Татарстанда LTE база станциясен булдырачаклар

2023 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

12 октябрьдә Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко В.И.Шимко исемендәге «Радиоэлектроника» фәнни-җитештерү берләшмәсе генераль директоры Андрей Белов белән очрашты.  Алар (мобиль телефоннар өчен мәгълүматны югары тизлектәге чыбыксыз тапшырып) LTE база станцияләре аппаратурасын эшләү проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар .

«Санкцияләр басымы белән бәйле рәвештә, кайбер кәрәзле элемтә җиһазлары җитештерүчеләр – Ericsson, Nokia, Huawei, Cisco Россия территориясендә сатуны туктату турында игълан иттеләр. Әлеге җитештерүчеләрнең җиһазлары Россия Федерациясенең күпчелек мобиль элемтә челтәрләре өчен нигез булып тора һәм элемтә челтәренең үсешен куркыныч астына куя. Шуңа күрә без үз җиһазларыбызны эшләдек», – дип билгеләде Олег Коробченко.

Россия элемтә операторларының база станцияләренә ихтыяҗы елына 100 000 берәмлек тәшкил итә.

Бүген Татарстанда кәрәзле элемтә җиһазларын эшләү белән В.И.Шимко исемендәге «Радиоэлектроника» ФҖБ фәнни-техник партнер ролендә – КНИТУ-КАИ,  инфраструктур партнер – «Таттелеком» ГАҖ, ПТ өлешендә партнер буларак «Тенет» ҖЧҖ белән берлектә җитештерә.

Андрей Белов сүзләренчә, үзебезнең ил чишелеше техник характеристикалары буенча дөньяның әйдәп баручы компанияләренең база станцияләреннән калышмаячак.

«Инфраструктура базасы һәм радиоэлектрон системалар һәм комплекслар буенча күпьеллык тәҗрибәбез әлеге проектны уңышлы тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк», – дип ышандырды ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International