Альберт Кәримов: «Бүген икътисадның теләсә нинди үсешенә әзер булырга кирәк. Без импортны алыштыру, логистика һәм кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүне тизләтергә тиеш»

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Бүген «Казан дәүләт казна дары заводы» ФКП территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Дәүләт Думасының Икътисад сәясәте комитеты рәисе Максим Топилин, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Бочаров, республика министрлыклары, ведомстволары һәм сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашында «Сәнәгать үсеше турында» дигән темага киңәшмә узды.

Чара кысаларында мәртәбәле кунаклар өстәмә һөнәри белем бирү һәм укыту-һөнәри белем бирү үзәген, махсус эшләнмәләр производствосын һәм сынау полигонын карадылар.

Үз чыгышында Альберт Кәримов Татарстан сәнәгатен үстерү нәтиҗәләре турында сөйләде. Беренче квартал нәтиҗәләре буенча, предприятиеләр тарафыннан төяп җибәрелгән продукция күләме 1,2 трлн.сум тәшкил итә, сәнәгый җитештерү индексы – 112,9%.

Сәнәгый җитештерү индексына нефть эшкәртү, нефть чыгару, резин җитештерү, химия производствосы уңай йогынты ясаган. Сәнәгый җитештерү үсеше компьютерлар, электроника, машиналар һәм җиһазлар, шулай ук автотранспорт чаралары җитештерү төрләре буенча билгеләнгән.

«Дус булмаган илләр тарафыннан кертелгән чикләүләр чит ил чималы һәм комплектлау әйберләре белән тәэмин итүгә югары дәрәҗәдә бәйлелелек булуын күрсәтте. Бу проблеманы хәл итү өчен, предприятиеләр алдында альтернатив тәэминатчыларны эзләү бурычы тора. Безнең тарафтан предприятиеләр арасында үзара хезмәттәшлекне җайга салу буенча актив эш алып барыла. Эш төркемнәре төзелде, атна саен сәнәгать предприятиеләре катнашында киңәшмәләр үткәрелә. Бу чаралар кайбер компанияләргә кыска вакыт эчендә чит ил компонентларын илебездә һәм чит илдә җитештерелгән  аналогларга алмаштыру мөмкинлеген бирде», – дип билгеләп үтте министр.

«Бүген икътисадның теләсә нинди үсешенә әзер булырга кирәк. Без импортны алыштыру, логистика һәм кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүне тизләтергә тиеш. Инде башланган инвестицион проектларны, агымдагы өстенлекләрне исәпкә алып, дәвам иттерү генә түгел, ә элек чит ил җитештерүчеләре биләгән урыннарны үзләштерү мөмкинлегеннән дә файдалану зарур», – дип нәтиҗә ясады ул.

Алберт Кәримов сәнәгать предприятиеләренең киберкуркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсенә аерым тукталды. 2022 елның мартында Татарстан Республикасы Иминлек советы тарафыннан киберкуркынычсызлык буенча эшнең төп юнәлешләре билгеләнгән, шулай ук предприятиеләргә Мәгълүмат куркынычсызлыгы буенча техник һәм экспорт контроле буенча федераль хезмәт күрсәтмәләре җибәрелгән. 

Россия Президенты Владимир Путин 2022 елның 1 маенда киберкуркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары турында указга кул куйды, аның нигезендә оешма җитәкчеләренә оешмаларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү өчен шәхси җаваплылык йөкләнде. 

Чара ахырында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов предприятиеләрне «1941-1945 елларда хезмәт батырлыгы предприятиесе» дигән мактаулы исем белән бүләкләде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International