Татарстан делегациясе Россия атом үзәге белән киләчәк хезмәттәшлек турында фикер алышты

2024 елның 6 марты, чәршәмбе

Вице-премьер – ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко җитәкчелегендәге делегация 5 мартта Саровта Россия федераль атом үзәге Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшеренү институты (РФЯЦ-ВНИИЭФ) җитәкчелеге, галимнәре белән киңәшмәдә катнашты.

Делегация составына ТР Рәисенең фән буенча ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, КФУ һәм КНИТУ-КАИ җитәкчелеге, КАМАЗ, КВЗ вәкилләре һ.б. керде.

РФЯЦ-ВНИИЭФ һәм Татарстан арасында «Логос» программалары пакеты базасында суперкомпьютер технологияләрен кертү буенча алга таба уртак эш турында фикер алыштылар.

«Хезмәттәшлек 2009 елдан бирле ике төп юнәлеш буенча алып барыла. Бу «КАМАЗ» ГАҖ һәм «КВЗ» АҖ предприятиеләрендә «Логос»ны үстерү һәм кертү һәм  «Логос» (К(П)ФУ һәм КНИТУ-КАИ) базасында инженерлык анализы һәм суперкомпьютер модельләштерүе өлкәсендә компетенцияләргә ия булган югары квалификацияле кадрлар әзерләү. Һәм бу чик түгел, без үзәкнең компетенцияләрен исәпкә алып, моның белән генә тукталмаячакбыз, – дип билгеләп үтте министр. – Санкцияләрне исәпкә алып, Россия Президенты предприятиеләрне, беренче чиратта, ОПК тармагын үзебезнең илдә җитештерелгән программа тәэминатына күчерү бурычын куйды. Без бу бурычны бергәләп үтәячәкбез, дип ышанам».

Галимнәр үз эшләнмәләрен республика сәнәгате өчен тәкъдим иттеләр. 

Очрашу кысаларында КНИТУ-КАИ белән РФЯЦ-ВНИИЭФ хезмәттәшлеге турында килешүләр имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International