Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов 8 март Көне белән котлап: “Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезне Халыкара хатын-кызлар көне 8 март белән тәбрик итәм! Бу кабатланмас матурлык, мәхәббәт, гармония, язгы яңарыш һәм гүзәл затларга рәхмәт сүзләре белдерү өчен менә дигән сәбәп. Сезнең беркайчан да иртәгәсе көнгә булган ышанычыгыз югалмасын, иң изге теләкләрегез тормышка ашсын, гаиләгездә һәрвакыт тигезлек хөкем сөрсен! Чын күңелдән Сезгә корычтай нык сәламәтлек, язгы күтәренке кәефләр, уңышлар, якыннарыгызның җылысын һәм янәшәгездә булуын телим”.
Шулай ук, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды хатын-кызларны якынлашып килүче хатын-кызлар көне 8 Март белән котлау тантанасы узды, анда ветераннар Советы Рәисе, локаль сугышларда катнашучы, сугыш хәрәкәтләре ветераны, отставкадагы полковник Таһир Буданов һәм мобилизация эшләре буенча бүлек башлыгы, сугыш хәрәкәтләре ветераны, отставкадагы полковник Петр Чумаков һәм башка хезмәткәрләре катнашты.