«Татарстан Республикасында сәнәгать сәясәте турында» Татарстан Республикасы закон проектын карау

2016 елның 3 марты, пәнҗешәмбе
 

Бүген, 3 март Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык Комитеты һәм “Россия Федерациясе гражданнарын кулай бәяле, уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыруда тикшереп тору буенча парламент Комиссиясенең күчмә утырышында “Татарстан Республикасында сәнәгать сәясәте турында” Татарстан Республикасы закон проекты каралды. Документ беренче укылышка әзерләнде. Депутатларга аны Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов тәкъдим итте.

Алберт Кәримов билгеләп үткәнчә, закон проекты “Стратегия-2030”да билгеләнгән Татарстан үсешенең стратегик максатларын практик рәвештә гамәлгә ашыру өчен эшләнде.

Эшләнгән закон проекты сәнәгать сәясәтенең төп инструментларын тормышка ашыруда, сәнәгатьне стимуллаштыру чараларын системага салуда нигез булырга тиеш.

Закон проектында импортны алыштыру үсешенә финанс ярдәм итү чаралары язылган, сәнәгый кооперация, фәнни-техник һәм инновацион эшчәнлек, дәүләт һәм муниципаль преференцияләре һәм башка ярдәм итү чаралары күрсәтелгән.

Закон проекты, шулай ук, индустриаль (сәнәгый) парклар, аларның идарә итү компанияләре, сәнәгать кластерлары өчен дә ярдәм итү чараларын күздә тота.

Яңа төшенчә кертелә Татарстан Республикасы исеменнән махсус инвестиция контракты. Закон проекты мондый контракт төзү тәртибен билгели.

Закон проекты җайга салу өлкәсеннән спиртлы азык-төлек продукциясе, алкогольле продукция һәм тәмәке җитештерү алып ташланган.

"Закон проекты кабул ителгәннән соң тиешле дәүләт программасы һәм кече закон актлары эшләнәчәк, - дип ассызыклады Алберт Кәримов - болар барысы да законда билгеләнгән механизмнарны тизрәк эшләтеп җибәрү өчен эшләнә һәм безнең республика икътисадының көндәшлеккә сәләтле булуын күтәрү өчен башкарыла”.

Закон проекты Комитет тарафыннан хупланды һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясендә карау һәм беренче укылышта кабул итү өчен тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International