Ростех дәүләт корпорациясенең «Вертолеты России» холдингы Дәүләт транспорт лизингы компаниясенә Казан вертолет заводы җитештергән ике Ми-8МТВ-1 вертолеты һәм бер Ансат очкычын җиткергән. Һава суднолары Россия Федерациясенең «Транспорт системасын үстерү» дәүләт программасының «Гражданнар авиациясе һәм аэронавигация хезмәте күрсәтү» ярдәмче программасы кысаларында өч эксплуатантка тапшырылачак.
Вертолетлар Красноярск краена, Тверь өлкәсенә һәм Башкортостанга юл тотачак, анда универсальлеге белән пассажирлар һәм йөк ташу бурычларын үтәп, пациентларны ташу өчен файдаланылачаклар.
Вертолет пациентның хәлен күзәтеп торырга һәм аңа махсус медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирүче медицина модуле белән җиһазландырылган. Ансат шулай ук 7 пассажир утыргычы белән дә комплектланган, бу һава судносы салонын медицина вариантыннан пассажирныкына җиңел генә үзгәртү мөмкинлеген бирә.
Китертелгән Ми-8МТВ-1 вертолетлары салоннарында медицина модульләре урнаштыру өчен урыннар әзерләнгән, вертолетларны өстәмә ягулык баклары белән җиһазландыру һәм 4 тоннага кадәр массалы эре габаритлы йөк ташу өчен тышкы асма белән җиһазландыру эшләре башкарылган.
Пәнҗешәмбе көнне, 29 июльдә «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында Казакъстан товар җитештерүчеләренең сәүдә-икътисадый миссиясе узды.
Очрашу барышында Казакъстан предприятиеләреләреннән презентация булды: Татарстан эшкуарлары потенциаль партнерларның продукциясен үз күзләре белән күрә, кызыксындырган сорауларын бирә алды. Казакъстан эшкуарлары үз компанияләренең җитештерү мөмкинлекләрен тәкъдим итте һәм Татарстан базары ихтыяҗлары турында фикер алышты.
Герман Лернер билгеләп үткәнчә, Казакъстан Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерү – Татарстанның тышкы икътисадый эшчәнлегендә мөһим юнәлеш. Соңгы 5 ел дәвамында Казакъстан Республикасы – тышкы сәүдә күләме буенча Татарстанның 7 партнеры арасында.
Коронавирус пандемиясе һәм чикләү чаралары кертелүгә карамастан, 2020 елда Казакъстан белән Татарстан арасында товар әйләнеше күрсәткече, 2019 ел күрсәткече белән чагыштырганда, 14%ка артып, АКШ доллары белән 630 млн булган.
«Хәзерге вакытта үзара файдалы сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне алга таба киңәйтүнең зур потенциалы бар, – диде Герман Лернер. – Ышанам ки, актив уртак эшне дәвам иттереп, без ике яклы тышкы сәүдә әйләнеше күләмен арттыра алачакбыз».
Бу атнада «Камаз» двигательләре заводында күчмә киңәшмә узды, анда компания бүлекчәләре җитәкчеләре йөк автомобильләре җыю агымнарын синхронизацияләү проектын үтәү буенча фикер алышты. Җитештерү системасын үстерү комитеты рәисе Игорь Малясев җитәкчелегендә анда катнашучылар төп комплектлау җайланмалары белән тәэмин итү маршрутындагы эшләрнең аларны җитештерүдән алып двигательләр җыю конвейерына кадәрге торышын бәяләде.
Проект буенча эш берничә ел алып барыла, һәм уңышларыбыз да бар – көч агрегатларын үз вакытында тапшырмау сәбәпле №1 (ГСК-1) төп җыю конвейерында эшне башкара алмый тору дәрәҗәсе узган ел белән чагыштырганда 30%ка кимегән. Икенче төп җыю конвейерында (ГСК-2) вәзгыять киеренке, җитештерү тизлеген арттыру сәбәпле, эшли алмый тору дәрәҗәсе 7,5% ка арткан. Игорь Малясев сентябрьдә автомобиль заводы тәүлегенә 220 автомобиль темпына чыгарга тиеш, димәк, ихтимал куркынычларны бәяләргә кирәк, дип искәртте.
