Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган илләрнең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов илчеләргә Kazansummitта катнашулары өчен рәхмәт белдерде. «Әлеге чара елдан-ел абруй казана, анда катнашучыларның географиясе киңәя. Без сезгә Форумда ярдәм иткәнегез өчен рәхмәтлебез», - дип мөрәҗәгать итте ул очрашуда катнашучыларга.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, күп милләтле һәм күп конфессияле Россия өчен Ислам дөньясы белән хезмәттәшлек тышкы сәясәтнең мөһим векторларының берсе булып тора. «Бүген Татарстан – Россиянең чит илләрдәге Ислам дөньясы белән хезмәттәшлеге буенча нәтиҗәле мәйданчыкларның берсе. Безнең республика – илнең сәнәгате алдынгы үсеш алган һәм инновацион төбәкләрнең берсе. Без мөселман компанияләре һәм инвесторлары белән хезмәттәшлек авангардында торабыз», - диде ТР Президенты.
Ул билгеләп үткәнчә, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме мөселман дөньясы белән бергәләшеп эшләүнең нәтиҗәле механизмнарының берсе булып тора. 2014 елдан башлап Оешманы Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Төркемнең төп бурычлары арасында – Россиянең Ислам дөньясы белән алга таба якынаюына һәрьяклап ярдәм итү, икътисадый хезмәттәшлекне җайга салу, яшьләр һәм иҗтимагый оешмаларның үзара хезмәттәшлеген киңәйтү. Шулай ук Россия мөселман халыкларының традицион кыйммәтләрен алга этәрү буенча да эш алып барыла.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан киләчәктә ИХО илләре белән хезмәттәшлекне ныгытырга тели. «Без йөк автомобильләре, вертолетлар, йөк пассажир суднолары, нефть химиясе продукциясе, нефть-газ чыгару җиһазлары, компрессорлар, азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы товарларын китереп торулар белән кызыксынабыз. Сезнең компанияләрне республикабызның инвестицион проектларында катнашырга чакырабыз», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
«Без хезмәттәшлек өчен ачык һәм сезнең ил компанияләре белән уртак үзара файдалы проектлар буенча эшләргә шат булачакбыз», - дип өстәде ТР Президенты.
Татарстан Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләре кысаларында БГӘ партнерлары белән хезмәттәшлекнең югары бәяли. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Тышкы сәүдә мәсьәләләре буенча дәүләт министры Тани бән Әхмәд Әл Зәйүди белән очрашуда хәбәр итте. Очрашуда шулай ук БГӘ Илчесе Мөхәммәд Әл Җәбәр дә катнашты.
Очрашу «Казан Экспо» мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия белән БГӘ арасында икътисадый һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә элемтәләр киңәя. Көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләр буенча координацияләү дәвам итә. Сәүдә һәм инвестицион багланышлар үсә бара.
Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия-Әмирлек мөнәсәбәтләрен ныгытуга актив ярдәм итә, дип ассызыклады ТР Президенты. БГӘ – икътисадый элемтәләрне үстерү өчен иң кызыклы партнерларның берсе. «Сезнең илнең эшлекле даирәләре Россия һәм ИХО илләренең «KazanSummit» икътисадый саммитында даими катнашучылар булып торалар. Без, үз чиратыбызда, БГӘ территориясендә оештырылучы төрле форумнарда һәм күргәзмәләрдә катнашабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан белән БГӘ арасында товар әйләнеше узган ел $18 млн. тәшкил итте, дип билгеләп үтте Президент, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән берничә Татарстан предприятиесе хезмәттәшлек итә. Аерым алганда, республика компанияләре IDEX халыкара оборона күргәзмәсендә берничә тапкыр катнаштылар.
Агымдагы елның май ахырында Алабугада «Аурус» автомобильләрен серияле җитештерүне эшләтеп җибәрү тантанасы булды. Проект «Тавазун» Әмирлекләр холдингы белән берлектә гамәлгә ашырылды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, киләсе елда Россиядә Идел Болгары дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел булачак. Бу – Россия тарихында мөһим вакыйга, ул халыкара мәдәни һәм сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерүгә ярдәм итте, дип ассызыклады ТР Президенты. Ул БГӘ вәкилләрен Татарстанга бәйрәм тантаналарында катнашырга чакырды.
Очрашу кысаларында яклар киләчәк хезмәттәшлек өчен аеруча перспектив юнәлешләр, шул исәптән машина төзелеше, агросәнәгать комплексы, туризм, үзара товар китерүләр күләмнәрен киңәйтү турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов бүген Бәһрәйн Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Е.П. Самир Габдулла Әхмәд Насс белән очрашты.
Очрашу «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында узды.
Очрашу барышында яклар конструктив мөнәсәбәтләрне үстерү перспективаларын һәм республика белән корольлек арасындагы хәзерге торышны уңай бәяләде, шулай ук сәүдә-икътисад өлкәсендәге багланышларны үстерүдә алга таба да хезмәттәшлек итәргә әзер булулары турында белдерелде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Үзбәкстан Республикасының икътисадый үсеш һәм ярлылыкны киметү министры урынбасары Бобур Абдиназаров белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә барган «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында узды.
