2016 елның 19 февралендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Чиләбе өлкәсе делегациясе белән очрашу булып узды. Очрашуда Чиләбе өлкәсенең икътисади үсеш министры Сергей Смольников, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының структура бүлекчәләре җитәкчеләре, Чиләбе өлкәсенең башкарма хакимияте органнары вәкилләре катнашты.
Очрашу барышында сәнәгать предприятиеләренә дәүләт ярдәме мәсьәләләре буенча эш тәҗрибәсен уртаклаштылар, тышкы икътисадый, төбәкара һәм күргәзмә - ярминкә эшчәнлегенең үсеше, дәүләт сатып алуларын оештыру һәм уздыру хакында тәҗрибәләрен алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында 17-19 февраль көннәрендә эш визиты белән Чиләбе делегациясе булды. Визитның максаты-стратегик планлаштыру өлкәсендә, инвестицион һәм инновацион үсеш, шулай ук тышкы икътисадый эшчәнлекне алып бару өлкәсендә Татарстаннның тәҗрибәсен өйрәнү.
Визит кысаларында делегация әгъзалары югары технологияләр өлкәсендәге "IT-парк" Технопаркын, "Алабуга" Махсус Икътисади Зонасын, “Мастер” Кама индустираль паркын карадылар.