Красноярск икътисадый форумында җитештерүчеләргә ярдәм итүнең яңа юнәлешләре һәм сәнәгатьне үстерү региональ фондларын булдыру перспективалары хакында фикерләштеләр

2016 елның 20 феврале, шимбә
 

2016 елның 20 февралендә КИФ-2016 программасы кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов түгәрәк өстәл барышында "Сәнәгатьне үстерү фонды - эшчәнлекнең беренче нәтиҗәләре нинди?" дигән тема белән чыгыш ясады. 

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар сәнәгатьне үстерү фондының Федерация субъектларының башкарма хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлек итү сорауларын, җитештерүчеләргә ярдәм итүнең яңа юнәлешләре һәм сәнәгатьне үстерү региональ фондларын булдыру перспективалары хакында фикер алыштылар.

Түгәрәк өстәлдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп ТР сәнәгать һәм сәүдә министырлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов сәнәгать предприятияләре өчен узган ел иң мөһим вакыйгаларның берсе булып, Сәнәгатьне үстерү фондының эшли башлавы булды, дип билгеләп үтте. Фонд 4 программа буенча эшли, 50 млн сумнан алып 700 млн сумга кадәр займны 5% белән финанслый (импортны алыштыру проекты, банкка кадәрге финанслау проекты, инвестиция алды финанслау проекты, консорциум проекты).

Алберт Кәримов сүзләренчә, "Фонд - Россияда сәнәгать сәясәте турындагы канун тарафыннан кертелгән гамәлдәге төп ярдәм инструменты. Аның механизмы тиз арада эшкә җибәрелде: узган ел бүлеп биреленгән йөгерме миллиард сум ярты ел эчендә үзләштерелде. Фонд тарафыннан татарстан предприятияләренең дүрт проекты яклап чыгылды. Алар арасында: "Интерскол-Алабуга" АҖ 500 млн сумга яңа заманча һөнәри электроинструмент җитештерү буенча проекты, "СафПэт" ҖАҖ  700 млн сумлык терефталь кислотасы һәм полиэтилентерефталь җитештерү буенча  проекты, "Паритет" ҖАҖ 102 млн сумлык яңартылган конструкцияле балалар өчен сидек җыю савытларын җитештерүне оештыру проекты, "Кама Кристалл Технолоджи" ҖАҖ 101,8млн сумлык аеруча чиста алюминий оксидын җитештерү буенча проекты.

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Фонд һәм Федерация субъектларының хезмәттәшлеге буенча актуаль сораулар булып фондның анонсланган программасын гамәлгә ашыру - җитештерү җиһазларының лизингына ярдәм итү, шулай ук сәнәгатьне үстерү региональ фондларын булдыру, дип билгеләде. Алберт Кәримов хәбәр итүенчә, ТР сәнәгать сәясәте турындагы Канун проектында Татарстан Республикасы Сәнәгатьне үстерү фондын булдыру турында да әйтелә, диде.        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International