Сөйләшүләр барышында яклар икеяклы сәүдә-икътисад хезмәттәшлеген киңәйтү мөмкинлекләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышты.
Хәзерге вакытта яңа уртак документлар әзерләү буенча актив эш алып барыла.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов VII Машина төзелеше кластерының пленар утырышында чыгыш ясады. Чарада РФ Икътисадый үсеш министры Максим Решетников, БГӘ тышкы сәүдә мәсьәләләре буенча дәүләт министры Тани бән Әхмәд Әл Зәйүди, әйдәп баручы машина төзелеше компанияләре вәкилләре катнашты.
Форум «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында оештырылды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Машина төзелеше кластеры форумы үзен кооперация мөнәсәбәтләре урнаштыру һәм икътисадның реаль секторы предприятиеләре арасында тәҗрибә алмашу өчен уңышлы мәйданчык буларак күрсәтте.
Татарстан Президенты ассызыклаганча, бүген республикада сәнәгать предприятиеләрен уңышлы үстерү өчен кирәкле шартлар тудырылган. Дәүләт ярдәме чараларының киң даирәсе эшләнгән, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре, сәнәгать парклары эшли.
Чит ил инвесторлары өчен уңайлы шартлар тудырылган. «Безнең Төркия партнерларыбыз республика территориясендә импортны алыштыруга юнәлдерелгән 10 завод төзеделәр. Без уртак предприятиеләр булдыру вариантларын карыйбыз. Бу югары квалификацияле белгечләр булуны таләп итә торган зур системалы эш», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент машина төзелеше тармагы өчен цифрлаштыру мәсьәләләренең өстенлекле булуына игътибар итте. «Без конкурентлы булырга телибез, һәм предприятиеләребезнең автоматлаштыруга карата мөнәсәбәтен үзгәртәчәкбез. Моннан башка зур үзгәрешләргә ирешүне көтеп булмый», - диде ул.
Татарстан Республикасы Президенты шулай ук инновацион инфраструктура булдыруда һәм эре инициативаларны гамәлгә ашыруда федераль Хөкүмәт ягыннан ярдәм күрсәтелүен билгеләп үтте.
Максим Решетников үз чиратында билгеләп үткәнчә, Россия икътисады дөрес позицияләргә әйләнеп кайта. Икътисадый үсеш өлкәләрнең күпчелеге буенча бара: эшкәртү, төзелеш, агросәнәгать комплексы һ.б. лар. «Агымдагы вәзгыять оптимизм уята. Эчке ихтыяҗ, инвестицияләр һәм экспорт буенча шулай ук уңай динамика торгызыла. Бүген безнең алда тагын да стратегик бурычлар тора: безгә икътисадның тотрыклы үсеш траекториясенә чыгуы мөһим», - диде Министр.
Моның өчен, Максим Решетников фикеренчә, инвестицияләрне стимуллаштыру, махсус икътисадый зоналарны алга таба үстерү эшен дәвам итәргә кирәк. «Бүген илдә 39 МИЗ эшли. Иң уңышлыларының берсе – Татарстанда. Без чит ил партнерларының җитештерүне тиз һәм нәтиҗәле башларга мөмкинлек бирә торган әлеге механизмга игътибар итәргә чакырабыз», - дип билгеләп үтте РФ Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы.
Өстенлекле бурычлар арасында Министр цифрлы технологияләрнең тизләтелгән үсешен, шулай ук түбән углеродлы икътисадка күчүне билгеләде.
Утырыш барышында дискуссиядә катнашучылар цифрлаштыру чорында сәнәгатьтә килеп чыга торган проблемалар турында фикер алыштылар, шулай ук аеруча актуаль цифрлы сервисларны карадылар.
2021 елның маенда «Эвакем Технологии» ҖЧҖ предприятиесе «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектына кушылган.
Эшчәнлектә сынау агымы буларак ярымпродуктларны синтезлау процессы сайланган, аның кысаларында үрнәк кишәрлек оештыру өчен Лаборатория сайлап алынган.
Сайлап алынган кишәрлектә предприятие хезмәткәрләреннән торган эшче төркем, Татарстан Республикасының Төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары белән берлектә, агымдагы җитештерү процессын оптимальләштерәчәк: агымга картировка ясалачак (аның максатчан һәм агымдагы торышы график рәвештә тасвирланачак) , агымдагы югалтуларны ачыклап, аларны бетерү чишелешләре булдырылачак яисә аларның агым торышына йогынтысы киметеләчәк, хронометражлар үткәрелеп, яхшыртулар кертеләчәк. Киләчәктә үрнәк кишәрлектә ирешелгән нәтиҗәләр заводның башка бүлекчәләренә күчереләчәк.
Проектны тормышка ашыру өчен эшче төркем формалаштырылган.
