Татарстан радиоэлектрон продукция җитештерү буенча технопарклар төзи

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

12 февральдә Казанда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының киң вәкиллекле йомгаклау утырышында 2023 елда аның эш нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлар  тикшерелде.

Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов, Мари Эл Республикасы башлыгы Юрий Зайцев, «Россия сыйфат системасы» җитәкчесе Максим Протасов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Алабуга» СҖТ» МИЗ» АҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, министрлыклар җитәкчеләре, депутатлар һ.б. катнашты.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко «Россия Федерациясе иминлеге шарты буларак предприятиеләрнең фәнни-технологик үсеше» темасына чыгыш ясады.

Ул билгеләп узганча, 2023 ел нәтиҗәләре буенча 4,7 трлн.сумлык продукция җибәрелгән. Сәнәгать җитештерүе индексы 103,3% тәшкил итә. Эшкәртү производстволары өлеше 71% артып китә. Күпчелек тармаклар үсеш күрсәткән.

2024 елга планнар турында сөйләгәндә, министр хәбәр иткәнчә, ТАНЕКОда ике корылманы эшләтеп җибәрү планлаштырыла, бу якты продуктларның чыгымын 8%  арттырырга һәм аларның сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Фән һәм сәнәгать бәйләнешләренә күбрәк игътибар бирелә. Зур компанияләр инжиниринг һәм фәнни-тикшеренү үзәкләре булдыралар. Бу юнәлештә лидерлар – Татнефть һәм КАМАЗ. СИБУР бик мөһим продукция җитештерү технологияләрен эшләү буенча фәнни үзәк булдыруга керешкән.

Химия, нефтехимия тармагында төп бурычлар булып түбәндәгеләр тора:

  • импортны алмаштыру;
  • полимерларны эшкәртү өлешен 28% алып 40% кадәр арттыру;
  • яңа базарларга чыгу;
  • инвестиция проектларын гамәлгә ашыру.

Әлеге бурычлар «Татнефтехиминвест-холдинг» белән берлектә 2030 елга кадәр республиканың нефть-газ химиясе комплексын үстерү программасын эшләүдә мөһим булачак.

Машина төзелеше тармагында җибәрелгән продукция күләме 30% арткан һәм 1 трлн.сумнан артып киткән.

КАМАЗ 41,5 мең автомобиль җитештергән. Быел 45 мең автомобиль җитештерү бурычы тора.

Haier җитештерелгән продукция линиясен киңәйтүне дәвам итә. Гомуми инвестицияләр 23 млрд.сумнан артык. Өченче кварталда су җылыткычларын җитештерә башлау планлаштырыла.

Республикада эшкәртү үзәкләренең беренче партиясе җыела, хәзерге локализация дәрәҗәсе 30% тәшкил итә. Станокларны Элекон заводы һәм Шимко исемендәге радиоэлектроника заводы сатып алган. Тармакны үстерү өчен заказлар кирәк.

Радиоэлектрон продукция җитештерү планлаштырылган «Промэнерго» һәм «Олимп» технопаркларын төзү өчен, Икътисад министрлыгы белән берлектә, 1 млрд.сумнан артык федераль финанслау җәлеп ителгән.

«Алабуга» МИЗда, импортны алмаштыру максатыннан, синтетик җепләрдән тукымалар һәм трикотаж бәйләү җебе җитештерү буенча 2 инновацион проект гамәлгә ашырыла.

Энергетика тармагында барлык өч эре компаниянең генерацияләү җиһазларын 737 МВт гомуми куәтенә модернизацияләү планлаштырыла.

Татэнергосбытның интеллектуаль исәпләү приборларын урнаштыру буенча инвестицион программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. 63 мең данә кертелгән.

Министр федераль үзәкнең җитди ярдәм күрсәтүен дә билгеләп үтте. «2023 елда предприятиеләр 80 млрд.сумлык федераль финанслар алды. Елдан-ел бу сан арта бара. Сәнәгать ипотекасыннан 1,5 млрд сум күләмендә 31 компания файдаланган», – диде ул һәм Альберт Кәримов йөзендә РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына һәм РФ Хөкүмәтенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Олег Коробченко Газпром җитәкчелегенә Можга-Алабуга газүткәргеченең икенче җепләрен инвестиция программасына кертү турындагы карар өчен аерым рәхмәт белдерде. Бу проект Түбән Кама сәнәгать узелын тулы күләмдә табигый газ белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Кадрлар проблемасын хәл итү өчен, шул исәптән, Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән яшьләр өчен тулай тораклар төзү, көллиятләрне сәнәгать мәсьәләләренә яраклаштырып үзгәртеп кору һ.б. таләп ителә.

Традиция буенча киң вәкиллекле утырыш вәкилләре каршында Татарстан Республикасы сәнәгате һәм сәүдә казанышлары күргәзмәсе оештырылды. Аларны Татарстанның 50 предприятиесе һәм югары уку йорты күрсәтте.

Экспозициядә катнашучылар арасында: КАМАЗ, Сибур-РТ, КВЗ, КАЗ, Соллерс-Алабуга, КОМ, Кама Tyres, Энэлт, Нэфис, РариТЭК, Таткабель, «Русдронопорт», Челтәр компаниясе, ЕАЗ, КамХимМаш, Роэлпром һ.б.

КЭР энергетиклары өстәмә чынбарлык ярдәмендә челтәрләрне ремонтлауда ярдәм итүче виар-күзлекләрен тәкъдим иттеләр.

«КАМА» АҖ АТОМ электромобиле платформасын тәкъдим итте  – конструктив, җитештерү һәм дизайн чишелешләре җыелмасы, аларны башка электрокар модельләрендә дә тиражларга мөмкин. 2023 ел ахырына мондый платформаның 13 данәсе булдырылган. Ул тиз һәм акрын электр заряды бирә торган станцияләр ярдәмендә эшли ала.

Хайер Haier 98 Smart TV S8 телевизорының яңа моделен һәм электр тупланма су җылыткычын күрсәтте.

Роэлпром ЮХИДИ, полиция, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, янгын сүндерүчеләр өчен пилотсыз очу аппараты чыгара. Ул шулай ук җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге бозуларны һәм законсыз урман кисү очракларын да ачыклый ала.

Беренче киндер тресты импортны алмаштырган матрас тутыргыч һәм киндер маее тәкъдим итте.

GT dress компаниясе ОВЗ белән авыручы балалар һәм яшүсмерләр өчен махсус уңайлы кием тәкъдим итте.

Өстәвенә, экспозицияне «Татарстан сәнәгате периодик системасы» белән фотозона тулыландырды – анда Менделеев таблицасы элементлары урынына республиканың эре предприятиеләре һәм аларның нигезләнү еллары күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International