Чарада шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский да катнашты, ул «КАМАЗ» заводы кебек җитештерүнең тотрыклы үсеше – ныклы, тотрыклы предприятие билгесе, дип билгеләп үтте.
Блоклар, турбокомпрессорлар, коленвал һәм шатун цехлары җитәкчеләре, двигательләр җыю, көч агрегатларын җыю, буяу һәм тапшыру буенча чаралар турында хисап тотты. «КАМАЗ»ның логистикаа буенча башкарма директоры урынбасары – логистика үзәге директоры Евгений Бударецкий логистиканы яхшыртуга кагылышлы йөкләмәләр үтәлешен шәхси контрольгә алды. Двигательләр заводының һәр цехында эшли алмый тору очракларын киметү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча үз чаралары да эшләнәчәк.
Саклык банкының эшлекле аралашу зонасында оештырылган Sbertalk сессиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Әңгәмә темасы – төбәкләрнең ESG трансформациясе.
Очрашу «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында узды.
ESG – социаль, экологик һәм идарә җаваплылыгы өлкәсендә принципларның һәм алымнарның билгеле бер җыелмасы.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ESG принциплары Татарстанның кайбер эре предприятиеләрендә гамәлгә кертелгән инде. «КАМАЗ», «Татнефть», «Казаноргсинтез» һәм «Таиф-НК» Россия компанияләре ESG-рейтингына керә. Бу трендны гамәлгә кертү, Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, дәүләт дәрәҗәсендәге мөһим мәсьәлә булырга мөмкин. Бу «яшел» проектларга инвестицияләр кертү отышлырак булган банкларга да кагыла.
«Безнең банклар да ESG стандартына кушыла. Ак Барс Банк Татарстанда социаль проектларга ярдәм итү аша тотрыклы үсеш принципларын алга этәрә. «Ак Барс Страхование – Россиядә ESG-рейтинг алган беренче иминият компаниясе», - диде ТР Президенты.
Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан ESG кертә торган алдынгы дөнья брендлары белән хезмәттәшлек итә. Мәсәлән, Coca Cola компаниясе республикада экология өлкәсендәге проектларны тормышка ашыра.
Президент билгеләп үткәнчә, Татарстан Сбербанк белән иң тыгыз эш алып барырга җыена, ул – яңа трендларны гамәлгә кертү локомотивларының берсе, шул исәптән ESG өлкәсендә дә.
Сәүдә-сәнәгать палаталары бизнес, җәмгыять һәм хакимиятнең эшкуарлык эшчәнлегенә ярдәм итү, илнең тотрыклы социаль-икътисадый үсешен тәэмин итү буенча конструктив диалогында мөһим роль уйный. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәүдә һәм сәнәгать палаталарының халыкара системасы эшчәнлегенә багышланган пленар дискуссиядә хәбәр итте.
Чара «Казан Экспо» мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы – республиканың эре һәм абруйлы бизнес-җәмәгатьчелеге, анда ике меңнән артык әгъза тора. Пандемия вакытында Палата үзен бизнеска ярдәм итүнең нәтиҗәле коралы буларак күрсәтте, хакимият органнарының әлеге институт белән хезмәттәшлегенең мөһимлеген тагын бер кат раслады.
ТР Президенты ассызыклаганча, Татарстан – Россиянең алдынгы һәм икътисадый яктан алга киткән төбәкләренең берсе. Республика актив тышкы икътисадый эшчәнлек алып бара. Узган ел Татарстанның сәүдә партнерлары арасында160ка якын ил бар иде.
«Сәүдә-сәнәгать палатасы республиканың тышкы икътисадый эшчәнлеге үсешендә мөһим урын алып тора. Ул безнең бизнесның дөньякүләм хуҗалык элемтәләре системасына интеграцияләнүенә ярдәм итә, товарлар экспортына булыша, эшлекле миссияләр оештыра. Мондый тыгыз эш алга таба да дәвам итәр, дип ышанам», - диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, чит ил Сәүдә-сәнәгать палаталарының эш тәҗрибәсе Татарстан өчен кызыклы. «Без чит ил партнерлары белән иң киң хезмәттәшлеккә әзер. Бүгенге дискуссия нәтиҗәле һәм уңышлы булыр дип өметләнәм», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Чарада Россия ССП вице-президенты Владимир Падалко, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агиев, Ислам сәүдә-сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы палатасы (ICCIA) генераль секретаре Йосыф Хәсән Хәлави, Төркия сәүдә палаталары һәм сәүдә биржалары берлеге президенты Рифат Хисарҗыклыоглу һәм кайбер илләрнең ССП җитәкчеләре катнашты.
