Бүген, 2 март Казанда "Пивоварня Москва-Эфес" АҖ филиалы сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне ныгыту, җитештерү һәм чыгарылган продукциянең сыйфаты белән танышу максаты белән сәүдә челтәрләре компанияләре вәкилләре өчен экскурсия-презентация оештырды.
Чара программасына җитештерү мәйданчыгын күрү керде, “Эфес” компаниясе продукциясе белән танышу, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы сыра базарына күзәтү ясау булды.
Белешмә: "Эфес" казан заводы - Россиянең иң борынгы сыра ясау заводларының берсе, 1867 елда нигезләнгән, EFES төркеме составына 2006 елда керде. Җитештерү куәте 700 млн. литр сыра тәшкил итә. Предприятие штатында 500 гә якын кеше. Казан сыра ясау заводында Россияда киң популярлык алган сыра маркалары җитештерелә: «Старый Мельник», «Белый Медведь», «Gold mine Beer», «Жигулевское», «Старый мельник из бочонка», «Восточная Бавария.
2007 ел ахырында сыра ясау заводында модернизацияләү эшләре башланган иде. Яңа җиһазлар кертелгән һәм җитештерүнең барлык стадияләрендә дә сыйфатны контрольдә тоту системасы оптимальләштерелгән иде. 2009 елда Казан Efes Rus сыра ясау заводында Германиянең КХЅ фирмасы җитештергән яңа ПЭТ линиясе, Германиянең Standartkessel фирмасы җитештергән HD 01-22 Condor Boiler казаннары, җитештерүчәнлеге сәгатенә 270 м3 булган скважина суы өчен су әзерләү станциясе сыра җитештерү өчен кирәкле булган суны әзерләү өчен кулланыла, шулай ук казан туклануы өчен кулланылган суның тозлылыгын киметү һәм йомшатру өчен файдалануга тапшырылган.
Компанияда бизнесны алып бару корпоратив социаль җаваплылык һәм хәйрия, сыйфат өлкәсендә корпоратив сәясәт, азык-төлек куркынычсызлыгы, экология һәм хезмәтне саклау кысаларында гамәлгә ашырыла.