Японияда "Fanuc" компаниясе заводы белән танышу

2016 елның 1 марты, сишәмбе
 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кысаларында Токио шәһәренә сәнәгый автоматизацияләү өчен җиһазлар җитештерүче "Fanuc" япон компаниясенең заводында булды. Татарстан җитәкчесе заводка Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендәге россия делегациясе составында килде, алар арасында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары- Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм башка рәсми затлар да бар.

Җитештерү мәйданчыкларын карар алдыннан Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Fanuc" компаниясе президенты Йошихара Инаба белән очраштылар. Денис Мантуров билгеләвенчә, Россия өчен сәнәгать секторы үсеше өлкәсендә станок төзелеше перспектив юнәлешләрнең берсе булып тора. “Без япон компаниясе белән хезмәттәшлек итүдә кызыксыну тоябыз, шуңа күрә сүз автоматлаштырылган җиһазлар сатып алу турында гына түгел, ә гомумән, "Fanuc" компаниясенең россия машина төзү предприятияләрен модернизацияләү процессында катнашуы турында бара”,- дип өстәде министр.

РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе әйтүенчә, хезмәттәшлек форматы төрле булырга мөмкин: лицензия сатып алу аша, уртак предприятияләр булдыру һәм башкалар. “Сезнең компаниянең челтәрләре бөтен дөньяда бар, шул исәптән хезмәт күрсәтү үзәкләре һәм укыту-өйрәтү учреждениеләре. Без хезмәттәшлекне үстерергә телибез", - дип аңлатты ул.

Йошихара Инаба Денис Мантуровка рәхмәтен белдерде һәм аның фикеренчә, автомобиль төзелеше Россияда үсәчәк, шуңа күрә, "Fanuc" компаниясе үз роботларын Россия Федерациясе заводларына таныту өчен эш алып барачак.

Алга таба, россия делегациясе әгъзалары өчен  "Fanuc" компаниясе заводында экскурсия оештырылды, аның барышында Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа җитештерү технологияләре һәм автоматлаштырылган җиһазларның тестын үткәрү процессы белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International