Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Согуд Гарәбстанының хаҗ һәм өмрә эшләре министры белән очрашты

2024 елның 6 сентябре, җомга

ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанының хаҗ һәм өмрә эшләре буенча министры Тәүфикъ бен Фәүзан әр-Рабиа белән очрашты. Чарада Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә,  Татарстан, Россия-Согуд мөнәсәбәтләре кысаларында, Согуд Гарәбстаны белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә. Делегацияләр даими алмашына.

Моннан тыш, республика «КАМАЗ» автомобильләре, вертолетлар, йөк-пассажир суднолары, нефть химиясе продукциясе, минераль ашламалар, нефть-газ чыгару җайланмалары, газ турбинасы белән тәэмин итү, газ суырту җайланмалары һәм компрессорлар, суыту техникасы, азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы товарлары, медицина һәм фармацевтика продукциясе  белән кызыксына.

Очрашуда Тәүфикъ бен Фәүзән әр-Рабиа кунакчыллык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

«Безнең илләр арасында чыннан да тирән тарихи элемтәләр бар. Бу минем министр сыйфатында Россиягә, шул исәптән Татарстанга беренче визитым. Мин күргәннәремнән бик тәэсирләндем. Татарстан – бай тарихлы һәм зур казанышларга ия регион. Без нефть-газ өлкәсендә, хәләл индустриясендә һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлекнең зур потенциалын күрәбез, , – диде ул. Туры авиаэлемтәне ачу безнең элемтәләрне тагын да ныгытуга китерәчәк. Бу мәсьәлә белән шөгыльләнүче эшче төркем бар. Бу авиарейслар хаҗилар өчен генә мөһим түгел, ә Татарстан Согуд Гарәбстаныннан туристларны җәлеп итү ноктасына әверелергә мөмкин».

Өстәп әйтик,  2026 елда Россия һәм Согуд Гарәбстаны арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруга 100 ел тула. СССР Согуд дәүләтенең бәйсезлеген таныган беренче ил булды. Нигез салучы король Әбдел Газизгә СССР Хөкүмәте тарафыннан Согуд Гарәбстанын яңа оешкан дәүләт буларак тану турындагы нотаны тапшырган беренче дипломат – татар, Россиянең Хиҗаздагы консулы Кәрим Хәкимов була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International