2016 елның 1апреле торышына 1058 мең тонна югары үзле нефть чыгарылган.

Финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәләре буенча хисап чоры эчендә алынган чиста табыш 20 миллиард сум тәшкил итә.

Утырышта катнашучылар битум нефте чыганакларында эшләгәндә әйләнә-тирәне саклау өлкәсендә мониторинг торышы хакында сөйләштеләр.

Төрле экологик куркыныч хәлләр булырга мөмкинлеген искә алып "Татнефть" күпкырлы масштаблы табигатьне саклау программасын гамәлгә ашыра. Шул исәптән, һава, су, туфрак мохитын даими контрольдә тота, шулай ук, комплекслы геодинамик күзәтүләр үткәрә.

Утырышта узган елгы эш нәтиҗәләре буенча хисап турында мәгълүмат тыңланды, еллык бухгалтерлык хисабы, финанс ел нәтиҗәләре буенча керем һәм чыгымнарны бүлү, "ПрайсвотерхаусКуперс Аудит" ЯАҖ аудитор компаниясе һәм җәмгыятьнең ревизия комиссиясе тарафыннан компаниянең 2015 елгы финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерү нәтиҗәләре, "Татнефть" ҖАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышын үткәрү хакында сүз барды.

Шулай ук, директорлар Советында компания эшчәнлегенә бәйле башка мәсьәләләр дә каралды.

("Татнефть" ҖАҖ Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International