2016 елның 19 һәм 20 февралендә ТР Премьер-министр урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Красноярск икътисадый форумы эшендә катнаша.
Красноярск икътисадый форумы - Россияда бизнес лидерлары, дәүләт идарәсе, сәясәт, иҗтимагый оешмалар вәкилләре өчен сөйләшүләр алып бару өчен иң яхшы мәйданчыкларның берсе. Форумны оештыручылар: Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Красноярск төбәге Хөкүмәте.
2016 елның Форум темасы – “Россия: 2030 Стратегиясе”. Форумның төп бурычы 2030 елга кадәрге чорда Россия Федерациясенең социаль-икътисадый үсеше Стратегиясенең эш механизмын булдыру буенча тәкъдимнәр әзерләү булып тора.
Агымдагы елның 20 февралендә Форум программасы кысаларында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "Яңа сәнәгать сәясәте контекстында махсус инвестиция контракты" темалы “түгәрәк өстәл” барышында доклад белән чыгыш ясаячак.
Албер Кәримов ассызыклаганча, “потенциаль инвесторлар өчен дәүләт ярдәменең яңа формасы җәлеп итә торган һәм зарури булачак, чөнки яңа махсус инвестицион контрактлар төзүдә фикерләшкән актуаль мәсьәләләр шуңа ярдәм итәчәк".
Мәгълүмат өчен:
2015 елда форум темасы "Россия һәм АТР илләре: интеграция сәясәтеннән үсеш проектларына".
Форум чараларында 6 000 артык катнашучы булды, алар санында Россиянең 54 регионыннан вәкилләр һәм 35 илдән делегация әгъзалары.
Красноярск икътисадый форумы-2016 эшендә Татарстан Республикасы делегациясенең катнашуы турында мәгълүмат “Татар-информ” МА сайтында урнаштырылган:http://www.tatar-inform.ru/news/2016/02/19/492363/.
ТР Премьер-министр урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Красноярск икътисадый форумы-2016 кысаларындагы “түгәрәк өстәл” барышындагы чыгышы турында мәгълүмат “Татар-информ” МА сайтында бастырылган: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/02/19/492355/