Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Global Advisory компаниясе идарәсе рәисе Абдел-Һади Әл-Һаҗәри (Катар) белән очрашты.
Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башка рәсми затлар катнашты.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Катар белән хезмәттәшлек җайланган элемтәләр кысаларында дәвам итәчәк дип белдерде. Шулай ук, ул күптән түгел (2015 елның декабрендә) Татарстан Республикасы делегациясенең Катарда булып узган визиты вакытында күрсәтелгән игътибарлары өчен рәхмәтен белдерде.
"Без бүген элемтәләрне киңәйтү бурычын карыйбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Үз чиратында, Абдел-Һади Әл-Һаҗәри Татарстан Республикасын күрергә чакырылулары өчен рәхмәтен белдерде. "Безнең хезмәттәшлекне киңәйтү өчен без сезнең республикада булган мөмкинлекләрне өйрәнергә телибез һәм ул мөмкинлекләрне бизнесны үстерүдә кулланырга кирәк", - диде ул.
"Без берничә уртак предприятие оештыра һәм безнең хезмәттәшлекне ныгыта алабыз", - дип билгеләп үтте Абдел-Һади Әл-Һаҗәри. Аның сүзләренә караганда, ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре булып авыл хуҗалыгы, ИТ-индустриясе, автомобильләр җитештерү, шулай ук нефть химиясе секторы чыга ала диде.