«Вертолеты России» холдингының Казан вертолет заводы командасы «Цифрлы сәнәгать өчен кадрлар. «Кибердром ярышлары режимында төгәлләнгән проект-конструкторлык чишелешләре булдыру» конкурсының ярымфиналында беренче урын алган. «Сәнәгать министрлыгы диджитал»ның чираттагы этабы МАКС-2021 халыкара авиация-космос салоны кырларында узган һәм Россиянең 11 төбәгеннән 14 команданы туплаган.
Казан вертолет заводы өчен А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ (КНИТУ-КАИ) 8 студентыннан торган команда катнашкан. Остазлар сыйфатында КВЗ тәҗрибә-конструкторлык бюросы хезмәткәрләре катнашкан. Ярышларга кадәр команда әгъзалары завод территориясендә шөгыльләнгән – алар өчен мәйданчык әзерләнгән һәм барлык шартлар да тудырылган.
Башта катнашучылар «Россия почтасы» өчен, йөкләрне пилотсыз очкычлар ярдәмендә ерак төбәкләргә китерү максатында, логистика уйлаган.
Ярышларның икенче өлеше җирләрдән файдалану кагыйдәләрен бозуга каршы көрәшүне күздә тоткан. Конкурсантларның бурычы җирлекне аэрофотога төшерү һәм алынган мәгълүматларны эшкәртү өчен дроннарны программалаштырудан гыйбарәт булган.
Конкурсның өченче өлешендә пилотсыз җайланмаларны урманда янгын сүндерү технологияләрен куллануга, шулай ук зарарланган территорияләрдә агач орлыклары чәчүгә программалаштырырга кирәк булган.
Хәзер КВЗ һәм КНИТУ-КАИ командасына Геленджикта октябрь аенда узачак «Цифрлы сәнәгать өчен кадрлар» конкурсы финалында җиңү өчен көрәшергә туры киләчәк.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов бүген Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Энергетика идарәсе рәисе, Абу Даби Башкарма Советы әгъзасы Мөршид Әл Марар белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.
Очрашуда БГӘ Энергетика идарәсе вәкиле Зәид Шугейби, Абу-Дабиның башкарма офисы Габдулла Әл Әмири, Абу-Дабиның башкарма офисы Сәлим Әлхири һәм Татарстан Республикасының Дубайдагы сәүдә-икътисад вәкиле Тимур Хәйретдинов катнашты.
Яклар сәнәгать кооперациясендә, аерым алганда, энергетика багланышларын үстерү өлкәсендә икеяклы хезмәттәшлекнең хәзерге торышы һәм перспективалары турында фикер алышты.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасының сәнәгать потенциалын презентацияләде.
Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы – Россиянең икътисадый яктан алга киткән регионнарының берсе, ул куәтле сәнәгать җитештерүе, уңайлы инвестиция климаты, югары фәнни потенциалга ия.
Социаль-икътисадый үсешнең төп күрсәткечләре буенча Татарстан Россия лидер-төбәкләре унлыгына керә. Альберт Кәримов сүзләренә караганда, Татарстан икътисадының нигезен сәнәгать җитештерүе тәшкил итә. Ул кыскача Татарстан Республикасының нефть, газ, химия, машина төзелеше һәм энергетика комплексларының алдынгы предприятиеләрен тасвирлап узды.
Очрашу нәтиҗәләре буенча яклар төбәкара хезмәттәшлекне үстерү буенча уртак эшне дәвам итәргә һәм партнерлыкның барлык өлкәләрендә бер-берсенә ярдәм итешергә килеште.
2021 елның 27 июлендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
Татарстан Республикасында урман эшкәртү тармагы эшчәнлеге мәсьәләләре;
Татарстан Республикасында ягулык инфраструктурасын һәм газ белән тәэмин итүне үстерү перспективалары.
2018 елдан башлап Россиядә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. Республикада илкүләм проект чараларын гамәлгә ашыруның координаторы булып хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Төбәк компетенцияләр үзәге тора.
2020 елның июленнән башлап Татарстан Республикасының Төбәк компетенцияләр үзәге базасында «Процесслар фабрикасы» коммерциясез автоном оешмасы тарафыннан сертификацияләнгән, укыту буенча «Процесслар фабрикасы» җитештерү мәйданчыгы эшли. Мәйданчыкта көндезге укулар алып барыла, аларда Татарстан Республикасы Төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары сакчыл җитештерү инструментларын куллану һәм җитештерү процессларын оптимизацияләү тәҗрибәсен тапшыра.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, 2020-2021 елларда. Төбәк компетенцияләр үзәге илкүләм проектта катнашучы предприятиеләр хезмәткәрләрен, башкарма хакимият органнары һәм бюджет мәгариф учреждениеләре вәкилләрен «Процесслар фабрикасы»нда укыту буенча зур эш башкарган. 2021 елның июль ае азагына инде 700 дән артык кеше белем алган.
ТР Төбәк компетенцияләр үзәгенең «Процесслар фабрикасы» турында тулырак мәгълүматларны әлеге сайтта карарга мөмкин: https://ppt.tatarstan.ru/fabrika-protsessov.htm.