Бүген, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мицубиси Хэви Индастриз» компаниясенең директорлар советы рәисе Хидеаки Омия һәм «Соджиц Корпорейшн» компанисе директорлар советы вице-президенты Такаси Хара белән очрашты.
Татарстан Республикасыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары- Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, “Татнефть» ЯАҖ генераль директоры Наил Маганов, “Аммоний” ААҖ директорлар советы рәисе Ренат Ханбиков, «ТүбәнКама нефтехим” ЯАҖ директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин катнаштылар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үтүенчә, ике компания белән дә Татарстан 2007 елдан бирле актив хезмәттәшлек итә. Ул вакытта “Аммоний” комплексын проектлаштыру һәм төзү эшләрен башлау турында килешү төзелгән иде. “Ул вакытта күпләр бу проект тормышка ашуына ышанмадылар, аны батачак дип уйладылар. Тик, уртак хезмәт нәтиҗәсендә без аны гамәлгә ашыра алдык. Мин сезгә бу эшкә керткән зур өлешегез өчен рәхмәтләремне белдерәсем килә”-дип, япон компанияләренә мөрәҗәгать итте, Президент.
Рөстәм Миңнеханов дөнья һәм ил базарлары метанол, ашламалар буенча гел алга китү өстендә эшлиләр, дип өстәде. Тагын бер аналогик “Аммоний-2” газ, химия комплексын төзү кирәклеге туды. Менделеевск шәһәрендә беренче комплексны төзегән вакытта тупланган тәҗрибә, яңасын төзегәндә тормышка ашыру вакытын, документалар белән эшләүдә һәм чыгымнарны киметүдә безгә ярдәм итәчәк, диде Татарстан Президенты.
Япон коллегалар, үз чиратларында, Рөстәм Миңнехановны “Аммоний” комплексы ачылышы белән котладылар һәм завод япон-кытай консорциумының иң уңышлы проектларының берсе дип өстәделәр.
Алга табан “Аммоний-2” проекты буенча ниятләр турында меморандумга кул кую тантанасы булып узды. Документка “Аммоний” АҖ директорлар советы рәисе Ренат Ханбиков, “Татнефть» ЯАҖ генераль директоры Наил Маганов, «Мицубиси Хэви Индастриз» һәм «Соджиц Корпорейшн» компанияләре җитәкчеләре имзаларын аттылар.
“Аммоний” заводын төзүдә, гамәлгә ашыруда зур өлешен керткән «Мицубиси Хэви Индастриз» компаниясенең директорлар советы рәисе Хидеаки Омияга Татарстан Президенты зур Хөрмәт һәм Рәхмәтен белдерде.