22160 проектлы өченче патруль корабын салу тантанасы

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе
 

2016 елның 18 февралендә “А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” ААҖдә “Төньяк проект-конструкторлык бюросы" ААҖ (Санкт-Петербург шәһәре) тарафыннан проектлаштырылган 22160 проектлы өченче патруль корабын салу тантанасы булып узды.

Чарада РФ оборона министрлыгы җитәкчелеге вәкилләре, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, “Ак Барс” Холдинг компаниясе ААҖ, “А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” ААҖ, Яшел Үзән муниципаль районы вәкилләре, “Төньяк проект-конструкторлык бюросы" ААҖ, контрагент оешма вәкилләре катнашты.    

Россия Флоты өчен кораблар төзүгә һәм тапшыруга зур өлеш керткән завод хезмәткәрләренә РФ оборона министрлыгы һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының бүләкләре тапшырылды.

Мөхтәрәм кунаклар кадрлар әзерләү Уку-укыту үзәгендә булдылар, завод  белгечләренең квалификациясен күтәрү программасы белән таныштылар,  җитештерү цехларында булдылар, төзелүче заказлар һәм предприятиене техник яктан яңадан коралландыру программасы кысаларында куелган өр-яңа җиһазларны күрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International