XII «Солнечный зайчик» энергияне сак тоту темасына балалар иҗат эшләренең республика конкурсы

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

«Татэнергосбыт» АҖ  XII «Солнечный зайчик» энергияне сак тоту темасына  балалар иҗат эшләренең республика конкурсында катнашырга чакыра.

Конкурс балаларның энергия ресурсларына сакчыл караш проблемасы белән  кызыксыну дәрәҗәсен арттыру, шулай ук үсеп килүче буында энергияне сак тоту моделен тәрбияләү максаты белән үткәрелә. 

Гаризалар 2021 елның 5 октябренә кадәр кабул ителә. Иҗади эшләрне Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 4-17 яшьлек балалар һәм укучылар тәкъдим итә ала. Үз идеяңне конкурсның ике: «Иң яхшы рәсем», «Иң яхшы хикәя яки шигырь» номинацияләрендә тормышка ашырырга мөмкин. 

Катнашучы анкетасы һәм персональ мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык белән тутырылган рәсемнәрне «Татэнергосбыт» АҖ якындагы филиалларына, клиентларга хезмәт күрсәтү офисларына почта буенча әлеге адреска җибәрергә мөмкин: 420059, Казан шәһәре, Павлюхин ур., 110В, шулай ук конкурсны оештыручыларга электрон рәвештә җибәрергә мөмкин: e-mail: pressa@tatenergosbyt.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International