Дискуссиядә катнашучылар үзләренең Сәүдә-сәнәгать палаталарының эшчәнлеге, бизнес белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе, коронавирус пандемиясе чорында эшкуарларга ярдәм итүнең яңа чараларын эшләү, шулай ук эшлекле элемтәләрне яңарту буенча агымдагы эш турында сөйләделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм «Россия экспорт үзәге» АҖ генераль директоры Вероника Никишина экспорт юнәлешенә ярдәм итү мәсьәләләре һәм экспорт потенциалын үстерү перспективалары турында фикер алышты.
Очрашу «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә барган «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында узды.
Татарстан Республикасы «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектын актив тормышка ашыра.
1992 елда Яр Чаллы шәһәрендә, Татарстан Республикасында, «КАМАЗ» махсус техникасына заказларны оператив үтәү өчен, «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында актив катнашучы «РИАТ» ҖЧҖ (автомобиль техникасын эшләп чыгару һәм әзерләү) предприятиесе төзелә.
2001 елның 23 гыйнварында «РИАТ» ҖЧҖ, үзгәртеп кору нәтиҗәсендә, «РИАТ» ачык акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртелә. Заманча менеджмент һәм дөрес төзелгән стратегия предприятиегә актив рәвештә үсәргә һәм үз эшчәнлегенең кырын даими киңәйтергә мөмкинлек биргән. Бүген «РИАТ» ААҖ катлаулы производство һәм оештыру мәсьәләләрен хәл итәргә сәләтле ышанычлы, яхшы көйләнгән механизм.
2019 елда Татарстан Республикасы Төбәк компетенцияләр үзәгенең адреслы ярдәмендә үрнәкләр агымы булдырылган. Хезмәт җитештерүчәнлеген алга таба арттыру максатында, «РИАТ» ААҖ өчен өстәмә акча кертү таләп ителә һәм «РИАТ» ААҖ Сәнәгатьне үстерү фондыннан 5 елга 1% белән ташламалы займ алуга гариза тапшыра. 2020 ел ахырында Сәнәгатьне үстерү фондының Эксперт советы «РИАТ» ААҖ инвестиция проектын хуплый һәм «Хезмәт җитештерүчәнлеге» программасы буенча 300 млн.сумлык займ бүлеп бирә, аңа компания җиһазлар сатып ала, сакчыл җитештерү принципларын һәм методларын исәпкә алынган эшчәнлек процессларын оештыра һәм яңа модернизацияләнгән корпуста елына 2 мең берәмлеккә кадәр төрле махсус автомобильләр, тагылма автотехника, махсус җайланмалар, автомобиль шассилары һәм тагылмалар җитештерәчәк. «РИАТ» ААҖ шәхси кертемнәре белән бергә проектның гомуми бюджеты 780 млн.сум тәшкил итәчәк. Займ акчасына әзерләү, механик эшкәртү, эретеп ябыштыру, җыю һәм буяу җиһазлары комплекслары сатып алына.
«Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә, 2024 елга предприятиедә хезмәт җитештерүчәнлеген 40% ким булмаган күләмдә арттыру планлаштырыла», – дип нәтиҗә ясады Татарстан Республикасы Төбәк компетенцияләр үзәгеннән проект җитәкчесе Марат Мәхмүтов.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам сәүдә-сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы палатасы (ICCIA) генераль секретаре Йосыф Хәсән Хәләви белән очрашты.
Татарстанга визиты кысаларында Йосыф Хәсән Хәләви «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты чараларында катнаша.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанның икътисадый һәм мәдәни өлкәләрдә күп кенә ислам илләре белән үзара файдалы элемтәләре җайга салынган. Республика Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы, Ислам үсеш банкы белән уңышлы хезмәттәшлек итә. «Без ислам финанслары секторын һәм хәләл индустриясен үстерү буенча актив эш алып барабыз», - диде ул.
Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме мөселман дөньясы белән уртак эшнең нәтиҗәле механизмнарының берсе булып тора. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, төркемнең төп бурычлары арасында – Россиянең Ислам дөньясы белән мәдәни-инсани нигездә якынаюына һәрьяклап ярдәм итү, икътисадый хезмәттәшлекне җайга салу, яшьләр һәм иҗтимагый оешмаларның үзара хезмәттәшлеген киңәйтү.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика Ислам сәүдә-сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы палатасы белән хезмәттәшлек итәргә тели. Агросәнәгать комплексын үстерү буенча Татарстан Россиянең алдынгы төбәкләре арасына керә. Авыл хуҗалыгы продукциясен, шул исәптән хәләл стандартлар буенча җитештерелгән продукцияне экспорт белән тәэмин итү җайга салынган. ICCIA белән хезмәттәшлек Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы линиясе буенча җайга салынырга мөмкин.
Ислам Сәүдә-сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы палатасы ИХОның ярдәмче оешмасы булып тора һәм 57 ислам иленең шәхси секторын тәкъдим итә. Оешма эшчәнлеге сәүдә, коммерция, мәгълүмати технологияләр, иминият/иминиятләштерү, суднолар йөреше, банк эшчәнлеге, инвестицион мөмкинлекләрне үстерү һәм уртак предприятиеләр булдыру өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтүгә юнәлдерелгән.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гагаузия (Молдова Республикасы) автономияле-территориаль берәмлеге башлыгы Ирина Влах белән очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.
Татарстанга визиты кысаларында Ирина Влах «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты чараларында катнаша.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Татарстан белән Гагаузия арасында хезмәттәшлек актив үсә. 2019-2021 елларга Уртак чаралар планы имзаланды, сәүдә-сәнәгать палаталары линиясе буенча эш алып барыла.
«Татарстан вәкилләре инвестицион форумнарда катнашалар һәм Гагаузия территориясендә мәдәни чараларда катнашалар. Сезнең төбәк делегацияләре безнең тәҗрибәне өйрәнәләр, эшлекле элемтәләрне җайга салалар», - диде ТР Президенты.
Татарстан Гагаузиягә машина төзелеше предприятиеләре продукциясен, химия һәм нефть химиясе товарларын китерергә әзер. Хезмәттәшлекне үстерү өчен перспектив юнәлешләр арасында Татарстан Республикасы Президенты шулай ук агросәнәгать комплексы, медицина һәм фармацевтика, мәгариф, мәдәният һәм туризм өлкәсен билгеләде.
Рөстәм Миңнеханов Гагаузия делегациясенә Татарстанга игътибары һәм KazanSummit - 2021дә катнашуы өчен рәхмәт белдерде. «Без хезмәттәшлекнең киләчәк үсешенә әзер», - дип өстәде ул.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы делегациясе белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында узды.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта Татарстан белән Кыргызстан арасындагы элемтәләр сизелерлек киңәя. Агымдагы елның февралендә Мәскәүдә Рөстәм Миңнехановның Кыргызстан Республикасы Президенты Садыйр Җаппаров, ә апрель аенда Премьер-министр Улукбәк Марипов белән очрашты. Узган ел Россия һәм Кыргызстан арасындагы аралашу елы булды, бу икътисадый һәм гуманитар элемтәләрне ныгытуга ярдәм итте.
Узган ел Татарстан белән Кыргызстан арасында товар әйләнеше 41 млн. доллардан артып киткән, сәүдә-икътисадый өлкәдә хезмәттәшлекне киңәйтергә кирәк, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Уртак эш өчен өстенлекле юнәлешләр арасында – нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, машина төзелеше, ИТ, медицина һәм фармацевтика, фән, мәгариф.
Рөстәм Миңнеханов кыскача Татарстан, төбәк икътисадының төп тармаклары турында сөйләде. «Без авыл хуҗалыгын, кече һәм урта бизнесны, инновацион инфраструктураны үстерүгә зур игътибар бирәбез. Татарстан – инвестицион климат буенча Россия лидерларының берсе», - диде Президент.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Кыргызстан коллегалары белән төрле өлкәләрдә тәҗрибә уртаклашырга әзер.
Очрашу барышында яклар цифрлаштыру, мәгариф һәм туризм инфраструктурасын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.